Нигъмәтулла хаҗи. - Ризаэддин Фәхреддин язмасы

Nov 26, 2019 12:50

Нигъмәтулла хаҗи Сибириядә «Бухарец» [Бохаралы] дип йөртелә торган мөселманнардан иде. Ерак бабалары, сәүдә өчен Бохарадан килеп, ислам хөкүмәтләре заманында ошбу җирдә урнашып калганнар.
Нигъмәтулла хаҗи Карамшак бине Сәедүк бине Касыйм бине Шәриф бине Әшәрәф исемле кемсәнең углы иде. Атасы Карамшак яшь вакытында Төмән шәһәре янында Манчыл карьясенең Габделкәрим исемле байда приказчик иде. Мәзкүр бай Семи берлә Павлодар арасында Ямеш исемле казак-рус авылында сату кылып торды. Шул җирнең гадәт-горефләрен белеп бетердегеннән, баеннан рөхсәт алып, үзенә кәсеп башлады, вә үзе илә берлектә Габделкәрим байда хезмәт кылучы Ишморад Илбәков исемле авылдаш илә берлектә сәүдә кылырга керештеләр. Әүвәлләре казакъ арасында вак-төяк галантерия берлә йөреп сәүдә кылырлар вә, анлардан җон-ябага, сыйрия маллары [чимал] алып, Төмән шәһәренә китереп сатарлар иде. Сәрмаялары артып, эшләре бәрәкәт таптыгыннан соң, Эрбет ярминкәсеннән аршынлы маллар китереп, яхшы бәһаләр илә казакларга нәсиягә [бурычка] таратырлар иде. Моннан соң Павлодар шәһәрендә кечек бер дөкян [кибет] ачып, үзләренә күрә яхшы гына мөгамәлә кыла башладылар.
Ул вакытларда кыргыз җирләре иркен, аяклы мал күп булу сәбәпле, тире, җон-ябага, кыл бихисап булу өстенә, шул нәрсәләрне алучы аз булыр иде. Безнең тырыш Карамшак бабабыз иштә ошбу форсатларның кадерен белде. Казаклардан нәрсәне арзан вә күбесен дә алмашып алыр вә Төмән шәһәренә китереп тә яхшы бәһагә сатар иде. Эрбеттән фабрика нәрсәләрен очсыз алып, казакларга файда илә таратыр иде. Ошбу сәбәпле Карамшак бабай сәрмаялы вә яхшы байлар җөмләсенә керде. Бу вакытта угыллары да, җитешеп, кул арасына керделәр вә Карамшак бабай, үзе Төмәндә торып, угыллары Рәхмәтулла илә Нигъмәтулланы үзенең шәриге [иптәше] Ишморадка тапшырды. Анлар исә, Семи шәһәренә барып, дөкян ачтылар. Соңрак Нигъмәтулла хаҗи атасы янына Төмәнгә кайтты вә аның урынына Хәбибулла Семигә китте.
Карамшак бабай вафатыннан соң угыллары Ишморад Илбәков илә аерылыштылар вә, риваятьләргә күрә, иллешәр мең сум сәрмая бүлмешләрдер.

Нигъмәтулла хаҗи. Тәрҗемә сахибе булган Нигъмәтулла хаҗи 1829 ел 18 октябрьдә (һиҗри илә 1245 ел 2 җөмадиел-әүвәл) Табул губернасы Төмән өязе Олуг Манчыл (русча - Янбай) авылында дөньяга килде. Анасы Зарифә бинте Габделхәй иде.
Рәхмәтулла исемле агасы вә Хәбибулла исемле энесе илә берлектә өч бертугандыр. Иҗтиһад илә аталарының юлында дәвам итеп, күп байлык, хасил иттеләр. Алма-Ата, Зәйсан, Чүгүчәк, Каркаралыга кибет ачып, галантерия вә тимер нәрсәләр илә сәүдә кылдылар. Болар сәбәбеннән бик күп адәмнәр, дәүләт табып, үзләренә кәсеп итәр булдылар. Нигъмәтулла хаҗи байлыгының нигезе ошбу рәвешчәдер.

Гаиләсе вә уллары. Нигъмәтулла хаҗи иң элек дәфга буларак 1847 ел Кечек Манчыл карьясендә Габбас мелла Теляшев исемле адәмнең Шәрифә атлы кызын никах кылды. Бу вакытта хаҗиның яше 18 дә иде. Бу хатыны, Габидә исемендә бер кыз дөньяга килдегеннән соң, озак тормый вафат итте. Аннан соң Олуг Манчыл карьясендә Ибраһим ахун исемле затның Гаенбану исемле кызын алды (1852 елда булса кирәк). Бу да озак тормый вафат булды. Моннан соң Кечек Манчылда Габделҗәлил бай Мирсәлимовның Хәербану исемле кызын никах итте. Моннан исә Гатаулла, Хәбибулла, Әхмәдшукый, Шәүкәт исемендә угыллары вә Рәйханә, Рәхимә, Шәкимә, Шәкүрә, Мәһәрбану исемле кызлары булды. Монда мәзкүр Гатаулла 1879 да 1 гыйнварда 12 яшендә вафат итте. Бу өченче хатыны һәм 1880 ел дөнья куйды. 1881 дә балдызы Нәгыймә Габделҗәлил кызын никах кылды вә ахыр гомеренә кадәр моның илә берлектә яшәде.
