Маджары-баджарды-башджирды... Имеют ли они отношение к современным башкирам? (часть 2)

Jan 19, 2016 10:12

На татарском языке. В первоначальной редакции.
Маҗарлар-баҗардлар-башҗирдлар... Аларның хәзерге башкортларга катнашлары бармы?
Авторы: Илгиз Гайнуллин. Икенче кисәк.

< Беренче кисәккә кайту>     < К 1-й части>
     ...Тагын шунысын да әйтик: бүген үзләрен “чын башкортлар” дип исәпләп йөрүче Урал арты кабиләләренең күбесе хәзерге казахларда да, дала үзбәкләрендә дә, нугайларда да бар. Алар да элек шул җирләрдә яшәгән булганнар, ләкин алар Мәскәүнең көнчыгышка таба экспансиясенә (аның ныгытма сызыклары һәм кирмәннәр төзүенә) каршы чыкканнар һәм Рәсәй хакимлеге урнашкач, көнчыгышка һәм көньякка чигенергә мәҗбүр булганнар, Кыргыз-кайсак, Нугай урдаларында торып калганнар, күп вакытлар үтү белән казахлар, үзбәкләр һәм нугайлар булып киткәннәр. Рәсәй багынлыгын (подданствосын) алганнары “башкорт” булып үз җирләрендә торып калган, алар үз җирләренә дә, китәргә мәҗбүр булган кабиләдәшләренең җирләренә дә ия булганнар.

[Развернуть скрытую часть текста]

Сүзебезне дәлилләп бер мисал да китереп китик. Хәзерге вакытта Башкортстан дип аталучы регионның көньяк-көнчыгышында табын, теләү ыруы “башкортлары” яши. Ә алардан 100 чакрымда гына - Казахстан, анда да шул ук табын һәм теләүләр. Тик алар хәзер казахлар булып исәпләнәләр. Казах авторларының ул табын-теләүләрнең Алтын урда вакытларында татарлашкан монгол кабиләләре булуларында бер шикләре дә юк. Һәм дә казах табын һәм теләүләре үзләренең Урал артында калган кабиләдәшләренең Мәскәүгә хезмәткә күчүләре, ягъни привилегияле башкорт сословиесенә язылулары аркасында гына “башкорт” булып китүләрендә бер генә дә шикләнмиләр.

Әл-Мәсгудигә кире килик. Аның шул ук баҗгардлары Түбән Сырдәрья, Арал буе бәҗәнәкләр союзында гына түгел, ә Хәзәр каһанлыгының көнбатышында да яшиләр. Әл-Мәсгуди Хәзәр каһанлыгының көнбатышында яшәгән баҗгардларның Дунай буе болгарлары белән бергә 934 елда Византиягә һөҗүм итүләре турында язып калдырган. Әл-Мәсгудинең бу вакытта мадьярларны күз алдында тотуы - беркемдә дә бернинди дә шик уятмый. Бар дөньяның бар галимнәрендә дә. Алар әл-Мәсгуди бу вакытта тарихи ватаннарыннан Дунай буена күчеп барган вакытта Леведия белән Ателкёзда туктап көн күргән мадьярлар турында язган дип исәплиләр. Шулай итеп, Уфа “галимнәре” язганнарны чынга исәпләгәндә, әл-Мәсгудинең ул баҗгардлары бер урында фин-угыр мадьяр, ә икенче урында ниндидер төрки “башкортлар” булып чыга. Ә нишләп әле бу галим бу ике халыкны да бер үк исем белән атаган булырга тиеш? Ә нишләп әле аларның икесе дә бер үк халык түгел? Уфа “галимнәре” әл-Мәсгудидән ниндидер бер цитатаны аерып алалар да, хезмәтнең икенче өлешен дәшми калдыралар. Ә әл-Мәсгуди баҗгардлар турында язган вакытта мадьярлар, фәкать мадьярларны гына күз алдында тоткан булган, аларның Хәзәр каһанлыгының көнбатышында яшәгәннәрен дә, бәҗәнәкләр союзында булганнарын язганда да. Бәҗәнәкләрдәге баҗгард кабиләсе - Идел-Урал - Урал арты киңлекләрендә көн күргән мадьярларның аерылып калып бәҗәнәкләргә килеп кушылган бер өлеше булган. Моның шулай икәнен казах, үзбәк һәм кыргызларда бүгенге көнгә кадәр маҗар дип аталучы кабиләләрнең булуы да дәлилли.
