Фатыймаи-Фәридә ханымга ике ел
Милләтебезнең анасы, хатын-кызларыбызның юлбашчысы булган Фатыймаи-Фәридә ханымның вафат булуына шушы 1916 ел, 16 февральдә ике ел була, мәрхүмәнең милләтебезгә кыйлган хезмәтләрен, хатын-кызларга кыйлган яхшылыкларын уйлап, күзгә яшьләр тула. Әмма ни чара? 1908 елда сентябрь числосында салкын Сибириягә, Томски каласына иң әүвәл мәртәбә бардыкларында, Омскида туктап кунак булдылар. Безләр ул вакытта Омскида идек.
Ул вакытта Фатыймаи-Фәридә ханымның, яңа гына аткан чәчәк кеби, сөекле әнкәләренең куеныннан яңа гына чыгып килгән вакыты иде. Яшь, матур, күңелле, кәефе яхшы, рухы шат, һәрнәрсәгә бер төрле дикъкать илә карап, күңелле вә куанычлы сүзләр сөйләп, җанны рәхәтләндермәктә иде. Шул күрешүдә Фатыймаи-Фәридә ханым илә күп сүзләр сөйләштек. Бәхетсез милләтнең, һәммә хатын-кызларыбызның һәрбер тәрбиядән мәхрүм калулары тугрысында кайгырыштык. Һәрничек булса да аларга ярдәм итешергә сүз бирештек. Шул вакытта мәрхүмә Фатыймаи-Фәридә ханымнан бу кадәр ерак сәфәргә баруының сәбәбен сорадым. Чит җирдә, чит кешеләр арасында торуның авыр икәнлеген дә бераз сөйләдем.
Моңа каршы, әлбәттә: «Бу сүзләрегез дөрес. Мин үзем бүгенгә кадәр горбәтчелекне [туган илдән аерылуны] күрмәсәм дә, аның авыр икәнен беләм. Әмма шулай булса да, үземнең мәңгелек юлдашым булган Вагыйзь әфәнде [5] илә бергә үзебезнең зәгыйфь вә аянычлы милләтебезгә хезмәт итүне үзебезнең беренче бурычыбыз дип беләбез. Шул сәбәпле, бу хезмәтне җан-тән илә кабул итеп, милләткә хезмәт итәчәкбез», - диде.
Үз Ватаныгызда да хезмәт итәргә мөмкиндер бит дидекемдә, алай да мөмкин, ди, шулай булса да, анда бездән башка да хезмәт итүчеләр күп. Менә бу якта караңгы вә салкын Себергә төрле сәбәпләр илә килеп таралган вә адашкан һәмширәләребез бик күптер. Алар һәркайсылары гыйлемгә сусаганнар вә йөдәгәннәр. Аларның арасына килеп хезмәт итүчеләрнең саннары бик аз, турысын әйткәндә, юк хөкемендәдер, диде.
Без шуларны игътибарга алып, милләткә хезмәт итү нияте илә бу сәфәргә чыктык. Җәнабе хак сәламәтлек бирсә, мөмкин кадәре тырышып хезмәт итәчәкбез. Әгәр дә сәламәт булсак, берничә елдан соң кайтып, үз ватандашларыбызга да кулыбыздан килгән кадәр ярдәмләшербез. Минем өчен дөньяда иң татлы вә иң кыйммәтле нәрсә булса - ул да шушы һәмширәләремә мөмкин кадәре ярдәм итү, аларны тоткыннан коткарып, якты дөньяга чыгарудыр. Шушы тәмле вә ләззәтле сүзләрне сөйләшеп, киләчәктә янә күрешүне теләп аерылыштык. Һәм мәңгегә аерылыштык. Томскида вакытларында мәктүп язышып торсак та, тагын бер кәррә [тапкыр] күрешүгә насыйп булмады.
Мәрхүмә сәламәт вакытында безләр өчен күп кайгырды, язды, сөйләде, безләрне һәрдаим яктылыкка өндәде. «Сибирия» вә «Тормыш» газеталарында «Хатын-кыз дөньясы»н ачты, аның аркасында чит җирләрдә, ерак шәһәрләрдә адашып калган, әллә ниндәен ... [6] кешеләрнең кулында җәберләнгән тута вә сеңелләребезнең аһ вә зарларын ишетәдер идек, мөмкин булганда, ярдәм итүчеләр дә табыладыр иде. Болар һәммәсе дә мәрхүмә Фатыймаи-Фәридә ханымның иҗтиһады илә мәйданга килгән иде.
Ходайга мең кәррә шөкерләр булсын, мәрхүмә Фатыймаи-Фәридә ханымның яндырган шәме көннән көнгә яктырды, нурланды. Караңгы вә салкын Сибириягә гыйлем нуры сачелде, һичнәрсәдән хәбәрләре булмый йоклап яткан хатын-кызларның йөзенә гыйлем нуры төште, күзләре ачылды, уку-укыту эшләренә әһәмият бирә башладылар.
Болар, әлбәттә, безнең өчен беренче шатлык һәм куанычтыр. «Тормыш» газетасында хатын-кыз дөньясының югалуына җаныбыз әрнесә дә, ханымнарга махсус «Сөембикә» журналы барлыгы безләрне шатландыра, җаныбызны рәхәтләндерә.
Мөхтәрәм әфәнделәр! Һәм дә мөхтәрәмә ханымнар! Милләт юлында корбан булган мәрхүмә Фатыймаи-Фәридә ханымның исемен мәңгегә калдыру нияте илә Кәрәкәшле авылында мәктәп сала башлаганлыклары һәркайсыбызга мәгълүм. Төрле җирләрдән иганәләр дә килгәләп торадыр. Әмма моның илә генә бу зур бинаны тәмам итүгә имкян [мөмкинлек] юк.
Сез хөрмәтлеләрдән үтенәмен: шушы изге эшнең тиз көндә вөҗүдкә чыгуына [барлыкка килүенә] иҗтиһад итүегезне. Тамчы тамып, күл була, дигән кеби, һәркайсыларыгызның мөмкин кадәр ярдәм итүегезне теләп, сүземне кистем.
Кәримә Ишмөхәммәтова.
Петропавел.
1916 сәнә 6 нчы февраль. Сөембикә. - 1916. - №9. - Б.169-170.
Искәрмәләр
5. Мөхәммәтвагыйз Нәүрозов - Фатыймаи-Фәридәнең ире, «Сибирия» һәм «Тормыш» газеталарының баш мөхәррире.
6. Чыганакта да күпнокталар белән бирелгән. Биредә кабахәт кебек сүгү сүзе булып, аны «Сөембикә» мөхәррирләре махсус төшереп калдырганнардыр.
Текстларны басмага Чулпан Мөслихова «Казан» милли мәдәният үзәгенең «Казанның меңьеллыгы» музее хезмәткәре, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты аспиранты әзерләде.
Безнең мирас № 11
Тулырак:
https://matbugat.ru/news/?id=8969 Бу хатның авторы Кәримә Ишмөхәммәтова -
тәрҗемәче Закир Ишмөхәммәтовның хатыны. Кәримә Ишмөммәтованың
1914 елда "Вакыт" газетасына да хәбәр язганын беләм.