Фельетон, в котором упоминается Габдрашит Ибрагимов. 1906 год

Mar 25, 2020 13:49



Вак төяк
Гәләм Ислами гәзитәсе “Сибириянең Томски, Төмән, Уса тарафларында бәгъзе бер мөселманлар “Өлфәт” мөхәрире Рәшид әфәнде мөфти вә “Йолдыз” мөхәрире ӘхмәдҺади әфәндене казый куймак тугърысында мөшәвәрә итмәкдә улдыклары ишетелде” диб язадыр.
Бу тугърыда гәзитә бераз яңлыша торгандыр.
Мөфти булыр өчен Һади әфәнде кирәк ди торганлардыр. Чөнки бердән Рәшид әфәнде Собрания эшендән туеб ташлаб чыккан кеше. Икенчедән Һади әфәнденең “Йолдыз”ында күрсәткән программа буенча мөфти булган кеше һәм мулла һәм ыстудент булырга тиеш. Рәшид әфәнде ыстудент булганы юк. Бу эшкә Һади әфәндедән мәгъкүл кеше табылмас. Анда бу сыйфатлар икесе дә бар. Чөнки ул бер тарафдан мулла, икенче тарафдан берничә мәртәбә лексия тыңларга йөргәнлегендән - ыстудент. Һади әфәнде үзе күрсәткән программы буенча яше генә йитми торгандыр. Карар күзгә яшьрәк күренә. Аныңда күб зарары булмас, берәр яшьне ригая кыйлыб киметергә дә ярар. Ул кешеләрнең итүе берлә дә эш бетми, бәлки ул үзедә ихтимал кабул итмәс. Әммә әгәр кабул итә торган булса аның янына казыйлыкка Әхмәтҗан абзыйны куйсак ничек булыр икән? Минемчә бик мәгъкүл булыр төсле, чөнки бик сәләтәнәт кеше, бу араларда фәтвәләр бик күб яза, гыйлеме дә яхыш булырга кирәк. Әгәр гыйлеме булмаса кулындан килмәгән эшләргә керешмәс иде. Бер көнләрдәрәк “Юк фәтваны бар кылып, бер фисык эшне шаиг кылырга малики мәзһәбендә булсагыз бәлки юл да табар идегез, хәнәфи мәзһәбендә генә ул эшне шаиг кылырга юл юк” дигән мәфһүмдә бер сүз языб кәмәл мәтигының агызын каблады. Минемчә бундан мәгъкүл кеше юк. Гәзитәсенең бер нумирында үзен мәдинәәтләрендән дә начарырак диб итсә дә, хозым нәфсе өчен генә иткәндер. Юк, исә бундан да мәгъкүл кешене табуы читенрәк булыр. Вак-төяк диб яшен башлаганда уйнаб әйтмим, уйлаб әйтәм. Мине яманлаб язалар, алай язмасынлар диб бәгъзе бер кешеләргә шикәять кыйлган икән, шунлыкдан бу көндән соң без Әхмәтҗан абзыйны бик мактаячакмыз, аны мөфтилек берлә казыйлыкдан гыйбәрәт булганлыгындан, бу көн казый булырга мөстәхак диб югары менгереб утыртдыйк. Әгәр буның берлә генә кәефе килмәсә, киләчәкдә мөфти булырга да мөстәхак диермез.
Җен
“Азад халык” №3, 1906 ел

1900-1909, Габдрашит Ибрагимов

Previous post Next post
Up