На татарском языке. В первоначальной редакции.
Маҗарлар-баҗардлар-башҗирдлар... Аларның хәзерге башкортларга катнашлары бармы?
Авторы: Илгиз Гайнуллин. Беренче кисәк.
Уфа галимнәре урта гасырлар гарәп-фарсы авторлары башкортлар турында язып калдырганнар, аларның язулары буенча башкортлар бик зур җирләргә ия булганнар, аларның зур-зур шәһәрләре булган һ.б. дип язалар. Урта гасырлар авторлары язган ул “башкортларның” кемнәр булуын ачыклап китик. Чынлыкта исә, аларның хәзер үзләрен башкорт дип атап йөртүчеләргә бер катнашлары да юк.
[Развернуть скрытую часть текста]
Урта гасырлар гарәп-фарсы авторларында маҗар-баҗар-баҗард, басгирд, башҗирт, башгард һ.б. шуңа ошаш атамалар белән аталган кавем турында чынлап та искә алулар бар. Юлианда - маҗар, әл-Бәкридә - моҗгар, бине Рустада - маҗгар, әл-Мәсгудидә - баҗгард, әл-Бәлхидә - башҗар, әл-Идрисидә - басҗирт, бине Хәүкәлдә - башҗирт, Плано Карпини, Бенедик Полонус һәм Гильом де Рубрукларда - баскарт, баскурд, паскатир, бине Фазлан, Җүвәйни, Рәшид әд-Дин һәм Гарнәтидә - башгирд, Якутта башҗирд яки башгирд транскрипцияләре күрсәтелә, Казвинида - башгард, бине Сәидтә - башкард һ.б. Уфа галимнәренең гоманлавы буенча алар барысы да хәзерге “башкортларның” ата-бабалары турында язган булганнар икән. Кемнәр турында язганнар соң урта гасырларның ул авторлары? Ул авторлар Көньяк Уралда яшәгән ниндидер төрки башкортлар турында түгел, ә фин-угырлар, конкрет әйткән вакытта, мадьярлар турында һәм бары тик мадьярлар турында гына язган булганнар, һәм дә, алар язган ул басҗирт-маҗарлар күп өлештә хәзерге Башкортостанда түгел, ә гомумән башка урыннарда яшәгән булганнар. Ул баҗгард-баскард-паскатирларның егермеләп төрле формасы бар, алга таба без аларның барысы урынына да баҗгард-баскард сүзен генә кулланырбыз.
Моның шулай булуын дәлилләү өчен иң башта мадьярларга, аларның тарихына экскурс эшләп китик.
Мадьярлар (венгрлар, үзатамалары - маҗарлар, маҗйарлар) хәзерге вакытта күп өлештә Дунайның түбән агымында, Венгрия дигән дәүләттә яшиләр. Алар фин-угырлар, фин-угырларның тарихи ватанннарыннан читтә яшәгән шактый зур сандагы халкы. Мадьярларның чын тарихлары азагына кадәр ачыкланып бетмәгән, сакланып калган тарихи чыганаклар, бүгенге көн археология казанышлары, лингвистик анализлар буенча мадьярларның тарихлары нигездә шулай дип аңлатыла: аларның тарихи ватаннары - Төньяк Уралның ике як битләре, алар ханты-мансилардан аерылып чыккан кавем (төп аргумент - телләре нәкъ менә шуларның телләренә иң якыны). Алар б.э.ның беренче яртысында Урал арты буенча көньякка таба күченгәннәр, көнбатыш Себер далаларында күчмә тормыш алып барганнар; көнчыгыш Себердән хуннулар килеп чыккач, алар нәкъ менә шул мадьярларның бабалары белән катнашып һуннар исеме астында Европага барып чыкканнар, шуның аркасында Венгриянең икенче исеме дә Һунгария, яъни, һун иле, башка версия буенча, һун-угыр иле.
