ҖОМГАДА МӨНБӘР АЛДЫНДА АЗАН ЮКТЫР
Һәр намаз өчен бер азан тиештер. Җомга өчен дә шулай. Гасры нәбидә [пәйгамбәребез чорында] вә шулай ук Әбү Бәкер, Гомәр хәлифәләр гасырында җомгада бер азан әйтелеп, азанның урыны да мәсҗед эчендә мөнбәр алдында иде. Чөнки ул вакыт сәхабәләр аз булып, бар кадәресе мәсҗед тирәсендә булганга, азан әйтелү берлә мөнбәр әйләнәсенә җыелып, хатыйб хөтбә укыр иде. Госман хәлифә заманда кеше күбәеп, алар мәсҗед тышында, мәсҗедтән ерак урыннарда булганга, мөнбәр алдында әйтелгән азанның мәгънәсе булмаганга, Госман (Аллаһ аннан разый булсын) азанны мәсҗед тышында әйттерер иде (Бохари).
Гаеры нәби вә Әбү Бәкер, Гөмәр вә Госман чорында да азан бер генә булып, фәкать мәхәллә башка иде. Өммәви Һишам бине Габделмалик заманында ул бер азанны ике кылып, берсен мөнбәр алдында вә берсен манарада кылды [...]. Азан бер намазга бер генә була дигән шәригать кушуын игътибарсыз итте. («Нур әл-йәкыйн») [...]
Димәк, җомгада бер азан укылу, азан исә «кешене намазга җыю» икәне [...] билгеле. Ихтиляф заман вә әхвәл [заман вә хәлнең төрлелеге] сәбәпле, азан урыны төрле булган да куйган. Шулай итеп, мәсҗедкә халык җыелып беткән булгач мөнбәр алдында азанның мәгънәсе булмаганга, бу азанны калдырдык, вәссәлам.
Хаҗи әл-Хәсән әл-Кызылҗари, Омскида имам-хатыйб, мөдәррис
Это его письмо было опубликовано в "Шура", 1917, №10, Б. 224-226
текст взял из книги:
Ризаэддин Фәхреддин. Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр: сайланма хезмәтләр. - Казан: Рухият, 2011
"әл-Кызылҗари" - это нисба, означающая что человек родом из Кызылъяр, на русском этот город называется Петропавловск.