Габидә исемле кызын үзенең сабак шәриге Ишморад Илбәковның олуг углы Әхмәд исемле кемсәгә вә Шәкүрә исемле кызын да үз мәсҗеденең имамы ахун Мөхәммәд Йосыф Сәгыйдовка, Шәкимә исемле кызын Олуг Манчылда могтәбәр байлардан Мөхәммәд Сәлим хаҗи Мортазин углы Габделхәким әфәндегә тәвәзеҗ итмеш [никахлаган] иде. Үзенең вафатында ялгыз Шәкимә исемле кызы гына сәламәт булып, башкалары вафат иделәр. Хәзерендә Шәкимә дә вафаттыр. Бу көндә Нигъмәтулла хаҗиның Шәкүрә нам кызыннан ике кызы вә Шәкимә исемле кызыннан бер ир бала сәламәт булып, шулардан башка зәрите [оныклары] юк. Борадәрләре Рәхмәтулла илә Хәбибулла үзеннән мөкаддәм вафат булганнар иде. Рәхмәтулланың Хәсән, Нурулла, Гарифулла исемле угыллары вә Хәбибулланың да Хаҗигәрәй исемле углы сәламәт. Бу көндә Сайдуков фамилиясен шулар йөртәләр. Нигъмәтулла хаҗиның рәфикәсе [хатыны] Нәгыймә ханым сәламәт булып, үзенең борадәре Гариф хаҗи Мирсәлимов тәрбиясендә торадыр.

Кабере. Нигъмәтулла хаҗиның кабере үзенең карьясе булган Олуг Манчыл мазарлыгындадыр [зиратындадыр]. Кабере өстендәге язуы: «1901 елда 73 яшендә хаҗи Нигъмәтулла мәрхүм бине хаҗи Карамшак мәрхүм рамазан шәриф 21 дә [17 декабрьдә] дәфен булды. Рәхмәтулла галәйһи вәсәгат»тер. (?) Рәсеме табылмады. Юклыгы катгый, диләр.

Тәхсиле вә әдәбият илә иштигале. Нигъмәтулла хаҗи яшь вакытында Манчыл карьясендә Мөхәммәдрәхим мелла, Ибраһим ахун, мелла Хәмидулла Сәгыйдов, Галимҗан бине Гүидҗан, мелла Бакый хаҗи исемле затлардан тәхсил итте. Сарыф гарәби юлап шул заман рәсеменә муафикъ гакаидәләргә кадәр мөртяб укып барды. Фәкать Нигъмәтулла хаҗиның гыйлеме мәдрәсәдән түгел, бәлки үз иҗтиһады илә соңра да хасил булган гыйлем иде. Һәртөрле рисалә вә китапларны моталләга кылыр [өйрәнер]. Гыйлем әһелләре илә мөзакәрә итәр [аралашыр] иде. Ханәсе әдәби бер мәҗлес булып, күңелләргә нәшат [сөенеч] вә гайрәт бирер иде. Кыйраәт гыйлемендә мәһарәте [сәләте] бар адәмнәргә очраса, Коръән Шәриф укыттырыр вә үзе дә: «Мәрхәмәт кылып кыйраәтемне тыңлагыз да хаталарымны әйтегез!» - дип укып күрсәтер иде. Хаҗ сәфәренә бардыгында Мисырда туктап, шәех Мөтәвәлли хәзрәтләрендә кыйраәт өйрәнде вә мәшһүр Мөкъра Кәмал әфәнде овалларыннан кыйраәт гыйлемендә мәэзүн булды [рөхсәт алды]. Бөтен мәҗлесе гыйлем мәҗлесе булып, гыйлемнән, мәктәп вә мәдрәсәләрдән, китап вә матбугаттан, китапханә вә мәсҗедтән сөйләнер иде. Тарих вә җәгърафия, хисап вә һәят фәннәрендә, хосусан ислам тарихыннан хазый [белемле] булып гыйлем фикъһедән дә хәбәрсез түгел иде. Гыйбарәте кагыйдәле, җөмләләре чыгышлы, рәсем хаты гүзәл булыр иде. Китапханә вә мәсҗед хакындагы вакыфнамәсен үзе тәртип итмештер. Гыйлем вә мәгърифәткә булган мәхәббәте Нигъмәтулла хаҗиның башкалардан имтияз иткән [аерган] бер сыйфаты булса кирәк. Башлап русча тарала торган «Всемирный иллюстрация» исемле газетаны укырга башлады. Соңра мәшһүр «Новый время»не укуда дәвам итте. Чыккан саннарыннан башлап «Тәрҗеман»ны мөртәб моталәга кылып [укый] барды. Болардан да башка Истанбулдан төрекчә, Бәйрут вә Мисырдан гарәпчә газета вә журналлар алдырып укыр иде. Бер җирдә ят бер китап барлыгын ишетсә, дәрхаль [шул ук вакытта] сатып алыр, хакы бәһале булуына илтифат итмәс, бәлки мондый надир [сирәк] китапларның кулына төшүе өчен сөенер иде. Ошбу тарикъ [юл] илә бик күп китап җыйды. Ләкин килгән меллалар, үзләренең иске гадәтләренчә: «Мин моны алып торыйм әле!» - дип, кирәк булса-булмаса алып китәрләр вә күбесенчә китереп бирмәсләр иде. Ошбу рәвештә китапларының заигъ булачакларын [югалганын] белдегендә, Нигъмәтулла хаҗи китапларына махсус бер китапханә ачарга карар бирде. Йортына килгән меллаларга: «Менә газета укыгыз, ул бик файдалы нәрсә», - дип, кулларына «Тәрҗемән» газетасын тоттырыр. Гомерләрендә газета исемен ишетмәгән меллаларның, багана сызыкларына игътибар итми, сызыклардан атлап тоташтан укып китүләренә мыек астыннан көлеп утырыр вә бәгъзе вакыт: «Йә, дамелла! Газета ни сөйләде?» - дип сорар иде.

