Үләнкүл авылындагы мәдәният тормышы турында Зәлифә Абдрахим кызы Рахмангулова сөйли

Mar 13, 2020 16:18







Еллар, юллар, эзләнүләр...

Омск өлкәсенең бетмәс-төкәнмәс агачлык, күлләр, сазлыклар арасында урнашкан Үләнкүл авылы, менә инде өч гасыр ярым дәвамында, татар мәдәниятенең утравы булып, ата-бабаларның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, риваятьләрен саклап яшәп килә.
2008 елда сөйкемле Иске Кулатка җирендә (Ульян өлкәсе) башлап җибәрелгән «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале авылыбызның мәдәният тормышына яңа сулыш өрде, нәтиҗәдә, инде онытылып барган рухи мирасыбызны барлау юнәлешендә киң колачлы милли бер хәрәкәт барлыкка килде.
Үләнкүл авылының Татар мәдәният үзәгендә 25 ел дәвамында эшләп килүче «Наза» фольклор ансамбле (җитәкчесе Н.Ширбагина) инде менә җиденче тапкыр «Түгәрәк уен»да катнашу бәхетенә иреште. Бу фестиваль, әйтерсең лә, Россиянең төрле-төрле почмакларында безнең кебек онытылуга, бетүгә таба барган татар авыллары өчен оештырылган: I «Түгәрәк уен»да ук жюри әгъзалары, оештыручылар тарафыннан себер татар халкының авыз иҗатына, себер теленең үзенчәлегенә чын-чынлап игътибар тоеп, рәхәтләнеп үз ана телебездә сөйләшеп кайттык. Ә иң мөһиме, олуг татар халкының бер матур өлеше икәнебезне аңладык.
Чираттагы фестивальгә алдагысыннан кайту белән әзерләнә башлыйбыз. Авыл бит ул - фольклор чишмәсе: эзләнә, сораша, таба белергә генә кирәк. Безнең җирле фольклор үрнәкләрен җыю буенча алып барган эшчәнлегебезгә карата авылдашларыбыз да зур теләктәшлек күрсәтә. Олы апалар, абыйлар онытылып барган гореф-гадәтләрне, йолаларны искә төшерәләр, безнең өчен чын күңелдән җан аталар.
Шушы еллар эчендә «Түгәрәк уен» өчен авылыбызның рухи мирасын чагылдырган дүрт фольклор-этнографик күренеш әзерләдек. 2010 елда - «Йон тетү өмәсе», 2012 елда - «Исем атау йоласы», «Авыл балаларының борынгы уеннары» дигән күренешләр белән катнашсак, җиденче фестивальгә, тарихны яхшы белүче Сания Калимулла кызы Назырова тәкъдиме буенча, моңа хәтле бер чыганакларда да искә алынмаган, ләкин безнең як халкы көнкүрешендә гасырлар дәвамында зур урын тоткан мөселман сабыны кайнату күренешен сәхнәләштерергә булдык. Без аны шулай дип атадык та.
Бөек Ватан сугышына хәтле Себер якларында мал искиткеч күп булган («Себер ягы - мал ягы», - дип юкка гына җырламаганнар инде). Яз җиткәч, безнең халык кыш буена җыелган сөякләрдән сабын кайнату хәстәренә керешкән. Билгеләнгән көнне күл читендә зур-зур казаннар асылган, әлеге казаннарга эре терлекнең туң мае салынган, һәм авылның хатын-кызлары, шушы майга каен көленнән әзерләнгән селте кушып болгата-болгата, көн буена сүрән генә утта сабын кайнатканнар. Сабын кайнап җитеп бераз суынгач, аны тиз генә йомарлауга керешкәннәр. Һәр казаннан мәчеткә һәм ятим балага берәр йомарлам өлеш чыгарылган.
Бу көнне авылның яше-карты, бала-чагасы да күл читендә кайнашкан. Шушында ук табын корып тамак ялганган, җырлар, бәетләр җырланган, балалар «Сага», «Бала чубак», «Туп сугу», «Чиката» кебек уеннар уйнаганнар.
Иң ахырда яше-карты, «Авыру-сызым артта калсын!» дип, ут өстеннән «алача» сикергән. Ә соңыннан авыл яшьләре Кичке уенга төшкән.
Сабын кайнатуны һәрбер гаилә елга бер тапкыр башкарыла торган бик мөһим эше дип санаган, чөнки нәкъ менә шул селтеле сабыннар илдә таралган бет, бөрчә кебек хәшәрәтләр белән көрәшүдә искиткеч үтемле чара булган. Безнең якларда тиф, холера ише авыруларның тарала алмавы да селтеле сабын (аны күбесенчә мөселман сабыны дип йөрткәннәр) куллану белән бәйле.
Мөселман сабынының даны тирә-якларга таралган, хәтта рус авылларыннан да килеп, шул сабыннарны бәрәңге, кәбестә һәм башка нәрсәләргә алыштырып алганнар. Бүгенге өлкән буын арасында шул вакыттагы «хәләл мөселман сабынын» әлегәчә мәет тазалау өчен саклаучылар бар.
Сценарий язар алдыннан, авылыбыз өлкәннәре янына барып, әллә никадәр мәгълүмат тупладык. 90 яшьлек Мөнәвәрә әби Рәшитова, 85 яшьлек Халит бабай Ниязов, Камил бабай Давлетбагин, тарихчы Лира апа Муратовалар борынгы җырларны да искә төшерделәр.
Әлеге сәхнә күренешен әзерләгәндә галимнәребез тарафыннан туплап чыгарылган басмаларга да мөрәҗәгать итеп, нәкъ менә үз җирлегебездә язып алынган фольклор үрнәкләрен дә керттек. Мәсәлән, Фин сугышы турындагы бәетне М. Садри безнең Үләнкүлдә Бакый Хөсәенов авызыннан («Бәетләр», Казан, 1960, 302 б.), «Алемшак» риваятен Х.Гатина районыбызның Уба авылында, Мәдинә Хәлиловадан язып алган булган («Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар», Казан, 1987, 135 б.).
Әлеге чыгышыбыз сугышка хәтле, шулай ук сугыштан соңгы авыр елларда кайда җәяүләп, кайда атта Себер баткакларын ерып граммофон, язу карасы, каләм, блокнотлар күтәреп йөргән фидакарь затларыбызга - Казанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәренә зур рәхмәтебез булып яңгырасын, аларның урыннары оҗмахта булсын иде!
Гомумән, «Татар халык иҗаты» күптомлыгын күздән кичергәндә, XX гасырның беренче яртысында фольклор җыю белән шөгыльләнгән татар галимнәре өчен безнең яклар искиткеч зур ачыш булган икән, диясе килә. Себер татарларының кадерле рухи мирасын барлаган һәм безгә, килер буыннарга ядкарь итеп калдырган Х. Ярми, С. Әмиров, Х. Гатина, Ф. Вәлиев кебек фидакарьләребезнең хезмәтләре онытылмаса иде. Алардан соң барлыкка килгән бушлыкны тутыруга «Түгәрәк уен» фестивале алынды дияр идем. Әлеге фестивальне булдыручыларга, оештыручыларга да, һич шигем юк, киләчәк буыннар рәхмәт әйтер.
Быелгы фестиваль безнең өчен тагын шунысы белән мөһим булды: өлкәннәрнең «Наза» фольклор ансамбленә ияртеп, авылыбыз яшьләренең «Сәйлән» (җитәкчесе Р. Давлетбагина) ансамблен алып бардык, ягъни, Болгар җирендә яшь буынга мәдәни эстафетабызны тапшырып кайттык. Тагын бер бик зур шатлыгыбыз бар: Казан мәдәният һәм сәнгать академиясе доценты, педагогия фәннәре кандидаты Алсу Рәшит кызы Еникеева гармунчы егетебезне 2015 елда бюджет буенча укырга алырга вәгъдә бирде.
Инде VII «Түгәрәк уен»га өр-яңа сәхнә костюмнарыннан баруыбыз үзе бер олы бүләк булды. Татарстан мәдәният министрлыгы грантын отып, ансамблебезгә акча бүлеп биргән өчен Омск өлкәсенең «Мәдәният» татар региональ автономиясенә, аерып әйткәндә, Рафаэль әфәнде Зәбировка, Гүзәлия ханым Чумаровага мең рәхмәтлебез! Һәрвакыт янәшәбездә булып, кирәгебезне кайгыртып, уңышларыбызга сөенеп яшәүче Үләнкүл җирлеге башлыгы Ләйлә ханым Мөхәммәтшинага да рәхмәттән башка сүз юк.
Изге Болгар җире, «Түгәрәк уен»нарда табышкан дуслар белән янә очрашу, башкаларның иҗади уңышлары, яңалыклары белән танышу һәркемнең йөрәгендә тирән эз калдырды. Рәхмәт сиңа, «Түгәрәк уен»!

