Габдеррәшит Ибраһим. Шиһабеддин әл-Мәрҗани хакында

Apr 03, 2020 14:02







Шиһабеддин әл-Мәрҗани хакында
Рәхмәтуллаһи галәйһи (аңа Аллаһының рәхмәте булсын!) Шиһаб хәзрәт хакында миннән аның хакында язылачак җыентыкка кертү өчен хатирә вә искәрмәләремне сорадылар.
Шиһабеддин әл-Мәрҗани хакында минем мәгълүматым бик аз: 1870 ел булырга кирәк, Эрбет ярминкәсендә ястү мәсьәләсеннән тулай тараткан вә нусый [васыять алучы] Габдулла хәзрәтләр тарафыннан язылган рисәлә мөнәсәбәте белән Шиһаб хәзрәт мәрхүмнең кышкарлыларга каршы бер зат булганын өйрәндем, фәкать ул заманнарда Кышкар исеме дә мәшһүр булу җәһәте белән кайбер адәмнәрнең мыскыллып көлеп, тәнкыйтьләрдә булуы күрелде, бары тик Тоболның Корбангали хәзрәт белән Әлмән Габделәхәт хәзрәт Шиһаб хәзрәтнең сүзләрен хуплап, Төмәнлек Мөлки хаҗи мәрхүм фатирында бер бәхәстә булган иде.
Соңрак олы шагыйрь вә мөхтәрәм шәһит Акмулла мәрхүмнең бөек әсәрен укып, Шиһабеддин әл-Мәрҗани хакында бер дөрес фикер әйткән, хәлбуки кайбер тарафларда мәрхүмгә шигалык нисбәт булганы да күренә иде.
1880 елда Истанбулда, Рамазан-шәриф бәйрәме көнендә Бохара тәкиясендә шәех Сөләйман әфәндедә кунак булдык, беренче мәртәбә буларак күрешү вирдләре (догалары) насыйп булды. Вирдлы булганнарыбызның йөзләренә багып утырдым, әле дә күз алдында кебек күрәм. Мәҗлестә бер күп голәма бар иде, Фатих мөдәррисләреннән Гомәр Лотфи әфәнде исемле бер зат та бар иде, күп сүзләр булды, фәкать нинди фикер алышулар булуы һич хәтеремдә калмады.
Истанбулда булган заман бик күп адәмнәрне зиярәт кылды: Фазыл паша, Мөниф паша вә гарәп задәсе белән очрашуларны хәтерлим. «Әййа Суфыййә» көтепханәсендә, Рагыйб паша көтепханәсендә булуларын Мөхәммәдрәхим әфәнде мәрхүмгә сөйләгәнен ишеттем.
Соңыннан Мәккәи Мөкәррәмәдә күрештек, Мәдинәдән Шам паланкины белән Тәхтераһвәндкә килделәр, без шәех Мәхмүттән алга чыктык, ял итмәгәнлекләреннән дөяләреннән төшмәделәр.
Рәхмәтуллаһи галәйһи (аңа Аллаһының рәхмәте булсын!), Мәрҗани, Мәдинәдән чыккан заман бер юлда ике микатьтән (хаҗ җиренә керү урыныннан) кичү тиешле туры килсә, ихрамга беренче микаттан кереп булырмы яисә икенче микаттанмы, дип, Әхмәт Ризаэддин әфәнде белән бәхәсләштеләр, Әхмәт Риза әфәнде икенче микатны өстен күрде. Шиһаб хәзрәт беренче микаттан, ягъни Зөлхәлифәдән ихрамга керде.
Рабигъка килгәнче бер урында тукталдылар, рәхмәтуллаһи галәйһи, вирдтә башына чалма киюгә мәҗбүр булды вә шул сурәттә җинаять (хаҗ гамәлен бозу) эшләгәненнән соң, корбан чалырга тиешле булды. Үзе елмаеп бу хәлне сөйләгәндә әйтте: «Әхмәт Риза әфәнденең кәрамәте (могҗизасы): бераз көчсез булдым. Ихрамга Рабигъдан кергән булсам, бу хәл башыма килмәс иде».
Мәккәдән аерылып китүләрендә хушлашу өчен киттем, безне кабул боерып, нәсыйхәт мәкамендә. «Мәдинәи Мөнәүвәрәдә Әхмәт Ризаэддин әфәнденең булуы сезнең өчен зур уңыштыр, иншаллаһ, файдасын алырсыз», - диделәр.
1883 ел булса кирәк, Әхмәт Ризаэддин әфәнде Казанга килгән заман, Шиһабеддин хәзрәт әйтте: «Гыйлем әһеленең кадере вә кыйммәте калмады, әгәр кыйммәте булса иде, сез, алмаш эзләп, Казанга килмәс идегез, бәлки, алмаш сезне эзләп Мәдинәгә барыр иде».
Шиһаб хәзрәт хакында бөтен мәгълүматым моннан гыйбарәттер.
Үзем Шиһаб хәзрәткә бөек ихтирам белән карыйм, минем фикеремдә дамелла Мәрҗани татарларның иң әүвәлге уятучыларыннан булып, иң әүвәл каләм тотып, татар ханнарының тузган-югалган исемнәрен туплап, бер дәфтәргә тутырган кешедер.
Шиһаб хәзрәт һәрникадәр бөек бер фикергә ия булса да, фикерне мәйданга кую өчен вакыт вә заманы ярдәмче түгел иде, шул җәһәт белән бераз вакытсыз дөньяга килгәндер дип уйлыймын. Чөнки заманында, гавам күзләре белән караганда, дамелла Шиһабтан бөек адәмнәр бар иде.

Габдеррәшит Ибраһим

Тагын шул китаптан:





«Шура»да Төмән Нигъмәтулла хаҗинең, хаҗдан кайткач: «Хәрәм-Шәрифкә сөялеп, фикергә чумып утыручы гаять солтанатлы бер кеше күрдем. «Нинди адәм булыр?» - дип беләсем килде вә, янына барып, сәлам биреп күрештем. Минем кайдан икәнлегемне сорашкан соңында белдем: бу кеше - мәшһүр Шиһабеддин хәзрәт икән. Моны бик мәһабәт вә куркыныч, арыслан табигатьле бер адәм таптым. «Шиһаб» исеме чыкканда, муллаларның төкләре кабаруы вә артында сөйләп йөрүләре бушка түгел икән, артында гына булмаса, аның алдына барып, сүз сөйләргә олуг батырлык кирәк. Адәм булса, шундый булсын!» - дип сөйләве риваять ителә.



Габдрашит Ибрагимов, 1870-1879, 1910-1919

Previous post Next post
Up