Мәрхүм Нияз Мөхәммәд әфәнде Сөләйманоф

Apr 14, 2020 22:12



Мәрхүм Нияз Мөхәммәд әфәнде Сөләйманоф җәнәбләредер

Мәрхүм Нияз Мөхәммәд әфәнде Сөләйманоф
Бөек вә мөтфикер гәлимәимездән иң кадерле газиз якдаш-ватанлашым фазылхәтерем Нияз Мөхәммәд әфәнде хәзрәтләренең 1916-нче сәнәнең 10-нче февралендә вакытсыз уларак вакытындан безнең сибириялеләр өчен теләфисе мөмкин булмаган зәягъ идесендән тулайи нихаять дәрәҗәдә микдар вә мәәтәсеф улдым. Мәрхүм хәзрәт илә утыз еллардан артык мөгарифәм улыб бер тугмә кәрдәш кеби иң якындан вә гәитдә сәмими мөгәмәлә вә мөхабрәләремез булынуб торганлыкдан ошбу тәисефле хәбәр, һәммәдән артыграк яңа тәсирире кабул булмаган дәрәҗәдә агыр тәәсир итде. Мин үзем һәр ни кадәр тәгъдирнең сукы чәрһефелекнең үстереб йөртүве сәбәбле төрле урынларда булунырга вә бинаи галия газиз ватаным Сибириядә даими сүрәтдә әкәмәт итеб башкалардан янәдә мохтаҗрак булган үз халкыма бу көнгә кадәр җидди сүрәтдә хезмәт итәргә тугры килмәсәдә вә бу хосусда һәрдәим һәр төрле мәнигләрр заһур итеб торсада, ләкин мәрхүм хәзрәт кеби әсал сибирияле уларак вә ике канатлы мөтфикәр вә җидди бер галимнең Сибириямезнең уртак мәркәз бер урынындан булуныб торувы илә үз-үземне тәслия итә идем. Димәк, тәкдир бездән боны да кызганган, боны һәм күбсенгән була.
Мәрхүм Нияз Мөхәммәд бин Сөләйман бин Гәбделбакый бин Сөләйман, гыйнасал Табул губернасы Тара өязе Автуз авылындан улыб, төб Сибирия инарудисларындан улдыгы хәлдә бундан бер ничә еллар мөкәддәм Питрапавыл мешчанлыгына язылган иде.
Тәхсиле. Иң әүвәл мәрхүм пәдәрендән вә андан соңра Табул карендә (Карагай авылында булса кирәк) бер карьядә булынган. Андан соң 1880-1882-нче елларда Тара шәһәрендә мәрхүм Нәҗметдин хәзрәтләрендән вә андан соңра 1884-1887-нче елларда Петропавелда Рәхмәтулла хәзрәт Ягмуразый хозурында вә аның вафатындан соңра шу мәхәлләгә имам вә мөдәрис улмыш, ыстаз мөхтәрәм дамелла Габделгазиз бин Мостафы Бигушеф хәзрәтләренең халыкәитдер исләрендә хәтем китаб кылыб 1893 нче елларда мәдрәсәдән чыкмышлардыр.
1890-нче елларда булса кирәк дәрес шәрки булган Мөхәммәдҗан әфәнде Бигушев җәнәбләре илә хосусый сүрәтдә русча хәзерләнеб гарадскуй училиче хозурында имтихан иделеб, шәһәдәтнәмә алганлар. Мәдрәсәдән чыккан соңында да бер тарафдан хосусый сурәтдә мөгәллимлек итеб икенче тарафдан русча мәгълүмәтене артдырырга тырышкан вә 1895 нче елларга кадәр тәмам русчага бирелеб бөтен әдәбиятны вакыф булырлык дәрәҗәдә русчасыны төсих иткән иде. Мөгәллимлек итүведә гади хәлфәләр шикелле булмаенча бәлки укыту ысулыны тәмам тәртибкә салган булганлыкдан үзе дә һәр вакыт: “Петропавылга иң әүвәл ысул җәдидә кертүче мин булдым” диб, ифтихар итә иде. Бу вакытларда Петропавылда кадер вә игътибары да күтәрелеб, бер тарафдан китаб