     Димәк, Кузеевның ул баҗгардларны үз башбаштаклыгынча хәзерге “башкортлар”ның бабалары дип игълан итүе бернигә дә нигезләнмәгән. Ә аларны үсергәннәр һәм тәңгәверләр дип игълан итүе - шыр ялган! Чөнки, инде алда әйтеп кителгәнчә, үсергәннәр һәм тәңгәверләр - саф монгол кабиләләре. Димәк, баштан ук, иң беренче сәхифәләреннән үк ялганга нигезләнгән ниндидер төрки “башкортлар” турында Уфада том-том “гыйльми хезмәтләр” язып ятучыларның ул “хезмәтләре” - ялган, фальсификация, уйдырма һәм чеп-чи сафсата!
     10 гасырда ук ниндидер “башкорт халкы” булуына төп дәлил итеп китерелүче бине Фазланны карап китик. Бине Фазланда да, инде алда әйтеп кителүенчә, бернинди дә башкортлар да, башкирлар да юк, ә ниндидер башгирдлар гына бар. “Башгирд” сүзе урта гасырлар чыганакларында киң кулланылган һәм кулланылганның барысында да бу сүз белән мадьярларны һәм фәкать мадьярларны гына атаганнар. Моны дәлилләр өчен Җүвәйнидән өч өзек китерик: “Башгирды есть венгры-христиане в Венгрии. Башгирды - это синоним келеров, то есть венгров”; “Башгирды -многочисленный народ христианского исповедания, который, говорят, живет рядом с франками”. Нәкъ шундый ук сүзләрне без Рәшид әд-Диннең башгирдларында да табабыз: “В год смерти Угедей-кагана (1241 г.), в весенние месяцы они (царевичи) отправились через горы Марактан (Карпаты) к булгарам (дунайским болгарам) и башгирдам (венграм-маджарам)”, “Булары - многочисленный народ христианской веры; границы их области соприкасаются с франками”. Дунай болгарларын ул вакыт чыганаклары кайвакыт булар дип тә атаганнар, Җүвәйни дә аларны булар дип атый.
     Шул ук башгирдлар турында язган 12 гасыр сәяхәтчесе әл-Гарнәтине карыйк. Әл-Гарнәти 20 ел буе Идел буендагы Саксин шәһәрендә яшәгән, өч ел буе - Венгриядә, Идел буе Булгар шәһәрендә дә булган. Идел-Уралны да, Венгрияне дә яхшы белгән. Венгрияне, аның халкын тасвир иткән вакытта ул бер генә тапкыр да маҗар сүзен кулланмый, анда Венгриянең төп халкы фәкать башгирдлар гына. Мәсәлән: “И вот прибыл я в страну Ункурийа (Һунгария-Венгрия), а там народность, которую называют башгирд, она первая из тех, что вышли из страны тюрок и вступили в страну франков, и они храбры, и нет им числа. И страна их, которая известна под названием Ункурийа, состоит из 78 городов”.
     Мадьяр галиме Андраш Рона-Таш әл-Гарнәтинең мадьярларны башгирдлар дип атавының бердәнбер сәбәбен шулай аңлата: әл-Гарнәти күп еллар Идел буенда яшәгән, Идел Булгариясендә булган һәм дә шуның аркасында мадьярларның 9-13 гасырлардагы көнчыгыштагы исемен - башгирд исемен кулланган. Рона-Ташның бу фикере бик үк тулы түгел. Чөнки, баҗгард, баскард, башгард, башгирд кебек сүзләр белән Дунай мадьярларын атау да күп очрый.
     Күренүенчә, башка авторлардагы башгирдлар - мадьярлар һәм фәкать мадьярлар гына. Ә нишләп әле бине Фазландагы башгирдлар мадьяр түгел, ә хәзерге “башкортлар”ның ата-бабалары булырга тиеш соң әле?
