Ранее размещал в блоге:
Ризаэтдин Фәхретдин "Асар" хезмәтендә Тара белән бәйле кешеләр. Сейчас нашел более развернутый текст из этого труда.
259. Нияз бине Хәйдәр бине Ярымсәед бине Хәйдәр бине Гали
Себердә Тара шәһәрендә яшәп, 75 яшендә 1263 (1847) елның җөмадиел-әүвәл аенда (22 апрельдә) вафат булып, Сәбаләк исемле авыл каберлегендә күмелгән. // [164]
Балалары:
Габделфәттах, Рәхмәтулла, Насреддин, Нәҗмеддин һәм башкалар. Бу кемсә имамлык хезмәтендә булмаса да, чыннан да галим вә фазыйль бер зат булып, милләтен сөяр, мәчет-мәдрәсәләргә тиешле иганә, ярдәмен күрсәтер, укырга теләгән, сәләтле булган шәкертләргә үз кесәсеннән ярдәм итәр, уң кулы биргәнен хәтта сул кулы белмәс; мәҗлесләрдә һәркемнең сүзен тыңлар, бөтен мәҗлес әһелләренең барысыннан ничә мәртәбә гыйлемле булган хәлдә, һичнәрсә белмәүче кемсә кебек белмәмешкә салышып утырыр; форсат табылган вакытларда Коръән шәрифне матур итеп күчерер, хакыкый галимнәргә чын мәхәббәт итәр, зиһене тугры, акыллы, үзе вәкарьле, эшне уйлап эшләүче, аралашуда хуш бер зат иде, диләр. Үзе бөек сәүдәгәр булып, фабрика тоткан, Себернең мәшһүр мәркәзләрендә сәүдәханәсе тәртипкә салынган рәвештә эшли иде. 1236 елда Сабанчы бине Ярмөхәммәд, Мөхәммәд бине Салих бине Шәех исемле юлдашлары белән бергә Хиҗазга барып хаҗ кылдылар; Мәккәдә хәнәфиләр мөфтие булган Габдулла бине Габеррәхман әс-Сираҗ әфәнде белән очраштылар (бу мөфти 1264 елда Мәккәдә вафат булды). Бу сәфәрендә Каһирәдә туктап, фазыйль голяма белән аралашып, мәшһүр галимнәр хозурында кыйраәтен төзәтеп, яхшыртып, иҗазәт алды. Себергә бөек гыйльми камиллекне бүләк итеп алып кайтты. Шуның өчен Себер мөселманнары бу затны үзләренең бабалары санап горурланалар, олысы-кечесе, ирләре-хатыннары исемен кадерләп, хәер-дога белән искә алалар.
Искәрмә: әгәр дә Нияз хаҗи хакыйкатьтә шушында язылган сыйфатта бер кеше булса, фәкать Себердә булган мөселманнар кардәшләребезнең генә бабалары булмыйча, бәлки барыбызның, бөтен милләтебезнең бабасы булачак. Мондый затларны Аллаһ хисап вә җәза көннәрендә мәрхәмәте күләгәсендә рәхәт-рәхәт // [165] тотсын!.. Моның кебек мөхтәрәм бәндәләр, бөтен халкыбыз өчен бетмәс-төкәнмәс горурлык, боларга бөтен дөньябыз фида вә газиз җаннарыбыз корбан булсын!.. Дөньяда хаҗилар, байлар, муллалар, мөдәррисләр, язучылар, укучы-укытучылар хисапсыздыр, әмма чынлыкта милләт бабалары булган затлар - шушының рәвешендә булганнары. Хәтеремдә ки, муллалар җыелышы булган бер мәҗлестә өстәл башында ак сакаллы, бәһале киемле бер зат утыра иде. Хиҗаз тарафыннан яңа гына кайткан булган. Дөячеләрнең намаз укымауларын, бар нәрсә өчен түләү, өлеш сорауларын, садака сораучы фәкыйрьләрне, үзләренең ниләр ашап-эчеп йөрүләрен, төрекләрнең тәмәке тартуларын, Истанбул урамында булган этләрне сөйләп, ни мөнәсәбәт белән, белмим, укыту мәсьәләсенә күчеп: «Бүген яңа форма белән укыту тиешле дип сөйләгән затлар күренә, сүзләренең атасы вә анасы юк!.. Пәйгамбәребездән мирас булып бүгенгә кадәр килеп җиткән форманы үзгәртмәк булалар, АЙ АХМАКЛАР, АЙ АХМАКЛАР!..» [төп нөсхәдә шулай. - Төз.] - димәсенме. Бер яктан, бу кемсәнең гарәп сүзләрен гаять бозып вә җимереп сөйләвеннән, икенче яктан, һичбер кемнән тартылмыйча, мактану һәм кыюлык белән сөйләгәннәреннән гаҗәпләнеп, хәйран булып тордым. Ни булса да, бер сулыш алганын форсат санап, үзенә туры карап: «Гали зат кайда белем алырга өнди соң? Мәрхәмәт итеп бәян кылса, шат вә рәхмәтле булырбыз», - дидем. Мәгәр дә хаҗи әфәнденең колаклары бик тә ишетмәс, дөресрәге дә, саңгырау, имеш. Янымда булган кеше: «Бу бит фәлән кемсә, миллионер, гаять акыллы бер адәм!» - диде. Мин дә: «Үзе // [166] мондый җаһил булган хәлдә, бердән, тәрбия мәсьәләсенә керешүе вә икенчедән, дин вә тарих исеменнән сүз сөйләве акыллы кемсә һөнәреме булыр?!.» - дип уйладым да дәшми калдым. Мәгәр дә ысуле җәдидә тарафдары булып китсә, мәхәлләдә булган мәктәпләрне идарә иттерү вә кирәк урыннарга мал сарыф итү, фәкыйрь шәкертләргә китап вә кәгазь бирү ошбу миллионер хаҗи әфәндегә йөкләнәчәк бит. Һәм дә гаять дәрәҗәдә мал җыярга комсыз булганнынан, өлеш чыгаруны җан чыгару бәрабәренә күргәне сәбәпле, ысуле җәдидә шәригатькә каршы дигән яңа уйлап табылган мәсләккә кергән һәм бу җәһәттән барлык куркулардан котылган кебек булып утыра иде. Хәтта мәхәлләсенә бер мәдрәсә бина кылу кирәк булганнан