Рәшид казыйның мөселманлар эсъезддан сораб биргән прошениясе хакындагы тәүбә догасы. 1906 ел

Mar 30, 2020 13:59



Рәшид казыйның мөселманлар эсъезддан сораб биргән прошениясе хакындагы тәүбә догасы

Әлһи әгәр бәним телимдән вә барча әгъзәләремдән кәфер вә гөнаһ һәм министырга биргән прошениямдән панисламизм, сатсиализм вә анархизмләр берлә көрәшү фикерләре садыр булган булса тәүбә итдем рәҗуг итдем икенче эшләмәм вә алай ялганлаб икенче вакытларда прашенияләр бирмәм, Мәкәрҗәдә яңадан шундый чурнасутенный ысъездлар ясыйм диб йөрмәм диб, касыйд итдем. Гуаһлык бирәмен сатсиализм хак, Маркслар, Кавутскийлар, Бебельләр, Энгельсләр, Жанжурислар, сатсиализмны өйрәтергә килгән илчеләрдер. Бунларның китабларына инандым, эсъездга йибәргән илчеләрнең барлыгына да ышандым, минем мөгандлар мөниң әүвәле Гаспринский, ахры Йосыф Акчура угълы икәнчелегенә тәмамә ышандым. Бу икенең арасында ни кадәр Тупчибашефлар, Алкинлар, Фуадлар, Гаязлар, Соловиефларның барлыгына тәмам инандым. Барчасы хакдыр. Макарья ярмаркасы да хакдыр, съездда хакдыр, ысъезд ясаган өчен мең йиде йөз сум акчаны миңа бирмәүләре дә хакдыр. Дөньяда байлар дигән кешеләр бардыр. Бар булмакында һич шик вә шөбхә юкдыр. Эсъезддан соң анлар миңа иярәчәкләрдер. Эсъездның комитет сайлавы батылдыр. Һич шиксез бундан соң икенче мәртәбә мәрхслар ндвәсе булачакдыр. Булгандан соң миңа көнләр туачакдыр. Минем берлә бу фикердә Муса әфәндедән башка һич шәрикем юкдыр. Урынсыздыр. Үзе һич нәрсәгә охшамас, һич бер кеше бу сүрәтдә улмас. Минем бу сүзләремнең тугърылыгыны киләчәкдә күрәчәкләрдер. Латыйфи Исхакофымда бик күб кимчелекләрдән пакдыр. Бик күб күркәм сыйфатлар илә мусуфдыр. Хәлил ахундым тәраккыйдыр.
Галим Максуди күб нәрсәне белүчедер. Шәфигуллин да мине яхшы кеше диб йөрүчедер. Миңа ярдәм бирүчедер. (Җен)

“Азат халык” №15, 1906 ел.

Автор этого фельетона в том же году уже упоминал Абдрашида Ибрагимова в другом фельетоне.

1900-1909, Габдрашит Ибрагимов, из прессы

Previous post Next post
Up