     Бине Фазлан ул башгирдларны хәзерге хәзерге Самара өлкәсе далаларында очраткан. Һәм дә мадьярларның шунда яшәгән вакытларында. Аның ул башгирдлары бер генә дә төрки халыкларга ошамаганнар һәм дә хәзерге “башкортлар”га да: алар фин-угырлар кебек еланга, торнага, балыкка табыналар, аларда төркиләрнең төп культы - бүре культы юк. Алар сакалларын кырып йөриләр (төркиләрдә сакал калдырылган), очраган бер кешене үтереп, башларын чабып үзләре белән алып китәләр (фин-угырлар, мадьярлар шулай эшләгәннәр).
Шулай итеп, шундый нәтиҗә чыгарырга була: “башгирд” атамасы бернинди дә хәзерге “башкортлык”ны аңлатмый. “Башгирд” дигән вакытта урта гасыр авторлары мадьярларны, фәкать мадьярларны гына күз алдында тотканнар, Гарнәти дә, Җүвәйни дә, Рәшид-әд-Дин дә һәм бине Фазлан да. Ул башгирдларның хәзер үзләрен “башкортлар” дип атап йөртүчеләргә бер катнашлары да юк. Бине Фазлан Чулман буеннан Идел буена кысрыклап чыгарылган мадьярларны очраткан булган. Һәм дә бине Фазлан башгирдларының хәзерге “башкортлар”га бер катнашлары да юк.
     Шулай итеп, ул баҗгард-баскардлар Дунай буенда да яшиләр, Идел-Уралда да, Хәзәр каһанлыгы янында да. Без Идел-Урал баҗгард-баскардларына күбрәк туктап, алар турындагы чыганаклардан мадьярларның бер өлеше 9 гасырда ук Чулман буенча югары күтәрелеп 16 гасырга кадәр шунда яшәгәннәрен дәлиллик. Чөнки, нәкъ менә шуларны 16 гасырга кадәр башгирд-басгирд дип атаган булганнар һәм дә нәкъ менә шулардан Рәсәйдә башкир-башкорт сүзе таралып киткән дә. Без моны алдагы мәкаләләребездә тәфсилләп аңлатып китәрбез.
     Әл-Идриси, бине Хәүкәл, әл-Истаһри һәм әл-Бәлхи баҗгирт-башҗирт-башҗарларны (бу авторларда шундый терминнар кулланылган) ике өлешкә бүләләр: эчке һәм тышкы басҗирт-башҗирт-башҗарларга. Аларның эчке баҗгирт-башҗирт-башҗарлары үтеп кергесез куе урманнар, сазлар арасында яшиләр, үз иллләренә беркемне дә кертмиләр, аларга килгән һәр чит кешене үтереп торалар, болгарларга буйсынып ясак түлиләр. Алар бик аз санлылар, әл-Бәлхи аларың санын ике мең кеше дип күрсәтә.
     Әл-Идриси: “Әтилнең көнчыгыш балагы” (Чулман елгасы) басҗиртлар җиреннән башланып китә, аннары бәҗнәкләр (бәҗәнәкләр) яныннан агып болгарлар иленә килеп чыга, урта агымында бу елга болгарлар белән бәҗнәкләр арасында чик елгасы булып тора”, - дип язып калдырган. Ул кадәр дә төньяк җирләрдә ниндидер бәҗәнәкләрнең булуы тарихта билгеле түгел, бу вакытта әл-Идриси вотякларны, хәзерге удмуртларны күз алдында тоткан булган. Бәҗәнәк-бәҗнәкләр гарәп сәяхәтчеләренә күптәннән үк билгеле булган, ә вотякларны алар белмәгәннәр. Этнонимнарның тышкы ошашлыгы нәтиҗәсендә әл-Идриси вотякларны бәҗәнәкләр дип исәпләгән һәм бәҗнәкләр дип язып та куйган. Аның Әтилнең көнчыгыш балагы (Чулман) болгарлар белән бәҗнәкләр арасында чик елгасы булып тора диюе Чулманның урта агымында бу елганың сул ягы - болгарлар, ә уң ягы - вотяк-удмуртлар җире булуын күрсәтә һәм ул удмуртларның хәзер яшәгән географик урынына да туры килә, ул заман вотяклар белән болгарлар арасындагы чиккә дә.
