Дулатугълының "Уян, казакъ" исемле иң җитди әсәре казакъ газетасында өлешчә басылганнан соң, рәсми рус идарәчеләре тарафыннан зарарлы дип табылып бастырудан туктатылды. Бу әсәр 1907 елда Акмулла шәһәре сәүдәгәре Нурмөхәммәт (Нуркай) Зәбировның матди ярдәме белән ун мең нөсхәдә китап хәлендә нәшер ителде. Әмма китап бастыручының исеме сер итеп сакланды. Китапны таратуда
Акмулла имамы Хөҗҗәтелхәким Даут(ов) белән Акмуллада укытучылык итүче шагыйрь Миргазиз Укмаси аеруча тырышлык күрсәттеләр.
Соңыннан Дулатугълы һәм ул китапны таратучылар, үзе Омск шәһәрендә яшәп, Казагыстанның өч вилаятенә комиссар булып торган генерал Шмидт (чыгышы буенча немец) тарафыннан хөкемгә тартылдылар. Аларны яклауны Олхо исемле бер адвокат (кадет партиясеннән), хезмәте өчен түләү таләп итмичә генә, үз өстенә алды. Гаепләнүчеләрнең эшен карау 1909 елның октябрендә башланды. Суд барган чакта, китап Уфада ун мең нөсхә белән кабат басылды.
Дулатугълы хөкемгә тартылганнан соң, мәктәп мөдирлегеннән азат ителә һәм «Мировой суд”та сәркәтиб булып эшли башлый. “Мировой суд”ның, бер үк вакытта кадетлар партиясенең рәисе дә булып торган баш судьясы Дулатугълының хәленә кереп, аны эшкә ала.
Даутов белән Укмаси исә Акмулладан качып китәләр. Даутов
Иркутск шәһәренә килеп, Шәфигуллинда сыену таба һәм шул як авылларында имамлык һәм мөгаллимлек эше белән шөгыльләнә. Укмаси да авылларда укытучылык итү белән көн күрә.
Суд, Сенатта расланган 518-1911 номерлы карар нигезендә, Дулатугълын 4 ел 8 айга авыр шартлы, Даутов белән Укмасины 8 айга җиңел шартлы төрмәгә ябарга дигән хөкем чыгара. Әмма гаепләнүчеләр судка килмиләр. 1912 елның маенда казакъ адвокаты Марсиковның әләге буенча Дулатугълы кулга алына һәм Петропавловск төрмәсенә ябыла. Шул арада Романовлар династиясең 300 еллыгы уңае белән гомуми амнистия игълан ителә һәм Дулатугълы белән аның иптәшләре иреккә чыгарылалар.
Әхмәтвәли МӘҢГӘР
Хатирәләр һәм истәлекләр. Казан, "Гасырлар авазы - Эхо веков" нәшрияты, 1997
Шул ук китаптан:
-
Имтиязлы бохаралылар-
Нигъмәтулла хаҗи Карамшак турында