Хөҗҗәтелхәким Мәхмутев эшен тикшерү

Jun 05, 2020 13:05



Акмулла - Шәһәр управасының хәзинәдәре Талапнов булган иде. Вафатындан соң 25 меңдән артык “растрата” ясаганлыгы мәгълүм булды. Хәзер шул эшне һәм дә данос аркасында нәфи киленгән имамымыз Хөҗҗәтелхәким әфәнде Мәхмудефнең эшенетикшерү өчен Омскидан висегубернатор җәнәбләре килде. Бер атнадан бирле шул эшләрне тикшерү белән мәшгүлдер. Хөҗҗәтелхәким әфәнде файдасына шәһәремезнең мөгтәбәрәнендән 9 кеше җавап бирделәр. Хәләфенә тугыз кеше шәһәдәт бирергә теләгәнләр икән. Соңындан икесе килми калдылар. Килгәнләрдән: беренче мәхәллә имамы Габделрәхим Исмәгыйлеф, Камал мулла Габдуллин, Тукмөхәммәд Уксикбаеф соралды. Галиәкбәр Хәлфин, Хәлил Хөсәеноф, Кадиркай мирза Галиеф, .... ... шундый ук фәтнәләрне чыгар .... тыкшыныб шәһәдәт бирергә йөргән кешеләр булвына халыкның күңеле бик рәнҗедер.
Мөхәммәдрәхим Сутюшеф (Акмулла) “Вакыт”

“Кояш”, №300, 30 декабрь, 1913 ел.

Ранее публиковал :
- Хөҗҗәтелхәким Мәхмүдевнең “Кояш” гәзитендә басылган хаты.
- Акмулла имамы Хөҗҗәтелхәким Мәхмүтеф ялган донослар сәбәпле Уфага килергә мәҗбүр булган
- Хөҗҗәтелхәким Мәхмүтев Акмуллада имам булган

1910-1919, Махмутовы

Previous post Next post
Up