Гыйлемгә хөрмәте. Гыйлемгә, дингә хезмәт итү тугрысында Нигъмәтулла хаҗиның имсалы [мисалы] аз табылыр. Сибириягә гыйлем нурын башлап кертүче адәм Нигъмәтулла хаҗидыр. Үзенең яшь заманнарында мәдрәсәсенә мөдәррис итеп Гыйсмәтулла хәзрәтне алды. Ошбу мәдрәсәдә һәрвакыт 300 микъдарында шәкерт булыр вә фарыз сәдакасының күбрәген хаҗи ошбу мәдрәсә шәкертләренә бирер иде. Сыйныфка аерылган шәкертләрнең иң аз алучыларына 15 сум микъдарында өлеш чыгар иде. Үз байлыгы илә һәрвакыт Мәккә вә Мәдинә, Бохара вә Мисыр, Истанбул вә Казанда шәкертләр укытыр. Троицкий, Кышкар вә Эстәрлетамак кеби урыннарда моның мосарыфы илә укучы шәкертләр күп булыр иде. Ләкин бу кадәр мосарыфны тотып читләрдә укыткан кешеләре арасында һиммәтле адәм аз чыкты. Фәкыйрь адәмнәрнең балалары да гыйлемнән өлеш алсыннар өчен 1890 елда үзенең карьясендә бер ысуле җәдидә мәктәбе ачып, Истанбулдан (асылы Русияле) Мостафа әфәнде исемендә бер мөгаллим китерде. Бу вакытта Русия мөселманнары арасында ысуле җәдидәнең исеме дә юк иде. Мостафа әфәнде кайтып киттегеннән соң, Хәйрулла әфәнде Госманов килде, аңа да берничә мәгавен [хезмәт хакы] тәгайен кылып, тәкърибә [якынча] йөз кадәр баланы ысуле җәдидә илә укыттырды. Үзе һәр көн, мәктәпкә кереп, балаларның укуларын тәфтиш кылыр [тикшерер], үзе кыйраәт укытыр вә дәресләренең ях-шылануын күрсә, гаять шатланыр иде. Балаларның күңелләре күтәрелсен, мәхәббәтләре артсын өчен, һәрберенә бер формада җөббәләр кидерер, Эрбет ярминкәсеннән һәрберенә читек, кәвеш, кәләпүш кеби һәдияләр [бүләкләр] китерер иде. Балаларның дәрес китапларын Истанбул вә Бакчасарайдан үз хисабына алдырып өләшер иде. Кырымда Гаспринский хәзрәтләре тарафыннан ачылган нәмунә мәктәбенә Манчылдан адәм күндереп укыттырды вә, ысуле җәдидә тәртибе үгрәнеп кайттыгыннан соң, шул затны үз мәктәбенә мөгаллим насыйп итте. Соңра таштан бик яхшы итеп ысуле җәдидә мәктәбе бина кылды вә моның җөмлә мосарыфын [барлык чыгымын] үзеннән тотып вафат көненә кадәр дәвам иттерде. 1892 елда мәшһүр Мөкъра Кәмалетдин хәзрәтләрен үзенә китереп, аннан кыйраәт мишыкъ итте [өйрәнде] вә Коръән Кәримне башыннан ахырына кадәр мәгънәсе илә укып чыкты. Әтрафта [тирә-якта] булган мелла вә мөгаллимәләрне, хәлфә вә шәкертләрне җыеп, Кәмал карыйдан кыйраәт иттерде. Манчыл вә аның әтрафында кыйраәт гыйлемен яхшы белүче меллаларның күп булуына сәбәп ошбудыр. Дамелла Галимҗан әл-Баруди хәзрәтләре Кәмал әфәнде илә берлектә булып, хаҗинең авылдан өч чакрым мөсафәдә [ераклыкта] утарында берлектә яттылар. Нигъмәтулла хаҗи үзенең мәктәп вә мәдрәсәләренә хисапсыз мосарыфлар тоттыгы вакытта, чит авылларда булган мәктәп вә мәчетләр өчен дә күп иганәтләр кылыр иде. Биш мең сумнарга төшереп үз авылында бер кызлар мәктәбе дә тәэсис кылды [төзеде]. Ошбуның өчен Манчыл карьясендә 25 яшьтән түбән булган ирләр вә кызлар арасында язу язарга, укырга белмәгәне юктыр.

Сәхавәте [юмартлыгы], ингам [нигъмәт бирүе, сыйлавы] вә ихсаны [ярдәме, изгелеге]. Нигъмәтулла хаҗиның сәхавәте тәгъриф итәрлек [танытып бетерерлек] дәрәҗәдән күпкә югарыдыр. Капкасы бөтен халык өчен ачык булып, кунакларга махсус бер мөсафирханә бина иттерде вә аңар да кирәк кадәр хадимнәр [хезмәткәрләр] куйды. Мөселманнарны ачык йөз илә каршы алыр иде. Азия, Казан, Төркия вә Гарәбстан мөсафирлары өчен хаҗиның гомуми бер мәнзиле [йорты] булып, һәркем шунда төшәр вә хаҗәтләрен табып китәрләр иде. Моның ялгыз гына тәгам ашавы күрелмәмештер. Хосусан шәкертләр, гыйлем әһелләре, фәкыйрь вә гаҗизләргә ингам вә ихсан мул булыр иде. Шушы кадәр мал вә гомер сарыф итүе илә дә кәсепләренә зарар китермәс, бәлки көннән-көн иҗтиһадын арттырыр, баеп торыр иде. 1881 ел 16 майда Олуг Манчыл карьясендә ут казасы булып, бөтен авыл диярлек (җәмгысы 160 йорт) янды. Бу вакытта Нигъмәтулла хаҗи хаҗ сәфәрендә булып, янып торган ут өстенә кайтып төште. Ошбу вакыт Нигъмәтулла хаҗи үзенең борадәрләре Рәхмәтулла, Хәбибулла илә утыз мең сумлык агач алдылар вә бөтен карьяне бер фасадта үз кесәләреннән салдылар. Фәкыйрь вә гаҗизләр өчен 175 гадәд [санда] йорт бина иттелекләре мәрвидер [мәгълүмдер]. Өйләр һәркаюсы алтыпочмаклы булып, башлары такта илә ябылды, йорт урыннары егерме сажин булып, ихаталары вә йорт әсбаплары тәмам кылынды. Йортларның һичбере мең сумнан кимгә төшмәгәндер. Хакларын кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләдән алмак шарты илә фәкыйрьләрне, гаҗизләрне ошбу йортларга кертеп утырттылар. Читтән килүчеләр Манчыл карьясенең төзеклегенә вә бер фасадта тәртипле салынуына гаҗәп итәләр. Аның сәбәбе исә ошбуында язган нәрсәдер. Һәрхәлдә, сәхавәте адәм ышанмаслык иде. Берьюлы бер кешегә мең сум сәдака иткән вакытлары булды. Бәгъзе бер чакларда кесәсендә бер тиен акчасы калмас, шушы вакытта килгән сәдака әһелләренә карз [бурычка] алып бирер иде.

