Кəримə ханым Ишмөхəммəдованың Петропавелда эшчәнлеге. 1915 ел

Mar 23, 2021 13:09

Кəримə ханым Ишмөхəммəдованың кузгатуы белəн Петропавел ханымнары мөгаллимəлəр курсына берничə туташ йибəрергə йөрсəлəр дə, коры сөйлəшү генə булып калды. Ялгыз Кəримə ханымның тырышуы белəн генə хəзерлəнгəн акча белəн бер мөгаллимə Уфа мөгаллимəлəр курсына китте.
«Тормыш», 1915, 17 июнь.



Кəримə Ишмөхəммəд
Фатыйма ханым мəктəбенə
Миллəтемезнең анасы мəрхүмə Фатыйма-Фəридə ханым исеменə Кəрəкəшле авылында салыначак мəктəп файдасына Петропавел ханымнарыннан җыелган 95 сум акча барлыгын һəм дə, хаҗəт булган вакытта, тиешле урынына алып бирү шарты илə Петропавелдагы Государственный Сберегательный кассага салдыгымны гəзитəлəр аркылы игълан кылган идем.
Хəзердə шул мəктəпне сала башладыкларыны һəм дə акчага бик мохтаҗ булдыкларыны язып, Вəгыйзь əфəнде мəзкүр173 акчаны йибəрүне үтенде. Мин һəм Вəгыйзь əфəнденең язуы буенча күрсəтелмеш 95 сум акчаны 450нче номер квитанция белəн 4нче сентябрьдə Ютазы станциясенə Гариф мулла Бикташев исеменə йибəрдем.
Минем мəзкүр акчаны урынына тапшырдыкымны гəзитəңез аркылы игълан итмəкегезне үтенəмен. Гариф əфəнде һəм үз тарафыннан акчаны йолып алганлыгы тугрысында игълан итсə кирəк.
Петропавел.
«Тормыш», 1915, 24 сентябрь.

173 Мəзкүр - əйтеп үтелгəн, югарыда əйтелгəн.

