Ильчебага - песня сибирских татар. Илче бага - себер татарлары халык җыры

Jun 03, 2020 09:06



Гульсум Сулейманова. Татарские народные песни

Сторона 1
ГАЛИЯ-БАНУ
ИЛЬЧЕ БАГА, песня сибирских татар
УЕЛ. САЛКЫН ЧИШМЭ. АСЫЛ ЯР
КУБЭЛЭГЕМ. КЮНЕЛЛЕ ДЖЫРЛАР
Р.Сафиуллин(баян)(1-3)
А.Ключарев(ф-но)(4,5)
М.Ахмедеев(баян)(7)

https://records.su/image/comment/71983



Ильчибага, татарск.нар.песни / Исполн. Усман Альмеев, Е. Соколова (ф-но)

Период создания: 1946
"Российский национальный музей музыки"

Илче бага
Себер татарлары халык җыры

Атлар җиктем мин чанасыз,
Чыгып киттем чарасыз.
Күрер күзгә зур да түгел,
Чибәрлеккә чамасыз.

Һай, һилеләү, һилеләү, һилеләү,
Һай, һилеләү, һилеләйләү.

Алма бөреле, алма бөреле,
Алма чәчәге төрле.
Башкаларга күз дә салмыйм,
Аны күргәннән бирле.

Һай, һилеләү, һилеләү, һилеләү,
Һай, һилеләү, һилеләйләү.

Алма турыйм, алма турыйм,
Алманың түгәрәген.
Хәзер мин ни уйлыйм микән?
Мәхәббәт күбәләгем.

Һай, һилеләү, һилеләү, һилеләү,
Һай, һилеләү, һилеләйләү.

Алма сатучылар килгән
Үлчәүләре бар микән?
Әҗәлгә дару бар, диләр,
Мәхәббәткә бар микән?

Һай, һилеләү, һилеләү, һилеләү,
Һай, һилеләү, һилеләйләү.

Источник: https://erlar.ru/node/3282

1940-1949, Ильчебага, фольклор

Previous post Next post
Up