Башка әхвале. Нигъмәтулла хаҗи үз гомерендә ике мәртәбә хаҗ кылды. Әүвәлгесе 1866 елларда булып соң сәфәре 1871-1880 елларда иде. Ошбу сәфәрендә Мисыр, Шам, Кодус, Брусә шәһәрләрендә сәяхәт итте вә, һәрберендә иркенләп торып, күп кешеләр илә күреште. Мәшһүр Мидхәт пашага юлыгып, озын вакыт сохбәт итте. Яныннан видагъ итеп [аерылып] чыктыгында, Мидхәт паша Нигъмәтулла хаҗига: «Хаҗи! Дәхи [кабат] күрешербез, ләкин Сибириядә түгел, бәлки монда, мин Сибириягә бармам!» - димештер. Ошбу сәфәрендә иптәшләре Семи шәһәрендә Садыйк бай Мусин, Тары шәһәренең Насретдин Аиткин иде. Хаҗ кылып Истанбулга кайтыгыннан соң тәкрар [кабат] Мисырга барып бер ай тордыгы вә шушы сәфәрендә Мисырдан Кодуска киттегендә шәех Мөтәвәлигә бер дәфгадә [мәртәбәдә] сигез йөз сум сәдака биреп киттеге риваять кылынадыр. Бервакыт Төмәннән кайтуын тимер юл күпере астында усаллар көтеп торганнар. Ат тотучы, бу хәлне ерактан сизеп: «Хаҗи абзый, алда куркыныч хәл булырга охшый!» - дидегендә, хаҗи: «Йә, бернәрсә дә булмас, анларның максудлары мәгълүм», - димеш. Вакыйга күпергә килеп җиттегендә усаллар каршы чыгып атны туктаттыкларында, кесәсеннән йомарлап акча алып усалларга бирмеш тә, усаллар риза булып калмышлар. Элек вакытларында һич тә уңга, сулга карамый гаять иҗтиһад илә сәүдә кылган Нигъмәтулла хаҗи, Гатаулла исемле углы вафат булдыгыннан соң, гыйлем вә моталәгага һәм дә халык илә сохбәт итеп кунак сыйлауга бирелеп киттеге риваять ителенәдер. Кунак меллалардан бере, бик уйланып, «Фикъһе әкбәр»нең «Вәхруҗ әд-җал хак» дигән сүзен укыдыгында Нигъмәтулла хаҗи да: «Әфәндем! Шуннан соң ул гыйлем җәгърафият хак вә тәгаллимә фарыз кифаят димәгәнме?» - дип сорамыштыр. Соң сәфәреннән кайткач: «Хәрам шәрифкә сөялеп фикергә гарык булып утыручы гаять солтан бер кеше күрдем. Нинди адәм булыр дип беләсем килде вә янына барып сәлам биреп күрештем. Минем кайдагы икәнлегемне сорашкан соңгында белдем, бу кеше мәшһур Шиһабетдин хәзрәт икән. Моны бик мәһабәт вә куркынычлы вә арыслан табигатьле бер адәм дип таптым. Шиһаб исеме чыкканда, меллаларның төкләре кабаруы вә артында сөйләп йөрүләре бушка түгел икән. Артында гына булмаса, аның алдына барып сүз сөйләргә олуг батырлык кирәк. Адәм булса шундый булсын!» - дип сөйләдеге мәрвидер. Бөтен дөнья халкын кабул итүче вә һәркемгә ачык йөз илә каршы булучы Нигъмәтулла хаҗиның мәшһүр шагыйрь Акмулланы кабул итмәдеге вә бу хакта үзе: «Ул кеше Казан меллаларына, Кышкар мәдрәсәләрендә укучыларга, җәннәт - хәрам, дигән. Шул сүз хәтеремнән чыкмый. Җәннәт, тәмуг хакында андый хөкемнәр итү һич тә ярамый», - дип сәбәп бәян кылдыгы сөйләнәдер. Ахыр гомерендә Семи, Яркәнд, Колҗа тарафларына сәяхәт итте, Алма-Ата шәһәрендә рәфикасен [хатынын] калдырып, үзе Бохарага барды. Бохара мәдрәсәләрен бина кылдыручыларның һиммәтләрен [тырышлыкларын] тәхсин кылып [мактап]: «Зиннәтле мәсҗед салдыруга күрә истикъбале [киләчәге] тәэмин ителгән мәдрәсә тәэсис итү [төзү] кирәк икән. Шуны яхшы белдем. Ләкин инде эш үтте», - дип сөйлидер иде.