сәүдәсенә дә керешкәнлекдән, дөньясы да яхшы ук юлга салынды. Әүвәләре үзенең имам булырга теләге күб булмаса да, соң елларда бер ничә урындан мәсәлә Петруградка җәмгыять хәйрия мәхәлләсенә Касимдә мөдәрислеккә һәм дә мәрхүм Мөнир әфәндедән әүвәл Чиләбегә имамлыкка дәгъвәт ителгән, бер тарафдан Омскига да чакыралар иде. Омскига имам булырга кызыгырлык бернәрсә булмаса да, ләкин иң әүвәл уземезнең Сибириямездә хезмәт итү арзусилә, икенчедән милләтпәрвәр зыялыларымыздан мөхтәрәм Закир әфәнде Ишмөхәммәдоф җәнәбләренең гаитдә мәһлесәнә тәклиф вә әбрәмләре буенча гакбәт 1907-нче ел азакларында Омскига имам булыб күчеб барды.
Безнең гомүмә татар шәкердләренең әхвәле иктизасынчә әүвәлдә ялңыз үз көче үз тырышлыгы илә генш тәһсил иткәнлекдән гыйлем Исламия вә гөрбиятдә улсын , мәгариф җәдидә вә русчада булсын түсеһ мәгълүмәт итеб кемәләт хасил итүве һәр мәсәәләгә тиешлесенчә назар итә булыб идәрәк вә мулла хзәләрне киңәйтүве, яшь игътибары илә бераз соңгарак калганлыкдан җәмәгать хезмәтендә вә матбугат мәйданында да шул нисбәтдә яңырак күрелә башлады.
Аның матбугат мукутәләремез дә күрелгән мәкәләләре иң әүвәл “шәрык рус” да булса кирәк. Мотывыг әсәрләрендә иң беренчесе 1906-нче елның “Өлфәт” матбугасында җасылган “Мөнәзәрә” нам әсәре булса кирәк. Бундан соң “Петроград сәяхәтнәмәсе”, “Мәктүбләрем” вә ике җөзә “Төрки хөтбәләр” һәм дә “Нотыкларым” нам әсәрләре бардыр. Бунлардан башка үз тарафындан нәшер ителгән бәгъзе вак рисәләр дә булса кирәк. Хөтбәләрендән соң җөзәләре дә язылган булса да хәзергечә табиг итдергәне беленмәде.
Мәрхүм үзе саф калебле, киң вә гали табигатле, сабырлы, вәкәрле бер зат иде. Гыйлем Исламия вә гаитдә хөр фикерле улдыгы хәлдә Гомуми вә хосусый мәҗлесләрнең һич берсендә урынлы-урынсыз кычкырышыб муллалар берлән бозылышканлыгыны белмимен. Аны яратмаучылар да анчык аның илтифатсызлыкындан - ягъни үзенең дәрәҗәсене зур тотыб кем булса аңа туазгалык вәтемлек итмәвендән, үзләрене “вали әленгәмтә” хисаб итдерергә теләүче гәвәиләргә “тиешлесенчә” хуш амид килмәвендәндер.
Һәм хакыйкәт әүвәл шәкерд заманындан вә мәдрәсәдән чыккан вакытларында башлаб хәттә дөньясы иң кысынкы булган вакытларда да һич бер кешегә баш игәне юк. Безгә бик мәгълүм ки, шул вакытларда кесәсендә бер тиен булмаган чакларын да рине мөхафәзә итә иде. Мәрхүм хөр фикерле вә һәр бер мәсәләгә киң караучы улмакалыгылә берәбер гыйлем Исламия вә гәрбиятдә һәм мәгълүмәт васыгә сахибе улдыгындан гакидәсе саглам вә саләбәт дөньясы дә мәхкем итде. Омскида торуы үзенчә бигүк күңелле түгел, мәхәллә дохуды да башка шәһәрләрдәге шикелле булмаганлыкдан мәгыйшәтне үзенең остатдибере илә һәмдә күбрәк китаб сәүдәсе илә идәрә итеб барганлыгындан әллә нинди артык сәрмая калдырган булыр диб булмый.
