Рәхмәтулла бине Йосыф бине Мостафа

Dec 07, 2018 16:18

/110/ 65. Рәхмәтулла бине Йосыф бине Мостафа бине Шибай бине Рәмай бине Гали бине Ибраһим бине Сунали бине Янгураз бине Кулбай
Кызылҗар шәһәрендә 6 нчы җамигъ хозурында имам вә мөдәррис булып, 63 яшьләрендә өч йөз дүртенче (1304/1887) ел, 29 җөмадиел-ахирда (шәркый 12 март) вафат булды. Кабере мәгълүм. Өстенә куелган ташында исеме вә фамилиясе вә вафат тарихы язылган.
Асыл ватаны Тамбов вилайәте Төмән тәвабигында Янгураз карьясе булып, үзе шул карьядә милади берлә 1824 тарихында дөньяга килгән. Бу нәселендән башлап гыйлем вә имамлык юлына керүче үзенең атасы Йосыф бине Мостафа булып, Казан вилайәте Комыргуҗа карьясендә Сәйфулла бине Үтәгән хозурында укыган.

<...>
Хатыны вә әүляде: Тара шәһәренең байларындан Мирсалих бине Мөхәммәди Шәехов кызы Хәликәне никахланган иде, шул хатынындан Әһлиулла, Миргарәб, Мирхәҗәм исемендә угыллары калды.
<...>
/110 а/ Мәдрәсәдән чыгып мөдәррис вә имам булу өчен Тара шәһәренә килгәнендә үзе берлә берлектә Кышкардан бәгъзе бер шәкердләре дә килгәнләр. Шул җәһәтдән мәдрәсәсе шөһрәт казанган. Хосусән Тара байлары шәкердләрне үз җумартлыклары берлә тәрбия иткәнләр, шәкерд әхвале рәваҗта булган. Үзе дә яхшы байлык җыйган. Тарадан хиҗрәт иткән вакытында ун мең сум акчасы булганлыкны үзендән васиталар берлә һидайәт итәләр. Соңындан Тараның байлары берлә бозылышуы вә шундан алган хатынының вафат булуы, иптәш имамы берлә мәслихәт тормавы сәбәбендән Тарадан һиҗрәт итүгә мәҗбүр булган. Байлар вә имам берлә бозылышу хакында халык ике тараф булып, бере дамелла Рәхмәтулланы вә икенчесе дә байларны вә мулланы гаепле күрсәтәләр. Ләкин урамда булган тәрәзәләрне яптыру хакында иҗтиһад итүе вә иптәш имамы мәсҗед тышында бөтен мәхәллә халкы берлә гаед укыганында дамелланың үз шәкердләре берлә мәсҗед эчендә гаед укуы әмре вакыйг, диләр. Тарага килүе 1272/1856 елда булып, андан Кызылҗарга һиҗрәте 1293/1876 дадыр. Кызылҗарга баруы 4 нче мәсҗеденә имам булу касды берлә булса да, низаг заһир булганлыкдан бу максуды булмады. Соңындан үз якынларындан (ибне гаммә) Вәлид бине Әйүб Янгуразда 6 нчы мәсҗед бина итте дә, дамелла Рәхмәтулла шунда имам булды вә дәрес берлә дә мәшгуль булды. Монда гомере аз булып, өч ел тулмасындан мөкаддәм вафат итте.

<...>
/112/ Бу тәрҗемәи хәл Хәмзә хәзрәт Хәмиди, Рәшид казый Ибраһим, Хәҗәтелхәким Мәхмүди, Нияз Мөхәммәд Сөләймани мәкаләләрендән, Нигъмәтула хаҗи сүзләрендән. Бер-ике мөҗәммегъдән алынып тәртип ителде.

/110/ 65. Рахматулла бин Юсуф бин Мустафа бин Шибай бин Рамай бин Али бин Ибрахим бин Сунали бин Янгураз бин Кулбай
Был имамом и мударрисом 6-й соборной мечети города Петропавловска. Умер примерно в 63-летнем возрасте 12 марта 1887 года. На могильном камне указаны имя и фамилия, а также год смерти.
Его родиной была деревня Янгураз Тюменского уезда Тамбовской губернии, он появился на свет в этой деревне в 1824 году. Первым из этого рода на путь науки и служения вере встал его отец Юсуф бин Мустафа, он учился в деревне Коморгузя Казанской губернии у Сайфуллы бин Утягана.

Жена и семья: был женат на дочери богача из Тары Мирсалиха бин Мухаммади Шаихова - Халике, от этой жены остались сыновья Ахлиулла, Миргараб, Мирхаджам.

/110/ Когда он, закончив медресе, для работы мударрисом и имамом приехал в город Тара, вместе с ним из Кышкара приехали и некоторые его шакирды. Поэтому его медресе прославилось. В частности, благодаря щедрости богатых людей Тары, его шакирдам жилось хорошо. И сам он нажил хорошее состояние. [...] Позднее, из-за испортившихся отношений с богачами Тары, смерти жены и отсутствия взаимопонимания со вторым имамом, он был вынужден уехать из Тары. [...] Он приехал в Тару в 1856 году, а оттуда переехал в Петропавловск в 1876 году. Он приехал в Петропавловск с намерением стать имамом 4-й мечети, однако из-за возникшего конфликта это ему не удалось. Позднее один из родственников (двоюродный брат) Валид бин Аюб основал в Янгуразе 6-ую мечеть, и дамелла Рахматулла стал там имамом и занимался преподаванием. Его жизнь здесь оказалась короткой, не прошло и трех лет, как он умер.
[...]
/112/ Эта биография составлена по статьям Хамзы-хазрата Хамиди, Рашида-кади Ибрахима, Худжатулхакима Махмуди, Нияза Мухаммада Сулеймани, словам Ниматулллы-хаджи.

тексты из книги:
Фәхреддин Ризаэддин
Ф97 Асар. 3 һәм 4 томнар. - Казан: Рухият, 2010. - 648 б.

Шиховы, 1870-1879, Махмутовы, Асар, Петропавловск, Сулейманов, Тара, 1850-1859

Previous post Next post
Up