Мәсҗеде вә китапханәсе һәм мәдрәсәсе. Нигъмәтулла хаҗи илә борадәрләре Рәхмәтулла вә Хәбибулла әфәнделәрнең иң олуг хәератлары - үзләре дөньяга килгән ватан асыллары Олуг Манчыл карьясенә салган мәсҗедләредер. Бу мәсҗед ике катлы булып, мавританский стильдә, алты гадәд чуен багана узерендә корылган. Унбиш гадәд гөмбәздән гыйбарәт буларак бина ителмештер. Бинасы 1884 тә башланып, 1888 дә тәмам булды. Моның асыл фасадын Нигъмәтулла хаҗи үзе төзеп бирмештер. Гәрчә тыштан күренүдә башка мәсҗедл әрнең биналарыннан күп аермасы булмаса да, эчендә аермасы күптер. Тәрәзә түшәме (тупса) вә баскычлары саф мәрмәр ташыннан ясалмыштыр. Эчендә исә солтан Габделхәмид хан тарафыннан Һәдия ителгән [Пәйгамбәребезнең] чәч бөртеге мөбарәк булып дикъкать илә хифыз ителенәдер. Мәсҗеденең ихатасы эчендә таштан бина кылынган өч бүлмәле биек бер китапханәсе бар. Бер бүлмәсе китаплар торыр өчен, икенчесе - моталәга [уку] урыны, өченчесе - хафиз китапка махсус истирәхәт [ял итү] урыныдыр. Китапханә һәр көн ачык торыр, сүз язып алучылар өчен каләм, кәгазь, кара хәзердер. Китапханәдә 2200 җилдтән [томнан] артык язма вә матбуг [басма] китап бар. Кулъязмалар арасында бик иске әсәрләр вә тарихи ядкәрләр муҗудтер [бихисаптыр]. Бу китапларны Бохара вә Төркестан тарафыннан вә 1880 ел икенче дәфга булган хаҗ сәфәрендә төрле шәһәрләрдән сатып алып китермештер. Китапханәнең байтак меңнәргә төшүендә шөбһә юк. Мәсәлән, өч җилд кулъязма Мохит Борһани китабын Бохарадан 700 сум бәрабәренә алдырган иде. Соңгы хаҗ сәфәрендә сарыф ителгән утыз алты мең сум мосарыфның иң күп өлеше дә китаплар өчен киткән булуында шөбһә юк. Фәкать тәәссефтер [кызганычтыр] ки, бу китапханәдән хакы илә истифадә кылудан [файдаланудан] безнең җәһаләтебез [аңсызлыгыбыз, белемсезлегебез] манигъдыр [тыелгандыр], халыкның тәнвир [яктырту, нурландыру] вә тәвассыг әфкяренә [акылы киңәюгә] хезмәт итмәк нияте хәйриясе илә бина кылынган китапханәсенә күрә дә күбрәк. Хосусан җомга көннәрдә бер тәкам [төркем] эшсез-көчсез адәмнәр, җыелып, ат вә тире бәхәсләре илә шөгыльләнәләр вә харчивня урынында истигъмаль кылалар. Ошбу мәсҗед янында асты таш вә өсте агачтан бина ителгән мәдрәсәсе вә аның янында да таштан салынган ашханә вә җылы госелханәсе, мөгаллим өчен урыннары бар. Кәзалик [шулай ук] мәдрәсә янында ике бүлмәле, ике коридорлы мөкәмәл [камил] сурәттә таштан эшләнгән бер ысуле җәдидә мәктәбе бар. Ошбу мәсҗед вә китапханә, мәдрәсә вә мәктәпләр өчен никадәр мосарыф тотылдыгы ачык мәгълүм булмаса да (чөнки хаҗи үзе моны үзе һич кешегә сөйләмидер, сораучыга әйтмидер иде), кәнди сәламәт вакытында вәкиле булып хезмәтләрен кылучы Гайнулла әфәнде Салихов риваятенә күрә, тәхминән [якынча] ике йөз мең сумнар хираҗәт тотылмыштыр. Рәхмәтулла, Нигъмәтулла, Хәбибулла байлар, безнең Русияле мөселман байларының күбесе миса-лында, ошбу биналарны, салдырып та, милләт өстенә ташлап китмәделәр, бәлки ошбу кылган хәератларының кыямәт көненә кадәр дәвамы өчен (ысуле җәдидә мәктәбе хариҗ [мәктәбеннән башка]), мәсҗед, китапханә файдасына гомерлек буларак унтугыз мең сум акча вакыф итеп дәүләт банкасына тапшырмышлар иде. Моннан һәр сәнә өчен алты йөз җитмеш сум фаиз [процент] килә вә шуннан имам вә мөәззин һәм дә хафиз кятиб вә мәсҗед караучы хезмәткәрләргә айлык вазифа бирелә, керосин вә шәм кеби хаҗәтләргә сарыф ителенә вә шуннан артканы да сберегательная кассага салынадыр. Ләзем вакытта моннан алынып, Тәгъмирләренә [чыгымнарына] тотыладыр. Кылган эшне җиренә җиткереп кылу ошбу рәвештә булса кирәк. Изгелекне кылдылар, ләкин милләт өстенә ташлап китми, бәлки бөтен эшен бетереп киттеләр. Ысуле җәдидә мәктәбен исә: «Бу мәктәп инсаннарның хәяты хөкемендәдер, шуның өчен аны халык үзләре алып барыр, хосусан авылыбызда бездән башка да байларыбыз күп, һәм саваплы эшне без үзебез генә җыеп алып, башкаларны мәхрүм итәргә теләмибез, анларга да калсын!» - дип булса кирәк, халык өстенә калдырганнардыр. Ләкин мәрхүмнәрнең хөсне зан итеп калдырган адәмнәре, үзара низаглашып, мәктәпне көч-хәл илә генә алып баралар. Бу эшләрдә дә: «Шулкадәр дәүләтле була торып, бер мәктәп тә тәрбия итә алмыйлар», - дип кешеләрдән сүз ишетмәс өчен генә булуы аңлашыладыр. Мәсҗед хозурында имам һәм мөдәррисләр өчен вакыф иткән биналар да бар. Дәресханәсе дә таштан бина ителгән.

