Бу хәбәр "Милли байрак" газетасында басылган булган. 1938 ел, 6 май саны, № 20 (119)
Чыганак:
Ил йолдызы: Татар мөһәҗирләре матбугатында Габдулла Тукай. Төз. З.Г. Мөхәммәтшин. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006.
Шул ук китаптан:
Углан Матбугат дөньясында. Шагыйрь (1933 ел)
Харбинда Габдулла Тукайның үлүенә егерме ел тулу уңае белән аны искә төшерү өчен төзелгән комитет тарафыннан чыгарылган бер көнлек гәзитнең 1933 ел, 15 апрель саны эчендә: 1. «Тукайга» - «Д»; 2. «Тукайга багышлап» - «Сөем»; 3. «Шагыйрьгә» - «Солтан»; 4. «Апрель көеле» - Хөсәен Габдүш; 5. «Зыялыларыбыз һәм аларга карашыбыз» - Кәримә Ишмөхәммәд; 6. «Халык шагыйре Габдулла Тукайны искә төшерү» - З.Шакир; 7. «Әдәбиятның әхлакый әһәмияте» - Мөнир; 8. «Соңгы күрешү» - Ф.Әмирхан мәкалә вә шигырьләре берлә «Тукай комитеты»ның бу уңай берлә тәкъдим иткән программы бар.
Харбин мөселманнары киңәш һәйәте, милли идарә, мәктәбе «Гыйният» укучылары, ата-ана һәйәте, хатын-кыз оешмасы, яшьләр түгәрәге тарафыннан сайланган вә хосусый чакырылган кешеләрдән гыйбарәт Тукай үлүгә егерме ел тулу көнен тантаналы итеп уздыручы комитет, Тукай исемен мәңгеләштерү өчен, 12 апрельдә булачак тантаналы гомуми мәҗлестә түбәндәге тәкъдимнәрне игълан итәчәк:
1.Тукай исеменә Аурупа яки Азиядә булган югары мәктәпләрнең берендә Ерак Шәрыктагы барлык оешмалар белән берләшеп бер стипендия ачу;
2.Мәхәллә хозурында бер Тукай бүлмәсе ачу;
3.Тукай исеме белән һәр ел аның үлгән көнендә ел буена ана телендә иң оста язылган әдәби әсәргә мөкяфәт бирү өчен фонд төзү;
4.Балаларга махсус Тукай әсәрләреннән кечкенә генә бер рисалә нәшер итү.
Гәзит Тукай, Шиһаб хәзрәт*, Фатих Әмирхан, Тукайның туган өе, туган авылы, анасының туган өе, Тукайның сабак укый башлаган өенең рәсемнәре берлә бизәлгән.
Көеле - «моңлы, сагышлы» мәгънәсендә.
Мөкяфәт - бүләк, премия.
*Шиһаб хәзрәт - Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889), күренекле татар мәгърифәтчесе, тарихчы һәм дин галиме, педагог.
(Углан. Матбугат дөньясында. Шагыйрь. «Яңа милли юл» журналының 1933 ел, 6 нчы санында Углан имзасы белән басылган (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. - 190 б.)).
Публикации Каримы Ишмухаммед в татарской прессе:
- 1933 ел -
Письмо Каримы Ишмухамет из Харбина в газету "Яңа япон мөхбире".- 1916 ел. -
Фатыймаи-Фәридә ханымга ике ел - в журнале "Сөембикә"
- 1914 ел -
Петропавелда әдәбият кичәсе. в газете "Вакыт".
Карима ханум упоминается также:
-
в карточке на ее сына Рифата в архивном деле "Российские эмигранты в Маньчжурии".
- в
воспоминаниях Әхмәтвәли МӘҢГӘР о постановках татарских спектаклей в Петропавловске.