     Совет чоры галимнәре әл-Идрисидәге “Әтилнең көнчыгыш балагы”н (Чулманны) һәрвакыт “Чулманның Агыйделгә койган кадәр өлеше” + “Агыйдел” итеп күрсәтеп килделәр, хәзерге вакытта да бу географның язмалары бездә шулай интерпретацияләнә. Ялган мондый интерпретация вакытында “Әтилнең көнчыгыш балагы”ның югары агымы Агыйделгә әйләнә дә Идриси-Истаһри-Хәүкәл-Бәлхиләрнең Югары Чулманда яшәгән 2000 кешелек эчке басҗирт-башҗирт-башҗарлары Көньяк Уралда яшәгән хәзерге “башкортлар”ның бабалары була да куя. Әлбәттә, бу ялган интерпретация. Моның ялган интерпретация булуы шул ук әл-Идрисинең язмаларыннан бик ачык күренә. Ә ул эчке һәм тышкы басҗиртлар арасында 11 көнлек юл дип яза. Әгәр дә “әл-Идрисинең “Әтилнең көнчыгыш балагын” “Чулман + Агыйдел” итеп алганда, эчке басҗиртлар Көньяк Уралда яшәгән булырлар иде, чөнки Агыйдел нәкъ менә шуннан башлана, ә ул вакытта алар белән тышкы басҗиртлар арасында берничек тә 11 көнлек юл була алмый, чөнки шул ук әл-Идриси аларны Урал арты, Оренбург далаларында яшиләр итеп күрсәткән (Бу турыда алда язып кителер). Әл-Идрисидә һәм бу турыда язган башка авторларда Югары Чулман, фәкать Югары Чулман турында гына сүз бара һәм аларның эчке басҗирт-башҗирт-башҗарлары яшәгән җир бернинди дә хәзерге Башкортстанга түгел, ә хәзерге Пермь краена, удмуртлар белән хантлар арасындагы тарихи җирләргә туры килә. Аларның хәзерге “башкортлар”га бер катнашлары да юк. Ә Рәсәй тарихында иң беренче башкирларны нәкъ менә шунда - хәзерге Пермь краенда очраталар да инде. Бу вакыйга 1552 елның октябрендә, Московия гаскәрләре Казанны саклаучыларны эзәрлекләп төньяк-көнчыгышка барган вакытта була.
     Мадьярларның 9 гасырда ук Югары Чулманга күченүләренә тагын бер аргумент китерик. Уфа галимнәре башкортларны ни кадәр борынгы, ни кадәр зур халык итеп күрсәтергә теләмәсеннәр, Рәсәй чыганакларында башкортлар турында бер генә хәбәр дә юк. Һәм дә 1552 елның октябренә кадәр (Казанны алганга кадәр) башкир-башкорт сүзе бер тапкыр да кулланылмый. Басгирд, башкард, баскард кебек башкортка яки башкирга ошаган сүзләр дә бер тапкыр да юк. Рәсәй чыганакларында Казанны алганга кадәр башкир-башкортка ошаган сүз бердәнбер тапкыр 1467 елда искә алына, анысында да ниндидер серле “бакшырлар”, Казан ханлыгының ниндидер “Бакшыр” олысы. Никонов ельязмаларында шулай диелгән: “И ту прибеже к ним ис Казани полоняник Коломнятин, сказываа им, что дополна собрался на них царь Казанской Обреим со всею землею своею, с Камскою и с Сыплинскою и с Костятцкою и з Беловолжскою и Вотяцкою и з Бакшырскою”. Ельязмадан күренүенчә, ул “бакшырлар” хәзерге Башкортстанда түгелләр, бу җирләр анда Агыйдел олысы (Беловолжский улус) итеп аерым күрсәтелгән. “Бакшыр”ларның “Вотяцкий җирләрдән” (удмурт җирләреннән) соң саналганын искә алганда, ул җирләрнең хәзерге Удмуртиядән өстәрәк, ханты һәм удмуртлар арасында урнашканын аңларга була. Ул “бакшырлар” 9 гасырда ук Югары Чулманга күченгән мадьярлар булганнар. Һәм дә аларның да хәзерге “башкортлар”га бер катнашлары да юк.
     Карпини да 13 гасырда үзенең баскард-мадьярларын Идел Болгариясеннән көнчыгышта итеп түгел, ә төньякта итеп күрсәтә. “ Монголы ... подвинувшись отсюда (т.е. от Великой Болгарии) еще на север, против баскарт, т.е. Великой Венгрии, они победили и их”.
