Карима Ишмухаметова о женской школе для мусульманок в Петропавловске. 1913 г. газета Сибирия

Jun 16, 2021 13:38





Быел май аенда Ниязмөхәммәд хәзрәт Сөләйманофның мөхтәрәмә рәфикасе Әшрәф вә туташы Хәдиҗә ханым әфәнделәр илә Себердә “мөселманларның иң күп урны" булган Петропавел каласына барган идек. Петропавелда, безнең дөньямызга тәгликы булган уку эшләренә әһәмият бирдегегемез өчен хатын-кызларымызның әхвәле илә танышырга гәйрәт итдек. Петропавелда мөселманхатын-кызлары урамларда, бакчаларда йөргәндә, үзләрне бик яхшы тота беләләр. Киемләре дә заманчадыр. Ханымларның башларындагы кечкенә калпаклары миллилеккә тарихи бер галәмәт булса да, шул ыспай ханымларны тәрбия итәчәк гыйлем йортларының, ыспай киемләрне төгә торган мөселман хатынларындан һәнәрчеләрнең улмавуы, безнең мөселман хатын-кызларының бигрәк тышкы тәрбиягә-киемгә артык әһәмият бирдекләрне белдерә инде.
Петрапавел каласында, урамларны карап йөргәндә, зур вывескалы төрле-төрле рус мәктәпләре күземезгә төшсә дә өстендә мәктәп икәнне күрсәтеп торган вывескалы мөселман кызларына махсус бер мәктәп күрмәгә муафик улмадык.
Нияхаять: Түбән калага Ваһап хәзрәт мәхәлләсенә бардык. Бу мәхәлләдә кызларга махсус 11/12 елдан бирле мөхтәрәмә Зыяһия ханым Яушеваның идәрәсендә хөрмәтле Фатыйма ханым Төмәнева, Хадиҗә ханым Морадованың тәрбиясендә булган кызлар мәктәбне күреп бераз шатландык. Зыяхия ханым илә бераз сөйләшкәч: мәктәпләрендә имтихан башландыгыны вә имтиханда безнең дә булуымызны үтенде. Без дә бу тәклифне шатлык илә кабул иттек. Имтихан мәҗлесендә булдык. Бу мәктәптә 75 кадәр кыз бала укый икән. Ибтидаи-рөшди сыйныфларны хавыйдыр. Укылган дәресләр дә шулардыр: голүм диния, тарих, җәграфия, хисап, имлә бәйләү, чигү кеби кул һөнәрләре һәм рус теледер.
Фәкать рус теле мәҗбури түгелдер. Рус телне махсус рус мөгалимәсе укытадыр. Шәкердләр укыган дәресләрендән яхшы җавап бирделәр. Кул эшләре дә бик матур шәп эшләнгәндер. Каланың урта җирендә ханымларга махсус булган бер мәктәп күрә алмасак та каланың читендә. Фәкыйрь бер мәхәлләдә мондый мәктәпнең булуына бик шатландык. Элекке кайгымызны бу мәктәп таратты. Бу мәктәптә байтак гына фәкыйрь кызларда укыйлар икән. Бу мәктәпнең матди җәһәтне караучы Фатыйма, Хадиҗә ханымларга һәмдә гыйльми җәһәтне идәрә итүче Зыяһия ханым вә башка мәгалимәләргә чын күңелемездән рәхмәт укыймыз. Гыйлемгә мохтаҗ булган хатын-кызларымыз: бу мәктәп сәясендә укырга-язарга, бәйләргә, чигәргә өәйрәнәләр. Бу мәктәп сәясендә дин хакимләрне дөнья кирәкләрне аңлыйлар. Әз улса да тормышка хәзерләнәләр. Ходай ярдәм итсен дә, мондый мәктәпләр күбәйсен, тәраккый итсен. Безнең бичара сеңелләремез дә дөньяга чыксынлар.
Омск, Кәримә Ишмөхәммәдова

“Сибирия” №118, 1913 ел

Читать другие заметки Каримы Ишмухаметовой в газетах:

  • 1914 г. - Петропавелда әдәбият кичәсе. в газете "Вакыт".
  • 1915 г. - в газеты "Тормыш" И "Вакыт"
  • 1916 г. - Фатыймаи-Фәридә ханымга ике ел - в журнале "Сөембикә"
  • 1933 г. из Харбина - в газету "Яңа япон мөхбире".
  • школа, Петропавловск, Ишмухамедов, из прессы, Сулейманов, 1910-1919, Сибирия

    Previous post Next post
    Up