Фатыйма-Фəридə ханым исеменə кызлар мəктəбе ачу мəсьəлəсе
Бу ел Русия мөселманнары тəрəккыять дəверенең беренче карлыгачы Фатыйма-Фəридə ханымнан аерылдылар. Фатыйма-Фəридə ханым бик яшьтəн җəмгыять хезмəтенə ихлас куйган вə шуның өчен Истанбулларга кадəр китеп, фидакарəнə сурəттə тəхсил күргəн82, иленə кайтып, берничə еллар мөгаллимлек иткəннəн соң, гəзитəчелек эшенə керешкəн, «Сибирия» вə «Тормыш» гəзитəлəрендə даими мөхəррирлек итеп, татар дөньясында беренче җитди гəзитəче татар хатыны һəм дə иң самими вə дəртле бер җəмəгать хадимлеге исемен алган иде. Бик яшькəй вафат итте. Шулай да вафатына кадəр үзенең хезмəтен күрсəтеп китте. Шунлыктан, аның вафаты төрек-татар гəзитəлəрендə язылу белəн генə калмады, пайтəхет83 матбугатында да мөһим бер урын алды.
Вафаты мөнəсəбəте илə наменə84 бер хəерле эш ясап калдыру мəсьəлəсе кузгатылды. Кызлар мəктəбе ачу мəсьəлəсе мəйданга куелды. Петропавелда Кəримə ханым Ишмөхəммəдова тарафыннан язылган бер мəктүбтə ФатыймаФəридə ханымның наменə ачылуы фарыз ителгəн бу мəктəп өчен Петропавел ханымнары арасында 95 сум 50 тиен иганə җыелганны белдерə. Тик бу хосуста гəзитəлəр ачып бер фикер бəян ителмəдегеннəн, бу акчаны кайда куярга белми торганлыклары аңлашыладыр. Төрле урыннарга хат язылып сорасалар да, нинди булса ышанычлы бер урын күрсəтелеп җавап бирелмəгəн. Инде гəзитəмез аркылы мөрəҗəгать итеп, бу хакта ачык бер фикер сорый. «Фатыйма-Фəридə ханымның исеменə ачылачагы өмет ителгəн мəктəп кайчан ачылачак? Аңа кайда фонд (сырмая) тəэсис ителмəдеме 85 ?
Ителсə, ул сырмая кайда саклана? Петропавел ханымнарыннан җыелган вə бу көнгə кадəр минем кулымда сакланган 95 сум 50 тиен акчаны кайда бирергə икəн?» - диде.
Кəримə ханым Ишмөхəммəдованың иҗтиһад итеп86, хезмəт вə калəм иясе бер иптəшлəренең намен тəэйид итəргə 87 тырышуы вə шул юлда беренче тəшəббес күрсəтүе88 шаян тəхсиндер89. Башкаларга да бондан үрнəк алырга ярый. Менə шул рəвеш һəр йирдə мəрхүмəнең мөхиб90 вə мөхаслəре91 чыгып һиммəт92 итсə, бу үз араларыннан бер микъдар акча җыйсалар, ханымнарның җəмəгать хезмəтен тəкъдир итə башлаганлыклары күренер вə бик яхшы бер кызлар мəктəбе мəйданга китерелер иде. Бу мəктəпнең кайда фонд тəэсис ителеп, я ителмəдеге хакында идарəмездə ачык мəгълүмат та юк. Лəкин һəрхəлдə бу эш бер мəйданга куелачагы шөбһəсез. Мəсьəлə кузгатылыркузгатылмастан, йөзəр сум иганəлəр җыючы булып, ясалмый калса, оят булыр. Вафатына ел тулу мөнəсəбəте илə бу хакта ачык бер фикер бəян ителер. Кайда һəм нинди мəктəп ачу хакында шул вакыт мөнасиб бер карар ясалыр. Аңа кадəр боның өчен җыелган «Нəшре мəгариф» җəмгыятьлəренең кассалары (аерым бер сумма сурəтендə) бирелеп, амəнəткə сакланырга ярыйдыр. Хəзергə бу иганəлəрне саклар өчен шуннан башка мөнасиб93 урын күрсəтə алмыйбыз.
Шуның белəн бергə, Фатыйма-Фəридə ханымның якыннары вə яхуд җəмəгать хезмəтендə аркадашлык итүче иптəшлəре тарафыннан бер һəйəт я фонд тəшкил ителгəн булса, гəзитəлəр аркылы белдерүлəре матлубдыр94.
Петропавелда Кəримə Ишмөхəммəдова иҗтиһады илə мəрхүмə ФатыймаФəридə ханым исеменə ачылачак кызлар мəктəбенə җыелган иганə сахиблəре ошбу ханымнардыр:
Өммегөлсем Моратова, Өммегөлсем Янгуразова, Зарифа Яруллина ханымнар 10ар сум;
Фатыйма Тюменева, Хəдичə Моратова, Гайшə Тюменева, Хəдичə Симакова, Гайшə Максудова ханымнар 5əр сум;
Кəримə Ишмөхəммəдова, Зыяия Яушева, Газизə Бирушева, Сорур Бирушева, Зөһрə Тюменева, Хаҗəр Табиева, Фирүзə, Фатыйма Макрабовалар, Өммегөлсем Шəфиева ханымнар 3əр сум;
Сорур Тюменева, Сабира Ишимбаева, Фатыйма Ишимбаева ханымнар икешəр сум; Сорур Монасыйпова, К. Кəбирова, Əкрəмə Хəлиуллина,
Нəгыймə Ермакова, Зөбəйдə Морадова, Фатыйха Акчурина, Гафифə Габделхаликова, Газизə Рахманкулова ханымнар берəр сум, Гафифə Ермакова - 50 тиен.
Барлыгы 95 сум 50 тиен.
«Вакыт», 1914, 11 декабрь.

чыганак: Төзүче-авторлар Мортазина Л.Р., Зиннәтуллина А.Ә. ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатында хатын-кыз мәгарифе мәсьәләләре (документлар җыентыгы) Казан: ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты, 2020 - http://татаровед.рф/libraries

Петропавловск, Ишмухамедов, 1910-1919

Previous post Next post
Up