“Эчке басҗиртлар” турында Зәки Вәлидинең фикере дә кызыклы, ул да аларны башкортлар дип исәпләми, ә мадьярлар дип исәпли: Деление басджиртов на «внешних» и «внутренних» встречается у авторов Х-ХІ вв.; как полагают, это разделение было связано со стремлением отличить башкир от венгров (Togan A. Z. V. Bashdjirt, p. 1075). Шулай итеп, Югары Чулманда, хәзерге Пермь краенда, удмуртлар белән хантлар арасындагы карурманнар, сазларда яшәп яткан 2 мең кешелек басҗирт-башҗирт-башҗарларның мадьярлар булуын З.Вәлиди дә таный.
     Хәзер инде бу авторлар язган “тышкы басҗирт-башҗарларга” килик. Күрсәтелгән күршеләренә (бәҗәнәкләр, Хорезм, гузлар һ.б.) карап, тышкы басҗиртларның да географиясен ачыкларга була. Ул - хәзерге Көньяк Урал арты, Оренбург далалары. Ә бу җирләр исә, Чулман буеннан Идел буена кысрыклап чыгарылган мадьярларның яшәгән урыннары. Тышкы ул басҗирт-башҗирт-башҗарларның да хәзерге “башкортлар”га бер катнашлары да юк.
     Хәзерге “башкортлар”ның бабалары итеп күрсәтелүче башка авторлар да мадьярлар, фәкать мадьярлар турында гына язган булганнар. Аларның барысын да санап чыгу мөмкин түгел, моның өчен аерым бер хезмәт язарга кирәк. Хәер, андый хезмәтләр бар да инде, аеруча Венгриядә. Калган авторлар турында да шуны ук әйтергә була: бер үк баҗгард-баскард сүзе белән алар Идел-Урал баҗгард-баскардларын да, Дунай мадьярларын да атыйлар; Идел-Урал баҗгард-баскард белән Дунай буендагыларын бер үк халык дип, бер үк телдә сөйләшәләр дип язалар; баҗгард-баскардларны византиялеләр, болгарлар, поляклар, алманлылар янында яки башка урында яшәгән христиан халыклар дип күрсәтәләр; бер үк җирдә яшәгән (Идел-Урал яки Дунай) халыкны тасвир иткән вакытта җиңел генә баҗгард-баскардтан маҗарга күчеп китәләр, аларны синоним итеп кулланалар һ.б.
     Әл-Бәкринең моҗгарлары, мәсәлән, Төньяк Кавказда, ягъни, таулар артында (“Кавказ артында”, Гарәбстаннан караганда “Кавказ артында”) яшиләр. Аның аңлатуынча, Моҗарстанга Тифлистән төньякка таба китеп, ниндидер мөселман илләрен үтеп барырга кирәк. Бу вакытта ул Дунай буена күчеп барган яки Төньяк Кавказда аерылып калган мадьярларны күз алдында тота. Бине Руста һәм Гардизинең маҗгарлары да Рум диңгезе буенда, аңа койган ике елга арасында һәм көнчыгышта - Идел болгарлары белән бәҗәнәкләр арасында яшиләр. Рум диңгезе дигән вакытта галимнәр: “Бу очракта Кара яки Азак диңгезләре күз алдында тотылган һәм бу авторлар Лебедия яки Ателкёз дип аталган җирдә яшәгән мадьярлар турында язганнар”, - дип исәплиләр. Бине Сәиднең башкардлары да Идел-Уралда да, көнбатышта - алманлылар янында да яшиләр һәм алар алманлылар белән бик дус һәм тату яши икәннәр. Бине Сәид аларның ике өлешен дә бер үк халык дип исәпли.