Безнең эраның беренче меңьеллыгы урталарында мадьярлар Чулман буйларына (Идел Болгариясеннән көнчыгыштагы җирләргә) күченгәннәр, ә аннары болгарларның, кимәкләрнең һәм бәҗәнәкләрнең кысулары нәтиҗәсендә хәзер яшәгән җирләренә - Дунай буена күченергә мәҗбүр булганнар. Тик мадьярларның Дунай буена күченүләре тиз генә, шундук булмаган. Иң башта алар Урал арты - Урта Идел далаларында күченеп йөреп көн күргәннәр. Бине Фазлан нәкъ менә шул мадьяр-маҗарларны очраткан да инде, бине Фазланда бернинди дә башкирлар да, башкортлар да юк, текстның оригиналында башгирдлар дип язылган, ә Җүвәйнинең раславынча, башгирдлар - мадьярларның башка исеме генә, аның синонимы. Бәҗәнәкләр, кимәкләр, кыпчаклар кысуы аркасында мадьярлар аннан да китәргә мәҗбүр булганнар, Түбән Идел, Төньяк Кавказ, Түбән Дон, Азак, Кара диңгез, буйларында күченеп йөргәннәр (нәкъ менә шул урыннарда мадьярлар белән бәйли торган археологик чыганаклар табылалар), ә аннары хәзер яшәгән җирләренә - Дунай буена күченгәннәр.
Мадьярларның Паннониягә күченүләре “Замана еллары повесте”ндә (“Повесть временных лет”та) дә теркәлеп калган. Мадьяр хроникаларында мадьярларның, Алмыш атлы бер юлбашчылары җитәкчелегендә, бер рус кенәзе гаскәрләрен тар-мар итүләре, Киевны камап торулары һәм 10 мең марка көмеш түләгәч кенә камауны туктатулары турында язып калдырылган. Ул вакытлар мадьярлары турында белешмәләр Константин Багрянородныйда да бар. Мадьярларның тарихи ватаннарынннан күченүләренең хронологиясе буенча төрле фикерләр бар. Бер төркем галимнәр мадьярлар 9 гасырда күченгәннәр дип исәплиләр, ә икенчеләре исә алар 8 гасырда (бәлки аннан да алдарак) күченә башлаган дигән фикердәләр. Кайбер галимнәр мадьярларның ул күченүләре берничә тапкыр (нигездә ике тапкыр) булган дип исәплиләр. Тарихи чыганакларда теркәлеп калуынча, мадьярлар күченгән вакытта күп кенә вакыт Леведия һәм Ателкёз дип аталган җирләрдә яшәп алганнар. Галимнәр Леведияне нигездә - Дон буе, ә Ателкёзны - Днепр белән Днестр елгалары арасы белән локальләштерәләр. Чулман буеннан кысрыкланган мадьярлар башта Урта Идел - Урал арты далаларында көн күргәннәр һәм дә шактый гына вакыт. Күп кенә мадьяр галимнәре тарихи Венгрияне Идел Болгариясенең көнчыгышында итеп түгел, ә көньягында, Урта Идел - Урал арты далаларында итеп күрсәтәләр дә.
Гомумән, Бөек Венгрияне (тарихи беренчел Венгрияне) локальләштерү буенча төрле фикерләр бар, гадәттә аны Пермь краеннан башлап Көньяк Уралга кадәрге җирләрдә итеп күрсәтәләр. Бу илне Казахстан, Көнбатыш Себер, Төньяк Кавказ белән тиңләштерүчеләр дә бар. “Бөек Венгрия” төшерелгән карталар да бар, аларның ул Венгрияләре - Идел-Уралда, Идел Болгариясеннән көнчыгышта.
Күченгән вакытта мадьярларның кайбер өлешләре бүленеп, аерылып калган. Мәсәлән, казахларда маҗар ыруы бар. Шундый ук маҗар ырулары кыргызларда да, дала үзбәкләрендә дә бар. Казахлардагы маҗар ыруын мадьяр галимнәре килеп өйрәнеп, тикшереп тә йөрделәр. Аннары мадьяр-казах кардәшлеге, уртак тамырлары турында басмалар да дөнья күрде (“Мадьяр - казахский брат”, “Мадьяры и казахи - братья по крови” һ.б., бу мәсьәләне тикшергән аерым бер интернет форум да бар). Кайбер мадьяр галимнәре (Андраш Биро һ.б.) аларны мадьярларның бәҗәнәк-кыпчакларга килеп кушылган өлеше дип исәплиләр. Мадьярларның зур гына өлешләре Төньяк Кавказда аерылып калган, урта гасырлар Алтын урдасының Кобандагы Маҗар шәһәре татарлашкан маҗарлар шәһәре булган.
Мадьярларның торып калган бер өлеше 9 гасырда ук Чулман буенча өскә күтәрелгән һәм 16 гасырга кадәр шунда, Югары Чулманда, удмуртлар белән хантылар арасында яшәгән. Бу мәсьәләгә без кире әйләнеп кайтырбыз, чөнки, нәкъ менә шул Югары Чулманда торып калган мадьярлар аркасында Россиядә башкорт-башкир тарихы башланып китә дә инде.
