Хөҗҗәтелхәким Мәхмүдевнең “Кояш” гәзитендә басылган хаты. 1913 ел.

May 18, 2020 09:52

Мөхтәрәм мөхәрир әфәнде, минем шушы мәктүбемә гәзитәгездә урын бирүеңезне үтенем.
“Кояш”ның үткән номерларының берсендә, минем хакымңа кыскача бер хәбәр күрелгән иде. Әҗмәлә генә вакыйга шундан гыйбәрәт: мәхәлләмез кешеләрендән Нуркай Забироф исемендә тирече бер мужи, мин Акмуллага килгән көндән бирле минем зарарыма тырыша иде. Нинди генә бе кимчелек табармын икән дия, хәрәкәт ватурымдан һәр дәим пьянствовит итеб ятканы хәлендә, мине “җәдидлек” вә бинаи галия-гуя-динсезлек илә әтһәм итәргә тырыша иде. Бер вакытда: “фәлән имамга тел тигерде, диндән чыкды, инде аркасында уеб намаз укымыймын” дия бөтен шәһәрне сасытды. Правакатырлык иделеб, тыбтыныч һәр кем үз хезмәтне үз вазыйфалары илә мәшгүл булыб, дустанә сүрәтдә яшәмәкдә булган мәхәлләмез халыкны котыртырга тырышды, ләкин муафик була алмады, әрткәб итдеке ризәләт вә баңа каршы кылган хәрәкәт вә тәһкирәләре шул дәрәҗәгә итдеки, йөзләб халык җыелган мәҗлестдә вә голямәи хозурында голямәи урынына түргә чыгыб аякдан торганы хәлендә чалбарыны салыб соң дәрәҗә әдәпсезлек эшләде! ..... Һаман сабыр итдем, мәхәлләмез мөгтәбәрәненең рәҗәләренә бинаи, аларның хәтерене ригая өчен һәммәсендән күз йомдым. Менә бу җәһәтдән эшене уңагара алмагач ялган донуска керешде. Үзенә кол, биш-ун нәфер “сатлык гәваә” табды. “мәхәлли күвәт” ярдәм итде. Гуя мин: мәмнуг булган зарарлы китаблар таратамын имеш, (чөнки рөхсәтле уларак китаб сәүдәм бардыр) падишаһ хәзрәтләрене дога кылмыймын имеш, агитатсия илә (?) шөгылләнәмен имеш, мөнә бунларны да итмәк астындан гына (не гласная дазн.) илә, господин 2-нче уезднуй началник Иваноф җәнәбләре дә мине “зур куркынычлы зарарлы” бер кеше идеб тәкдим идүвенә күрә, Акмоллинский губернаторының распражениясе илә үткән 1912-нче ел октәбр икесендә палитса аркылы хезмәтемдән туктатдылар. (Мукта) һәмдә китаб сәүдәсе өчен бирелгән рөхсәтнәмәне кире алыб, бундан соңра китаб сатмаска дия имза алдылар. Фатих Карымоф әсәре булган, “мөнихтасыр тарих гомуми”не мөсадәрә иткән, бундан соңра бу китабны алдырмаска вә сатмаска (?) һәм имза алган иде. Менә “зарарлы” китаб та шушы китаб имеш. Шушы вакыйгалардан соңра кичкеменчә (октябр 5-ндә) Омскига китдем, үз ихтиярым вә камил хөррият илә, качыб яисә куркыб түгел!
Бондан соңра кайсыларыны күреб, кайбер урынга язу илә мөрәҗәгәтдә булындым вә гаризалар тәкдим итдем. Һәр бер урынга “ялган доносчы”ны вә аңа ярдәмчеләрне берәбер күрсәтеб барам.
Аллаһ сөбханәвә Тәгәлә хәзрәтләренең хак вә хакыкәткә ярдәмче улдыгына камил өмид вә чын иман илә һәмдә хөкүмәтемезнең гадиләтенә таяныб кемгә генә булса да тугрысыны гарыз итүдән тартынмадым. Иншаллаһ якын вакытда “хаклык” мәйданга чыгыб хәерле нәтиҗәләр бирәчәгенә дә һич шөбһәсез өмид итеб катгый бер хәбәр көтәмен. Шушы вакыйга ларның тәфсилләте Забирофның да “тәрҗемәи хәле” гәзитә сатунларыны сөймәячәгендән, иншаЛлаһ аеруча бер “рисәлә” уларак нәшир улыначак. Киләчәкдәге милләт балаларына кемнең кем улдыгы күрелердә һәр кем үзе фигыл вә хәрәкәтләренә күрә: йә “рәхмәт” алыр вә яхуд “ләгьнәт” илә яд улыныр.
Акмулла шәһәрендә икенче мәхәлләдә имам вә мөдәрис Хөҗҗәтелхәким Мәхмүдеф 1913 ел, 1-нче гыйнвар. “
Уфа.

“Кояш” 1913 ел, 14 гыйнвар, №24


1910-1919, Махмутовы

Previous post Next post
Up