     Гомумән башкортлар турында язып калдырылган дип исәпләнүче чыганаклар бик буталчыклар. Ул авторларның күбесе Идел-Уралда гомумән булмаган. Идел-Уралда булып башгирдлар белән беренче тапкыр шәхсән очрашучы кеше - бине Фазлан. Мәсгуди Идел-Уралда булмаган, Урта Азиядә генә булган. Идел-Уралда, Болгар шәһәрендә булган Гарнәтидә Идел-Урал башгирдлары турында бер сүз дә юк. Гарәп-фарсы авторлары гадәттә кемнәрдәндер ишеткәннәрен язып куйганнар, үзләре белгәннәрен өстәп, бер-берләреннән күчергәннәр. Мәсәлән бине Хәүкәл башка ишеткәннәрен өстәп, әл-Истаһри язганнарны кабатлаган, ә әл-Идриси аларның язганнарын һәм башка мәгълүматларны берләштергән. Казвини белән Дәмәшкый Якут бине Хәмәвинең сүзләрен кабатлыйлар, тик алар үзләре белгәннәре белән Якут әл-Хәмәвине яраклаштырырга тырышып барысын да бутап бетерәләр.
     Ә Якут әл-Хәмәвинең басҗиртлары фәкать Европада гына яшиләр, ягъни, Болгария, Византия, Польша (сәкалибә) янында урнашкан Венгриядә. Якут ул баҗгиртларны Сүриядәге Хәлеб (Алеппо) шәһәрендә очратуы турында яза һәм алардан ишеткәннәрен бәян итә. Ул башҗиртлар Хәлеб шәһәренә белем алу өчен килгәннәр икән. Аның тасвир итүенчә, ул башҗиртлар Урал артының хәзерге “чын башкортларына” бер генә дә ошамаганнар: алар җирән чәчлеләр, җирән сакаллылар, кып-кызыл йөзлеләр, аларда бернинди Азия чалымы да юк. Ул башҗиртларның мадьярлар, фәкать мадьярлар булында (Дунай мадьярлары булуында) Якутның бер шиге дә юк. Ә Уфа фальсификаторларында бу башҗиртлар - хәзер үзләрен башкорт дип атап йөртүчеләрнең бабалары инде, башка беркем дә бүгел. Якут әл-Хәмәвидә бер кызыклы мәгълүмат та бар. Аның аңлатуынча, башҗиртларны төрле авторлар төрлечә күрсәтәләр: “җ”-не “ш”-гә (баш(гирд) яки баҗ(гирд)) яки “г”-не яки “к”-га ((баш)гард яки баш(кард)) алыштыралар икән. Бу вакытта, аның раславынча, бер үк кавем - баҗгирт кавеме турында сүз бара. Баҗгирт дигән вакытта ул, инде алда әйтеп кителгәнчә, Идел-Урал “башкортлар”ын түгел, ә Дунай мадьярларын күз алдында тота.
     Якут бине Хәмәвинең ул башҗиртлары - мөселманнар. Менә шул факт буталчылык китереп чыгара да инде. Аннан соң аны кабатлаучы авторлар Венгрия мадьярларын христианнар буларак беләләр, Якутның шул сүзләрен кулланып алар аларның бер өлеше мөселманнар дип язалар яисә аларның христианнарын маҗарлар дип күрсәтәләр, ә мөселманнарын - башҗиртлар дип. Ул заманнарда Венгриядә мадьярларның бер өлеше чынлап та мөселман булган. Ул вакытларда мөселманнар Венгриядә генә түгел, ә Киев Русендә дә булганнар. Бу турыда Гарнәти язып калдырган. Тик мадьярларның бер өлеше мөселман булуы - аларның башка халык вәкиле булуын һич кенә дә аңлатмый әле. Һәм дә аларның, Уфа галимнәре язуынча, ниндидер төрки “башкортлар” булуларын да.
     Уфа “галимнәр”е кайбер авторларның (мәсәлән бине Фадланның) ул баҗгард-баскардларны төркиләр дип язуларын ниндидер төрки “башкортлар” булуына дәлил итеп китерәләр. Бу аргументны да кире кагу авыр түгел. Чыганакларда баҗгард-баскард итеп күрсәтелүчеләрне генә түгел, ә мадьярларны да төрки дип атау ул вакытлар өчен еш күренеш. Мадьярларны хәтта Византия чыганаклары да төркиләр дип атыйлар. Аннары тагын шул фактны әйтеп китәргә кирәк. Гарәп-фарсы чыганаклары Кавказдан төньяктагы бар халыкларны да төркиләр дип атаганнар. Аеруча 9-11 гасырларда. Хәтта русларны да төркиләр дип атаган авторлар да аз түгел. Алар русларны славяннар (сәкалибәләр) белән болгарлар арасындагы төрки халык дип язалар. Ниндидер баҗгард-баскардларны яки маҗарларны Византия, Рим чыганаклары яки бине Фазланның төркиләр дип язулары аларның хәзерге башкортларның бабалары булуын һич кенә дә аңлатмый.