Әхлагы. Нигъмәтулла хаҗиның әхлакы игътибарга алынса, һәркем өчен үрнәк булырга ярарлыктыр. Юмартлыгы илә мәшһүр булу кеби хөсне [күркәм] холкы вә адәмчелеге илә дә мөмтаз [башкалардан аерылган] иде. Бала вакытында иптәшләре илә орышып-сугышып йөрмәде, кирәк яшь вә кирәк олуг вакытында мөгамәләр вә яман сүзләргә, нигездә мокабәлә итмәде, үзе һичбер адәмне рәнҗетмәде вә гомерендә гайбәт сөйләдеге ишетелмәде. Хәтта хозурында иң фасикъ [бозык] бер адәмнең гайбәтен сәйләндегендә хуш күрмәс вә риза булмас, әгәр дә сүз озынга китә башласа, икенче бер сүз табып, шуңа борыр иде. Бер адәмнең гыйлем вә кәмяләте, хөсне холкы вә һиммәт илә тәгъриф кылынуын [танылуын] ишетсә, шуңа кәефе килер, хозурланыр вә шул сүзгә каршы: «Аны мин дә шулай зан кыладыр идем, дөрес икән!» - дип кушылыр иде. Мәҗлесендә бай вә фәкыйрь, карт вә яшь, сәлим [сәламәт] вә сәкыйм [авыру], надан вә галим өчен якты йөз күрсәтер вә һәрберенә үзләренә монасыйп сүз табар вә барчасын риза кылыр иде. Бәгъзе адәмнәр гомуми гадәткә күрә хаҗины үзләренә дошман вә наразый хисап кылып йөрсәләр дә, анларның мон-дый эшләрен белә торып, һәмишә анларга өлфәт вә мәхәббәт узерендә булыр иде. Гомерендә бер адәмне оялтыгы вә йөз пәрдәсен җырттыгы булмагандыр. Хадимнәре бер адәмне үз хозурына яклап китереп: «Фәлән нәрсәне угрылаган вакытта тоттык», - дидекләрендә: «Юк, бу адәм андый угры түгел, ни булса да бер ялгышлык булгандыр, җибәрегез!» - дип азат итмеш вә соңра, шул адәмне аулакка чакырып: «Хадимнәрем сине рәнҗеттеләр, риза бул!» - дип, бишәр сум сәдака биреп җибәрмештер. Иң хозурландыгы нәрсә адәм шатландырмак, кешеләрнең зарур нәрсәләрен җитештермәк, йомышларын үтәмәк, мәшәкать вә фәлакәтләрдән хиляс иттермәк вә ике дошман арасын килештермәк иде. Кыз карендәшләренә гаять шәфкатьле булып, берәр җирдән йөреп кайтканда, анларга Һәдияләр алып кайтыр иде. Бәла вә казаларга тәхмил [дучар] булып никадәр кыз балалары вә бөтен ир баласы үзе сәламәт вакытта вафат итеп беттеләр исә дә, җәзәгъфәзгъ итүе, зарланып моңланып сөйләве беленмәде. Хосусан зәкявәт [зирәклек] вә рәшид [батырлык] галәмәтләре күрелгән Гатаулла исемле углы вафат булдыгында күңеленә гаять йомшаклык килсә дә, һичбер шикаять итмәде. Бер кызы вафат булган вакытта, шуны кунакларына белдерми, һәмишә анлар илә сөйләшеп утырдыгы мәрвидер. Манчыл яндыгыннан соң халыклар Нигъмәтулла хаҗи хозурына барып: «Алланың казасына, ачуына очрадык, яндык, көйдек, харап булдык бит!» - дидекләрендә хаҗи: «Һич кайгырмагыз, зарланмагыз, шикаять кылмагыз, бу Алланың ачуы түгел, бәлки нигъмәте! Алла насыйп итсә, авыл әүвәлгедән яхшы сурәттә бина кылыныр, сез әүвәлгедән бай булырсыз, югалган бернәрсә дә юк, ни өчен кайгырасыз?» - дип, фәлякәтзадәләрнең [бәхетсезлеккә дучар булганнарның] янган йортларына салкын су сибеп җибәрде вә йортларын тәгъмир кылып [төзеп] бирде. Филвакыйг [чынлыкта] халыклар бернәрсәләрен дә югалткан булмадылар.
(Ошбу тәрҗемәи хәл бу көн Павлодар шәһәрендә имам вә мөдәррис Габделгани әфәнде ибне мелла Габделкәрим тарафыннан, Төмән якынында (авыллары мәгълүм түгел) Салих Кәмал Садыйков, Нигъмәтулла Мөслимов тарафыннан, Олуг Акъяр карьясендә мөгаллим Хөҗҗәтулла тарафыннан язылган мәктүбләрдән җыелып тәртип кылынды. Бу адәмнәрнең бер-беренең мәктүбләре үзләренә мөстәкыйль сурәттә ба- сылса, бик күп фикер җөмләләр булачак булды. Чөнки бәгъзе бер вакыйганы һәрбере язмыштыр. [...] Бергә җыюны зарур күрдек. Әгәр дә бәгъзе ялгышлар киткән булса, игълям кылуларын [белдерүләрен] үтенәбез.)
Нигъмәтулла хаҗины без үзебез күрдек. Уфа шәһәрендә тордыгыбыз вакытларда ике мәртәбә безгә килеп, һәрбер мәртәбәсендә байтак көннәр торып китте. Гомуми мәҗлесләрдә бергә булдык. Вакытыбызны белештереп, мәнзилебезгә [йортыбызга] килеп тә күп дәфгаләр утырды. Мәэюс [өметсез] адәм түгел, бәлки мөселманнарның истикъбальләрендә [киләчәкләрендә] өмиде зур иде. Бер кеше өстеннән шикаять кылмады, дөньядан бервакытта зарланмады, иҗтимагый түбәнлекләребезне, дин вә гыйлем тугрысында булган косурлыкларыбызны [кимчелекләребезне] кешеләр өстенә ташлап утырдыгын ишетмәдем. Русиянең эчендә вә хосусан Сибириядә «ысуле җәдидә» илә дәрес укуны ошбу зат тәэсис итте [башлап җибәрде]. Халыкларның сөйләүләренә караганда, җумартлыгы, үзенә вә мохитенә нисбәт ителдегендә, «бармакидлар» юмартлыгына охшыйдыр.