миллионер хаҗиның парәсе кузгалмады, һәрвакыт «ахмаклар»га ярдәм итә торган, Урал тауларында алтын казучы мөселман байлары кирпечтән мәдрәсә бина салганнар, имеш. Менә шундый миллионер карт хаҗилар хәлләрен күргән, белгән вакытыбызда, Нияз хаҗиларны исебезгә төшерәбез вә рухларының тынычлыгы өчен догалар кылабыз. Никадәр аз булсалар да, һәр җирдә вә һәр заманда Нияз хаҗиларыбыз, күп шөкерләр булсын, бардыр. Боларның тәрҗемәи хәлләре бу китабыбыз өчен гүзәл зиннәт булачак. «Асар»ебезгә «Өстәмә» яки «Кушымта» язачак яңа буын галимнәренә Нияз хаҗи кебек милләт бабалары турында бер дә калдырмыйча язуларын һәм дә исемнәрен хөрмәт белән телгә алуларын күңелем белән өмет итәм. Иншалла, бу өметебез тулысынча тормышка ашар. Искәрмәбез шушы урында тәмам булды.
//[175]
259. Нияз бин Хайдар бин Ярымсаид бин Хайдар бин Гали
Жил в городе Тара в Сибири, скончался 22 апреля 1847 года в 75-летнем возрасте. Похоронен на кладбище деревни Сабаляк.
//[164]
Дети:
Абдулфаттах, Рахматулла, Насруддин, Наджмуддин и другие. Говорят, что этот человек, несмотря на то, что не занимал должности имама, был в действительности образованным и справедливым человеком, любил свой народ, оказывал необходимую помощь мечетям и медресе, из собственного кармана оплачивал учебу способных шакирдов. Его левая рука не знала, сколько жертвует правая. Во время меджлисов выслушивал всех, будучи в несколько раз грамотнее всех присутствующих, сидел с видом ничего не знающего человека. При случае красиво переписывал Священный Коран. Очень любил настоящих ученых, был человеком с острым умом, разумным, солидным, делал все с умом, был легким в общении. Сам был большим купцом, держал фабрику, завод, мастерскую, в знаменитых столицах Сибири его магазины работали четко, слаженно. В 1236 году по мусульманскому календарю вместе с Сабанчы бин Ярмухаммед и Мухаммедом бин Салих бин Шаих совершил хадж в Хиджаз; в Мекке встречались с муфтием ханафитов Абдуллой бин Абдуррахманом ас-Сирадж (этот муфтий скончался в Мекке в 1264 году). Во время этой поездки останавливался в Каире, где общался с уважаемыми учеными, с их помощью исправил рецитацию Корана, получил диплом. Он преподнес в подарок Сибири большое научное совершенство. Поэтому мусульмане Сибири считают этого человека своим пращуром, гордятся им, от мала до велика, мужчины и женщины произносят его имя с трепетом, молитвой.
Примечание. Если Нияз-хаджи в действительности обладает всеми описанными здесь качествами, он является пращуром не только наших братьев-мусульман Сибири, но и нас всех, всего нашего народа. Да хранит Аллах таких людей в дни, когда предстоит держать ответ перед Господом, под сенью своего великодушия!.. // [165] Такие уважаемые люди являются гордостью для всего народа, мы готовы принести в жертву ради них весь наш мир и наши драгоценные души!.. В мире не счесть хаджи, богачей, мулл, мударрисов, писателей, учеников, в действительности же пращуры нашего народа - только такие. Я помню, во время меджлиса - собрания мулл - во главе стола сидел один человек с белой бородой, в дорогой одежде. Он только что вернулся из поездки в Хиджаз. Он рассказывал о том, что верблюжатники не читают намаз, просят бакшиш, о нищих, просящих милостыню, о курении тюрков, о собаках на улицах Стамбула, о том, что они сами ели во время путешествия. Затем по какой-то неизвестной мне причине перевел разговор на тему учебы и заявил: «Сегодня появляются люди, говорящие о необходимости новой формы обучения, их слова никуда не годятся!.. Хотят изменить форму, оставшуюся нам в наследство от Пророка. АЙ ДУРАКИ, АЙ ДУРАКИ!..». Я был весьма удивлен тем, что он, во-первых, коверкает арабские слова, во-вторых, не стесняясь никого, говорит все с нескрываемым бахвальством и смелостью. Как бы то ни было, улучив момент, когда он переводил дух, сказал ему: «Вы, почтеннейший, где призываете учиться? Если бы по своей милости сказали, мы были бы рады». Однако хаджи-эфенди оказался глуховат. Мой сосед по столу сказал: «Это ведь не абы кто, миллионер, очень умный человек!». Я же подумал: «Разве это поступок умного человека, будучи таким неучем, рассуждать о проблемах воспитания, во-вторых, говорить от имени религии и истории», но промолчал. // [175]
Ризаэддин Фәхреддин "Асар" икенче том, Казан, "Рухият" нәшрияты, 2009