     Башкортларның чыгышларын аңлаткан вакытта кайбер галимнәр (А. Фишер, А. Л. Шлецер, Д. Хвольсон һ.б.) аларны төркиләшкән мадьярлар дип күрсәткәннәр. Тик бу вакытта алар Идел-Уралга килеп ул “башкортлар”ның үзләрен өйрәнүгә караганда шул баҗгард-баскардлар турында язып калдырган авторларга мөрәҗәгать итүгә өстенлек биргәннәр. Бу теория Хвольсонда тулы концепция рәвешен алган. Аның аңлатуы буенча, мадьярлар элек Идел-Уралда яшәгәннәр һәм аларны баҗгардлар дип атаганнар. Аннары ул мадьярларның бер өлеше Идел-Уралдан Дунайга күченгән. Гасырлар дәвамында мадьярларның иң беренче аталышы - баҗгард эволюция кичергән. Көнбатыш баҗгардларында да, көнчыгыш баҗгардларында да. Ул төрле гасырларның төрле авторларының ул маҗар-баҗгард-баскардларны ничек атауларын җентекләп тикшерә һәм беренчел аталыштагы үзгәрүләрдә шундый закончалык таба: көнбатыш баҗгардларының үзатамалары шул рәвештә үзгәреп килгән: баҗгард - баҗгар - маҗгар/моҗгар - маҗар. Ә тарихи ватаннарында калган мадьярларның үзатамалары шундый эволюция эшләгән: баҗгард -башгард/башгирд - башкард - башкорт. Башка халыклар аталышында баҗгард -башгард/башгирд - башкард - башкерд - башкерт - башкирт - башкир. Әлбәттә, Хвольсонның һәм аннан соңгы авторларның үзатамадагы мондый эволюция турындагы фикерләре дөрес. Тик аларның хәзерге башкортларның төркиләшкән мадьярлар дип нәтиҗә чыгарулары гына дөрес түгел. Хәзерге “башкортлар”ның мадьярларга бер катнашлары да юк. Аларның мадьярларның үзатамаларын һәм тарихларын үзләштергәннәрен исәпләмәгәндә мадьярларга бернинди дә катнашы булмаган хәзерге “башкортлар”ның ничек итеп мадьярларның үзатамасы белән аталып китүләре - икенче мәсьәлә. Без аны алга таба аңлатырбыз. Ул - Казанны яулап алу, Нугай урдасын кушу һәм Югары Чулманда торып калган мадьярлар белән бәйле ...
     Рәсәйдә иң беренче тапкыр башкир сүзе 1552 елның октябрендә искә алына. Казаны саклаучыларны эзәрлекләп Петр Шуйский хәзерге Пермь краена кадәр килеп җитә. Нәкъ менә шунда инде ул элек Рәсәйдә гомумән билгеле булмаган башкирларны очрата да. Ә ул башкирлар 9 гасырда ук Чулман буенча өскә күтәрелеп шул заманнарга кадәр шунда көн күргән мадьярлар булалар. Идриси-Истаһри-Хәүкәл-Бәлхиләрнең үтеп кергесез карурманнар, сазлар арасында яшәп яткан 2000 кешелек эчке басҗирт-башҗирт-башҗарлары.
     Ул башкирлар, Казан ханлыгының башка бар халыкларыннан аермалы рәвештә, Мәскәү хакимиятен шундук таныйлар, яңа хакимияткә хезмәткә күчәләр. Бу - рус ельязмаларда теркәлеп калган. Шунда инде аларга символик кына салым бәрәбәренә җирләренә ярлык бирелә. Шул вакыйгаларның шаһиты Андрей Курбский да ул башкирларны шунда ук, Югары Чулманда дип күрсәтә, аннан тыш ул аларның фин-угыр телендә сөйләшкәннәрен дә язып калдырган. Шул вакыйгадан башлап Мәскәү багынлыгына күчкәннәрнең барысына да башкир ярлыгы бирә башлыйлар һәм дә алар, җирләренә башкир ярлыгы алулары аркасында, башкир дип аталып йөртелә башлыйлар. Чирмеш сугышлары (ихтилаллары) вакытында ук чирмешләрнең бер өлеше башкорт булып йөрүе тарихта билгеле. Алар Московия гаскәрләре белән бергә чирмеш ихтилаларын бастырганнар. Карино татарлары да башкорт сословиесендә булганнар. 17 гасыр остяк-хантлары турындагы материалларда аларны бер урында остяк дип язсалар, икенче урында башкорт дип күрсәтәләр.