Мадьярларның бер риваятьләре бар. Анда шулай дип сөйләнә: Маҗар һәм Ходеяр атлы ике бертуган болан куып барганнар. Болан куып арыганнан соң, Ходеяр аны эзәрлекләүдән туктаган, кире өенә кайткан. Ә Маҗар исә, шул болан артыннан куа-куа Карпат таулары артына - мадьярларның хәзер яшәгән җирләренә килеп чыккан. Мадьярлар, гомумән, кайдадыр көнчыгышта үзләренең тарихи ватаннары барлыгын беркайчан да онытмаганнар. Алар аны “Иске Венгрия” яки “Бөек Венгрия” (Magna Hungaria) дип атап йөрткәннәр һәм “Мадьярлар 9 гасырларга кадәрге чорларда ике өлешкә бүленгәннәр, бер өлешләре Дунай буена күчкән, икенчеләре үз тарихи ватаннарында торып калган, ул мадьярлар хәзерге вакытта да шул тарихи ватаннарында яшәп яталар”, - дип исәпләгәннәр. Юлиан, Плано Карпини, Бенедик Полонус һәм Гильом де Рубруклар шул Иске Венгрияне, Бөек Венгрияне эзләгәннәр дә. Һәм алар аны тапканнар да. Юлиан Болгардан ике көнлек юлда ниндидер фин-угырларга (мөгаен чирмешләрнең бабаларына) тап булган. Ә Плано Карпини, Бенедик Полонус һәм Гильом де Рубруклар аларның маҗар исеме белән түгел, ә башка исем белән аталып йөртелүләрен ачыклаганнар.
Хәзер инде “Башкорт тарихы”ның атасы Раил Кузеевка мөрәҗәгать итик. Түбән Сырдәрья һәм Арал буйларында яшәгән бәҗәнәкләрнең бер өлеше, аның гоманлавы буенча, “башкортлар” булганнар икән, тик алар, наданнар, үзләренең “башкортлар” икәнлекләрен белми генә йөргәннәр икән, һәр ыру-кабилә үз исеме белән аталып йөртелгән, ә аларның кайберләрен (үсергәннәрне һәм тәңгәверләрне) башка кавемнәр кайвакыт баҗгард дип атаган булганнар икән. Бу вакытта инде ул әл-Мәсгудигә сылтана, әл-Мәсгуди Түбән Сырдәрья һәм Арал буйларында яшәгән бәҗәнәкләр составында ниндидер баҗгард кабиләләре булуы турында искә алган. 9 гасырда үзләренең ниндидер серле баҗгардлар булып йөргән шул шул ике бәҗәнәк кабиләсе 9 гасыр ахырында Түбән Сырдәрья һәм Арал буйларын ташлап Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгына күчеп килгәннәр икән Кузеев фаразынча. Аннары шул ук калкулыкка шул ук яклардан бөрҗәннәр килгән, тик алары анда килгәнче 9 гасыр ахырына кадәр Азак буйларында күченеп йөргәннәр икән. Аннары аларга 6 гасыр буе башка кабиләләр кушылган да кушылган: Идел буе болгарлары да, монгол-татарлар да, Алтын урда татарлары да, Нугай урдасы татарлары да, татарлашкан фин-угырлар да. Ике генә бөртек беренчел ул мифик бәҗәнәк-баҗгард ыруына кырыктан артык татар ыру-кабиләсе кушылып, алар ни сәбәпледер баҗгард булып киткәннәр дә, шулай итеп, татар ырулары 6 гасыр буе укмашып, кат-катланып “башкорт халкын” барлыкка китергәннәр икән Кузеевның академик хезмәтләреннән ачыклануынча.