Зәлифә Абдрахим кызы Рахмангулова, Омск өлкәсенең Большеречье районы, Үләнкүл авылы Татар мәдәният үзәге мөдире, Россияның Мәгариф Отличныгы.

Алемшак
Тарада Алемшак атлы кеше булган. Ул үзе инородец икән. Алемшак, яхшы пар ат җигеп, бер мишәрне алып, Мәскәүгә киткән. Юлда кунган төштә алтын калдырып китә икән: «Мондый кеше узганны әйтмәгез», - дип. Барган Мәскәүгә повозка белән. Мәскәүгә барып җиткәч, Николай патшага кергән. Кергәннән соң патшага:
- Инородецтан солдатка алу булмасын, - әйткән.
Аннары Николай патша мишәр белән икәвенә кәгазь язып биргән:
- Бу кәгазьне өеңә кайтып җитмичә ачма! - дигән.
Алемшак кәгазьне алып чыккан да ертып укыган.
Патша рөхсәтне өч кенә елга биргән икән. Алемшак әлеге кәгазьне тотып кире кергән Николай патшага. Николайның хезмәтчесе, моның кире кергәнен күреп, этләрне бушаткан. Алемшак этләрне дә алып аткан, хезмәтчеләрен дә алып аткан да, Николайга кергән. Мишәргә әйткән:
- Әйдә бергә керик, - дигән. Мишәр курыккан, кермәгән.
Бу кергәндә Николай, кылычын тотып, ишек төбендә тора икән. Патшаның хатыны моны күреп әйткән:
- Сораусыз башын чапма, - дигән, кылычын тартып алган.
Алемшак Николай патшага әйткән:
- Син нигә бу кәгазьне өч кенә елга кылып бирдең? Николай патша үзе төшкәнче инородецтан солдат алу булмасын, дип язып бир! - дигән.
Патша шулай дип язып биргән.

(Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. Казан, 1987, 135 б.) Риваять 1969 елда Омск өлкәсенең Большеречье районы Уба авылында Хәлилова Мәдинәдән язып алынган.

"Түгәрәк уен" , №4, 2014 ел

Муратов, Забиров, Хусаиновы, Мухаметшины, Ниязовы, Чумаровы, Рашитов, Давлетбагины, Уленкуль, 1960-1969, Халиловы, Назыровы, фольклор, Ширбагин

Previous post Next post
Up