     Казан яулап алынгач, аның Чулман арты җирләре Нугай урдасында торып кала. Озак вакытларга сузылган Ливон сугышы, Московия басып алган җирләрдә, аеруча Казан ханлыгы җирләрендә, халыкның даими баш күтәрүләре, Кырым ханлыгының Мәскәүгә берничә походы, Московиянең көньякта казаклар белән даими конфликтлары, Хлопок, Болотников ихтилалары, аннан соң башланып киткән Бөек Болганыш, полякларның интервенциясе Московиянең көчсезләнүенә китерә һәм Агыйдел олысы белән Нугай урдасын яулап алуны кичектерә. Шуңа күрә дә, татарларның бу өлкәләрен яулап алган вакытта Московия күпкә сыгылмалырак сәясәт алып бара. Баштагы дәверләрдә башкорт сословиесенә күчеп Мәскәү подданствосы алган татарларга салым льготалары бирелә, салынган салым да символик кына була. Башкорт ярлыгы Нугай урдасында калган җирләрне яулап алган вакытта прәннек кебек файдаланыла. 16, хәтта 17 гасырда да, бу җирләрдә Московиянең хакимлеге номиналь характерда гына була.
     Шул вакытта Нугай урдасында Московия яклылар (Исмәгыйль морза) белән Кырым ханлыгы, мөстәкыйльлек яклылар (Йосыф морза) арасында канлы сугыш башлана. Сугыш бик озак бара һәм дә урданың дала өлешендә, халыкның яртысыннан артыгы кырылып бетә (Соловьев), урда ярты территориясеннән колак кага, уртак бер дәүләт булудан туктый. Нугай урдасының таркалуына аның җирләренә калмыкларның һөҗүм итүе дә ярдәм итә. Московия бу вакыйгалардан бик оста файдалана: ул Нугай урдасында торып калган Казан ханлыгы татарларына башкир ярлыгы алырга тәкъдим итеп чаптарлар җибәрә, юк кына салым исәбенә аларга яклау һәм саклау вәгъдә итә. Шул вакытта инде Агыйдел олысы татарларының да кайберләре үз җирләренең кагылгысызлыгын һәм аларга ниндидер бер юридик нигезләү тәэмин итәр өчен башкир ярлыгы алырга мәҗбүр булалар. Нугай урдасында калган җирләрдә менә шулай башкирлар барлыкка килә, Казан ханлыгының Агыйдел олысы һәм Нугай урдасының бер өлеше менә шулай Башкириягә әйләнә.



Бу мәкалә авторы фикеренчә: БАШКОРТ ДИГӘН ТӨРКИ ХАЛЫК БЕРКАЙЧАН ДА БУЛМАГАН, БАШКОРТ СОСЛОВИЕСЕНДӘГЕ ТАТАРЛАР ГЫНА БУЛГАН. ХӘЗЕРГЕ ВАКЫТТА БАШКОРТСТАН ДИП АТАЛГАН ҖИРЛӘРДӘГЕ ХАЛЫКНЫҢ УРАЛГА КАДӘРГЕ ӨЛЕШЕ - ШУЛ УК КАЗАН ХАНЛЫГЫ ТАТАРЛАРЫ, АНЫҢ АГЫЙДЕЛ ОЛЫСЫ ТАТАРЛАРЫ, Ә КӨНЬЯК УРАЛ ҺӘМ УРАЛ АРТЫ ХАЛКЫ - МОНГОЛ-ТАТАРЛАР.
Илгиз Гайнуллин     

баскарт, башджирт, басгирд, башджирд, башкард, башкорт, баджгард, башкир, ункурийа, маджгар, баджард, башджар, маджйар, моджгар, башгирд, баскурд, башгард, мадьяр, башгирт, маджар, паскатир, баджанак, басджирт

Previous post Next post
Up