Рәхмәтулла, Хәбибулла нам борадәрләре [бертуганнары] илә берлектә вакыф иткән китапларының вакыфнамәләре Оренбург Духовный собраниесендә булган вакыфлар дәфтәренә 17 нче гадәд буларак язылмыштыр. Ошбу вакыфнамә 1302/1888 тарихында 14 нче рабигыль-ахир (5 декабрь) дә тәртип кылынып, ахырында: «Рәхмәтулла Карымшак углы Сәйдуков, Нигъмәтулла Карымшак углы Сәйдуков, Хәбибулла Карымшак углы Сәйдуков дия имза итмешләр вә мәһәр салмышлар. Шаһит буларак ошбу адәмнәрнең исемнәре язылмыштыр: мөдәррис мелла Гыйсмәтулла ибне мелла Сәйфетдин, Галимҗан Гүидҗан углы, Мирза Мөхәммәд Мөхәммәдзариф углы, Фәйзулла ибне мелла Мөхәммәдзариф. Мелла Сабитбаш әл-мәрхүм, Мөхәммәдкәмал мелла Хәмидулла углы, мелла Хәбибулла Мамыш углы, Рәхмәтулла Шәман углы, Мәлкәй Мортаза углы, Габделлатыйф Алиш углы, Дәүләтшаһ Габделкәрим углы, Әхмәд Ишморад углы Илбәков, Мөхәммәдвәли Мөхәммәдкалый углы, Габделмәннаф Рәҗәб углы, Мөхәммәдшакир Мөхәммәдвәли углы, Мөхәммәдсәфәр Мәүләкәй углы, Габделҗәббар Миңлебай углы, Мифтахетдин Ишморад углы, Әхсән Мирмөхәммәд углы, Мөхәммәдгали Сәфәргөмад углы. (Ошбу вакыфнамә сурәте «Асар»да язылган булса да, теле авыр, үзе озын булдыгыннан, укучыларның ялыгуларыннан куркып, монда күчермәдек. Күрәсе килгән кеше «Асар»га мөрәҗәгать итәр.)
Безгә иң соң язган мәктүбе [хаты] ошбу: «Зиядә гыйззәтле вә мөкәррәмәтле [хөрмәтле] казый әл-ислам әфәнде хәзрәтләре җәнабы галиләренә бик күп сәлам итеп, догаларыннан риҗа [өмет] вә нияз итәбез [үтенәбез]. Сәгадәтле мөфти әл-ислам хәзрәти җәнапларына, ышандак казый әл-ислам әфәнделәргә күп сәлам әйләп, догаларын риҗа итәбез. Үзебезне Нигъмәтулла фи-әл-хал сыйххәт вә гафиять [сау-сәламәт] узерендә беләләр. Мелла Килдеярны Сибириягә озаткач, августта җәмәгатебез илә Төмәннән Табул, Тара, Павлодар аркылы Семигә килеп кунаклап йөрдек. Аннан Алма-Ата шәһәренә килеп, шунда үз йортыбызда тордык. Алучы булса, йортыбызны сатар идек, дисәк тә, алучы күренмидер. Зилзиләдән соң харап булган гыймарәтләр [корылмалар] күп, сатучылар да күп, имеш. Шәһәренең утырмыш бик яхшы урамнарында һәр өй янында тагда агып килгән арыклардан су шаулап агып торадыр. Һәр ике тарафта урамнарда утыртылмыш тирәк агачлары вә каюларының курасында бакчалары да бар. Җимеш агачлары күп була, имеш. Монда килсәк тә ят булып күрелмәде. Күргән вә күрмәгән меллалар, ага-эне вә әхбаблар [дуслар], гүзәл-гүзәл адәмнәр бар, имеш. Үзебезнең монда 35 сәнәдән бирле сатуларыбыз булса да, килдегебез юк иде. Декабрь башында арыклардан су тукталды, кар явып, чана төшеп торадыр. Кыш озак булмый, диләр. Түгәрәктә казак таифәсе күп. Һәр тарафтан җыелмыш һәртөрле җенесләр һәм шәһәрдә күп күреләдер. Татар нугайларның ике, сарт һәм кашкарлыларның ике, дүнкәни таранчыларның ике мәсҗедләре бар. Дүнкәннәр хытайча [кытайча] сөйләшәләр. Җомга намазына икамәт әйткәнче, имамнары җәмәгатькә каршы аяк үзрә торып хытай теле илә вәгазь итәләр, соңрак намазга керешәләр. Гомер газизләрне теләп язучы кемнәләре Нигъмәтулла Сәйдуков. 23 декабрь. 1899 ел».
Ошбу мәктүптә мәзкүр булган Килдеяр Табул губернасы Ялутыр өязе Сөнгел волосте Табыг Габделгафур Бакин исемле бер кемсә утлыдыр. Сахалин җәзирәсеннән [утравыннан] булган мөнәфи мөселманнар үзләренең диннәрен онытмас һәм дә гыйбадәт вә бәйрәмнәрен вакытларында иҗарә кылдыклары өчен дия бер имам җибәрелмәкне Духовный собраниедән сораганнар иде. Собрание исә шунда бер имам җибәрмәк өчен хөкүмәттән рөхсәт һәм дә хәзинәдән мәгашлык [акча] үтендегендә хөкүмәт тарафыннан: «Имам җибәрелмәк хакында бездән манигъ юк, ләкин хәзинәдән мәгашлык бирергә мөмкин түгел», - мазмунында [эчтәлегендә] җавап бирде. Шуның өчен мөфти хәзрәтләре әл-хаҗи Мөхәммәдьяр Солтанов бу тугрыда могтәбәр адәмнәргә мөрәҗәгать кылып караса да сикереп чыгучы бер адәм күрелмәде. Ахырында Нигъмәтулла хаҗига белдердегендә хаҗи үз мосарыфыннан Килдеярны Сахалин җәзирәсенә җибәрде. Иштә, бу адәм беркадәр йөрдегеннән соң мәмләкәткә кире кайтып, Уфага һәм килеп китте.