Кузеевның “Происхождение башкирского народа. Этнический состав. История расселения” дип аталган “академик” хезмәте “башкорт халкы”ның булуын нигезләүче төп хезмәт булып тора. Калган бар хезмәтләр дә шуңа туры китереп яки аны бераз гына үзгәртеп, тәнкыйтьләп язылалар. Автор 16 гасырның икенче яртысына кадәр Рәсәйдә башкортлар турында гомумән бернинди дә мәгълүматлар юк ди, булганнары да нигездә 18 гасырга, башкорт сословиесе төзелеп, ул сословие Рәсәйгә хезмәт итә башлаган вакытлардагы рәсми кәгазьләргә туры килә ди. Ә 16 гасырдан алдагы бар мәгълүмат та - чит ил чыганаклары, нигездә гарәп-фарсы чыганаклары, алар да нигездә Алтын урда, татар ханлыклары һәм урдалары дәверләреннән алдагы чорларга карыйлар икән. Тик бу чыганаклар мадьярлар белән башкортларны гел бутап бетергәннәр икән. Уфа профессоры фикеренчә, Идел-Уралда элек чынлап та мадьярлар яшәгәннәр, тик аларның күп өлеше 9 гасырда тарихи ватаннарын ташлап киткән, ә алардан калган җирләргә төрле урыннардан төрле башкортлар килеп утырганнар икән: “Противоречивые сведения восточных источников о мадьярах и башкирах, подмена ими одного этнонима другим объясняются тем, что расцвет арабской географической литературы и рост ее внима¬ния к далеким северным областям Волго-Урала совпали по времени со сменой здесь населения, уходом венгерского союза и мигра¬цией древних башкир”. Авторның фикеренчә, мадьярлар Идел-Уралдан тулысынча китеп бетмәгәннәр, аларның зур булмаган төркемнәре бу регионда торып калган һәм алар әле 13 гасырга кадәр үз этниклыкларын югалтып бетермәгән булганнар. Кузеев үз хезмәтендә 10 гасырдан башлап Идел-Уралда ниндидер “башкортлар”ның булуын дәлилләү өчен шул гарәп-фарсы чыганакларына таяна да. Шул баҗгард-баскардларга.
Уфа “тарихчылары”ның кызык кына бер гадәтләре бар: алар урта гасырлар авторларындагы шул баҗгард-баскардларны хәзерге “башкортлар”ның бабалары дип игълан иткән вакытта оригиналдагы формасын әйтеп китәргә “онытып куялар”. Ул гына да түгел, башкорт яки башкирга, яисә “башкорт ыруы” исемнәренә ошаган һәр сүзне үз бабаларына әйләндерәләр: бәҗәнәкләр - башкортлар, башҗәнәкләр, массагетлар - басгиртләр - башкортлар, сарматлар - юрматы башкортлары, телеутлар - теләү башкортлары һ.б.
Инде алда әйтеп кителгәнчә, ул баҗгард-башкардларның хәзерге башкортларга бер катнашы да юк. Иң беренче Юлиан, Плано Карпини, Бенедик Полонус һәм Гильом де Рубрукларга тукталып китик. Н.Мәҗитов, А.Султанова, С.Хәмидуллин кебек авторларда бу чыганаклар “Алар башкортлар турында язып калдырганнар” дип күрсәтеләләр. Бу ялган күптомлы “История башкир” академик хезмәтенә дә кертелгән, мәктәпләрдә дә укучыларга шулай дип укыталар, бар интернет та шундый ялган мәгълүмат белән тулган.
Моның ни кадәр әкият булуын дәлилләү өчен бу авторлардан берничә цитата китереп китик:
Юлиан Иске Венгрияне эзләп табу һәм аның мәҗүси мадьярларын христиан диненә өндәү өчен Идел-Уралга махсус килгән дәрвиш. Аның сөйләгәннәрен язган Рихардта гел маҗарлар гына, тик анда да бер урында “баскарт” сүзе бар, ул болай дип яза: “Баскарты, а ведь именно так называются венгры-язычники”. Һәм Болгар шәһәреннән ике көнлек юлда ул тапкан маҗарлар “саф маҗар телендә сөйләшәләр”. Күренүенчә, Юлианда төрки башкортларның эзе дә юк.
Гильом де Рубрук: “Страна Паскатир и есть Венгрия», «Страна Паскатир и есть Великая Венгрия» дип паскатирларны мадьярлар дип күрсәтә. Аннан тыш ул: “Говор паскатир и венгров один и тот же; и они являются пастухами, не имея никакого города; и они граничат с запада с Великой Булгарией”. Плано Карпини: “Баскард иле шул ук Magna Hungaria”, - дип яза. Һәм бу илне искә алган бар өч урынында да. Ә Бенедик Полонуста исә: “Страна Баскурд - Старая Венгрия”. Күренүенчә, бу авторларда бернинди дә төрки башкортлар юк, ә мадьярлар һәм мадьярлар гына. Уфа авторларында алар шиксез башкортлар, хәзерге “башкортлар”ның бабалары. Оригиналда “паскатир, баскард, баскурд” сүзләре кулланылуы һәм ул терминнар белән фәкать мадьярлар гына аталуы күрсәтелми инде әлбәттә бу вакытта. П.И. Рычков та, хәзерге Башкортстан турында язган вакытта, бу җирләрнең кайбер урыннары элек Баскард, Паскатир дип аталуы һәм ул баскард, паскатирларның мадьярлар булуы турында әйтә: “... некоторые места именовались Паскатирской и Баскирдской, а паскатирский народ издревле признаваем был за один с венграми”.