Үзендән соң калган гәиләсе: рәфикәсе һәм дә 4-5 нкыр уладындан гыйбәрәт булса кирәк.
Бөек көримәсе, әүвәл узендән соңра Буби кызлар мәктәбендә тәхсил күргән һәмдә хосусый сүрәтдә русча да укыган булыб, хозырында Омски кызлар мәктәбендә мөгәлимәлек итмәкдәдер.
Башка балалары һәммәсе дә ундан түбән яшь балалардыр. Асыл ватанында якын кәрдәшләре һәм бар.
Нияз Мөхәммәд әфәнденең Омски да уздырган соңгы дәверендә күңел теләгәнчә рәхәтлек вә иркенлек булмады. Безнең халыкда һәр йирдә әмраз сариякабиялендән булган вак табигатлелек, янчыкларындагы 5-10 сумларына мөгрүрият вә шул нисбәттш гыйлемәи Исламиягә түбән карау, вә анларны үз фикерләренә генә хезмәт итдерергә теләү шикелле мөнфүр гәдәтләр бунларда да булганлыкдан Омски әһәлисе Нияз Мөхәммәд әфәнде кеби мөмләкәтемездә нәдер ригәлемне тану мадияр вә дәрәҗәсенә мөтнәсыб сүрәтдә тәкдир вә ихтирам итә белмәделәр вә шуның өчен дә барган көнендән бу көнгә кадәр тынычлык вә күңел рәхәтлеге илә яши алмады.
Иң әүвәлендә ыстеп виләятләрендә һәр шәһәрдә булган шикелле бунда да нугай - казак мәсәләләре заһүр итеб сәнәләрчә дәвам итде. Казаклар, волос партияләге ысулилә - илдән сорав - сорав казак китереб мәхәллә дәгъвәләшделәр.
Әсаса духовны собрания тәхет идәрәсендә булынган халык өчен хөкүмәт тарафындан бинаи ителгән мәсҗедне, казак мәхәлләсе исеменә күчертеб Ыстепной Положения астына кертергә тырышдылар соңра да татарлар үзләре ике фиркә булыб дәгвәләшергә тотындылар. Вә хәлә шул мәсәлә әле тәмамилә хәл ителгән юк. Шуның өчен Нияз Мөхәммәд әфәнде мәктәб эшләренә дә һич катнашмаенчә һәммәсенә попечителләр кулына тапшырыб үзе бер читдә торды. Вә гомеренең иң соң көненә кадәр ялңыз мөтәлегә тәхрири вә төсиг мәгълүмәт илә мәшьгүл булды.
Хәләсә безнең Русиядә вә балхаза голәмә кахтәлеге булган Сибириямездә беренче имамларымыздан булыб ачык вә киң фикерле булган өстенә ике канатлы мөтфикәр голәмәмездән иде. Шушындый затларга ихтияҗымыз бик зур булган өстенә санлары да бик мәхдүд булганлыкдан безгә артык дәрәҗә дә агыр тәәсир итде. Мәрхүмнең гаиләи мөхтәрәмәләенең букөнге көндәге чиксез кайгы вә хәсрәтләренә чын кальбемездән иштерәк итеб бәян тәгъзия итәмез. Җәнәб хак һәммәмезгә сабыр җәмил ихсан ителсен. Вә мәрхүмнең рухыны шад вә үзене җәннәтдә итеб калган уладине үзенә хәер хәлеф иләсен.

Хөҗҗәтелхәким Мәхмүдоф









Мәрхүм Нияз Мөхәммәд әфәнденең угылларындан: бөеге Мәхмүд исемендә, бу мәрхүмнең үзендән алты айдан соңра вафат итмешдер. Көчеге Мәсхүд намында, бусы бу көндә сәләмәт. Җөнәб хак. Мәрхүмнең үзе кеби сахиб әл фазыл идеб, көнди өчен догаиче ийлиә.

Статья из издаваемого в Казани мусульманского календаря "Мәшүрәт" за 1917 год.

Петропавловск, Ишмухамедов, Сулейманов, 1910-1919, Омск, Махмутовы

Previous post Next post
Up