Халыклар, гомуми сурәттә солдат алынуга авырсынып йөрделәрендә, Нигъмәтулла хаҗи үз кавеме булган бухаристлардан солдат алынмау өчен тәәссеф кылып [үкенеп] сөйләдеген ишетеп тәгаҗҗеб иттем вә моның сәбәбен сорадым. Хаҗи исә: «Халкыбыз яшьтән үк куркак булып үсәләр, бер дә кеше күрә алмадыкларыннан вәхши табигатьле булалар, һичнәрсә белмиләр, ни сөйләүче булса, шуңа ышаналар, хәтта иң зәбун [куәтсез] халыклар да үзләрен һәртөрле юллар илә алдый алалар. Фикерләре ачылмый, зиһеннәре эшли алмый, бернәрсәгә дә йөрәкләре җитми. Әгәр дә Харьков илә Полтава, Тифилис илә Варшаваны күреп кайтсалар, аякларын кайдан алып, кая куярга икәнлеген үгрәнеп килсәләр, дөньяның бик күп төрле хәлләре бар идеген белсәләр, бәлки бик күп файда булыр иде», - диде. Ошбу мөнәсәбәт илә хаҗига бу хикәятне сөйләдем: «Моннан кырык еллар мөкаддәм Бәләбәй өязендә Габделсаттар исемендә бер олуг мөдәррис вә шәех булган. Безнең гамәлләребез, хәлләребез арасында аның шәкертләре бар иде. Шул вакытларда башкортларның үзләренә махсус гаскәре полклар булып, халыклар бу гаскәрләргә «башкортлар командасы» дип исем биргәннәр. Габделсаттар хәзрәт шул заманның мәгълүматлы бер адәменә юлыккан да: «Түрә! Командада йөреп кайтучыларның сүзләренә күрә, «ефритлар» дигән бер кәлимә күп йөри, шул ефритлар кем булалар?» - дип сораган. Теге адәм ефритларны: «Хәзрәт, ул ефритлар Оренбург шәһәрендә казакларның башлыклары була, казаклар аның итекләрен тазарталар, хәтта атын да юып карап торалар, аның алдында булганда утырып тормыйлар, әгәр дә урамда очраса, хәтта икенче яктан бара торган вакыты булса да шып итеп туктыйлар да, аңа карап, кулларын башларына куеп хөрмәт итәләр. Ул үтеп киткәнче, аңа карап, хәтта артыннан да күзләре берлә озатып калалар», - дип тәгъриф иткән [аңлаткан]. Шуннан соң хәзрәт, халыкларның тәртип белмәүләре вә низамга ригаять итмәүләре өчен, һәрвакыт: «Безнең халык Оренбургка бармыйдыр, ефритларны күрмиләр, шуның өчен тәртип белмиләр!» - дип зарланыр булган», - диләр. Хаҗи исә моңа кәефе килеп көлде вә: «Минем фикерем хәзрәт фикеренә тугры килгән икән, бу мәсьәләдә хәзрәт миннән мөкаддәм төшенгән икән», - диде.
Мәктүпләр илә дә үзенә дәгъвәт кылган [чакырган] иде, ләкин гомерне «булса иде дә, әйдә булсын иде инде» илә үткәрдем, шуның сәбәпле китапханәсен күрү, асаре кадимәдән булган кулъязмаларын зиярәт итү безгә мисер [мөмкин] булмады. Иртәгә китәсе кичендә Баһаветдин әфәнде йортында төн буе мөсамәрә кылып [сөйләшеп] утырган идек, мәгәр дә шул мәҗлесебез ахыр гаһедебез [күрешүебез] булган икән. Шуннан соң тәкрар күрешә алмадык.
Оренбург Әхмәд, Габделгани вә Мәхмүд байларның мәктүб вә мәсҗедләр тугрысында булган һиммәтләрен, мәктәпләргә шәкертләр җыю хакындагы иҗтиһадларын хикәят иттегемдә бик мөтәэсир булды вә: күрәсең, анларның заһирләре [ярдәмчеләр], әфкярдәшләре [фикердәшләре] бар, без моннан мәхрүм булдык», - диде.
«Һәят [астрономия] фәнендә Әхмәд Мохтар паша тарафыннан тәртип ителгән яхшы бер китап бар диләр, хаҗга баручыларга шул әсәрне алып кайтыр өчен акча да биргән идем, таба алмадык, дип, акчамны кайтарып бирделәр», - дип сөйләдегемдә көлде вә: «Бу эш сезнең файдагыз өчен шулай булган, ул китап миндә бар, мин аны сезгә Һәдия кылып җибәрермен», - диде һәм дә йортына кайтуы илә мәзкүр китапны җибәрде. Китапханәбездә җилд номерлары 145-146 булган ике җилд китап, Нигъмәтулла хаҗи ядкәрләредер.
«Үзенең сәхавәте [юмартлыгы] сәбәбеннән, бөтен байлыгын вөҗүһ хәергә сарыф кылып вафат итте», - диярләр. [...] Фәкать Нигъмәтулла хаҗи үзе яшәргә тиешле булган заманнан беркадәр мөкаддәм килгән адәм иде. Шуның өчен дә гыйлем юлына түккән байлыгы нисбәт илә нәтиҗәсе азрак күрелде.
Шулкадәр кыйммәтле мәсҗед илә газиз әсәрләр җыелган китапханәне бер авылда бина кылуына сәбәп үзенең ватаны, кавем кабиләсен сөю булса кирәк. Юкса андый әсәрләр, хосусан шул дәрәҗәдә кыйммәтле китапханә, шәкерт вә мөгаллимнәр күп җирләрдә тәэсис кылынырга [төзелергә] тиешле иде.
Зур бәдәнле, ачык йөзле, зур күзле, мөлаем сүзле булып, кеше сүзен дикъкать илә тыңлар, үзе сөйләгәндә җөмләләрне өзеп, бәхәсләрне аерып бик ачык кылып сөйләр, кеше илә җиңешмәс бер сүзне тәкрар кылмас, мөдаһәнәсез [икейөзле түгел, ялагайланмый торган], халис [саф] вә риясыз бер адәм иде. Бер мәҗлестә бик күп тугрыларда вә бик күп адәмнәрдән зарландылар, сыкрандылар, шуларның һәрберенә Нигъмәтулла хаҗиның: «Ни эшлисең соң, күпчелек!» - дип сүзе кушып торуын тәҗрибә кылып утырдым.
Нигъмәтулла хаҗи вафат итсә дә, хәераты сәясендә һәмишә хәяттадыр. Иншалла моннан соң да исеме онытылмас. Аллаһы Тәгалә гарикъ рәхмәт итсен!

Шура. - 1913. - №17. - б. 513-516; №18. - б. 545-548.
Мәкалә Фәхреддин Ризаэддин Мәшһүр адәмнәр: «Шура» журналы сәхифәләреннән (Казан: Рухият, 2012) китабыннан алынды

Асар, бухарцы, Ембаевские юрты, Кармышаков, купцы, Илбяков

Previous post Next post
Up