Кузеев иң беренче сылтанган әл-Мәсгудигә килик. Инде алдан әйтеп кителгәнчә, әл-Мәсгуди Түбән Сырдәрья һәм Азак буе бәҗәнәкләрендә ниндидер баҗгардлар булуы турында искә ала. Ә Кузеев исә, үз башбаштаклыгынча ул баҗгардларны “башкортлар”ның тәңгәвер һәм үсергән кабиләләре булганнар һәм алар 9 гасыр ахырында Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгына килгәннәр һәм шулардан Идел-Уралда башкорт тарихы башланып киткән дип игълан итә. Ни өчен Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгына, ни өчен Урал артына түгел (хәзерге вакытта алар Урал артында яшиләр), монысын инде Кузеев бу калкулыкта бәҗәнәкләрнеке дип исәпләнүче археологик чыганаклар булуы бәйли һәм дә аларны, тагын инде үз башбаштаклыгынча, башкортларныкы дип игълан итә. Чынлыкта башкортлар булган ул тәңгәвер һәм үсергәннәр ул заманнарда бәҗәнәкләреннән берниләре белән дә аерылып тормаганнар икән аның раславынча. Шуңа да бәҗәнәкләрнең ул археологик чыганаклары чынлыкта башкортларныкы икән.
Кузеев иң-иң беренче, иң-иң башкорт дип игълан иткән үсергән һәм тәңгәверләрнең һәм әл-Мәсгудинең баҗгардларының хәзерге башкортларга бернинди дә катнашлары юк икәнен күрсәтеп китик. Кем соң алар иң-иң баҗгард-башкорт үсергән һәм тәңгәверләр?
Үсергәннәр, тәңгәверләр, бөрҗәннәр, барыннар, табыннар, катайлар, теләүләр, тамьяннар, дуваннар, найманнар, сәлҗиутлар, тайчиутлар һәм Көньяк Урал һәм Урал артының башка “чын башкортлары” - барысы да монгол-татар кабиләләре; алар барысы да безнең җирләргә 13 гасырда гына килгәннәр, аңынча монда аларның эзе дә, исе дә булмаган. Бу ыру-кабиләләрнең күбесе “Чыңгызнамә”дә Чыңгызханнның иң беренче дәүләтен тәшкил итүче кабиләләр исемлегендә саналганнар. Аннан тыш бу турыда мәгълүматлар “Монголларның яшерен тарихы”нда да, Рәшид-эд-Диндә дә, Хара-Даванда да, башка чыганакларда да бар. Кузеевның чи монгол-татар тәңгәвер, үсергән, бөрҗән кебек кабиләләрне иң чын, иң беренче “башкортлар” (баҗгардлар) дип игълан итүе, миллионлаган кешеләрнең бүгенге көндә шул сафсатаны кабатлап утырулары - көлке.
Бату хан белән килгән бу кабиләләр, чынлыкта исә, Алтын урда чорларында татарлашканнар. Алар элек Урал арты, хәзерге Казахстан, Көнбатыш Себер далаларында күченеп йөреп гомер сөргәннәр, Нугай урдасы составында нугай татарлары булганннар. Оренбург каласы төзелеп, ул җирләр Рәсәйгә кушылгач, башкорт сословиесенә кереп Рәсәйгә хезмәт итә башлаганнар. Шуннан соң ул вакытларда Рәсәйгә кушылмаган Кыргыз-кайсак урдаларында калган далаларга керү аларга мөмкин булмый башлаган. Шуның нәтиҗәсендә алар шул кыргыз-кайсакларга барымтага (набег) йөрү белән көн күрә башлаганнар: аларның малларын, башка мөлкәтләрен, кыз-кыркыннарын талап алып киткәннәр. Оренбургта Рәсәйнең регуляр гаскәрләре булгач, тегеләре карымтага (ответный набег) килә алмаганнар. “Башкорт” булып киткән бу монгол-татар кабиләләр Рәсәй гаскәрләре белән бергә Кыргыз-кайсак урдаларына, Урта Азия ханлык һәм әмирлекләренә яу белән барганнар, Рәсәйгә аларны яулап алырга ярдәм иткәннәр...
<
Дәвамы биредә> <
Ко 2-й части>