Павлодарда Әхмәдулла Айтикинның вафат булуы. 1912 ел

Jan 16, 2020 16:27



Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун
Павлодар шәһәренең мәшһүр байларындан тарылык Әхмәдулла әфәнде Айтикинның 4 нче июльдә вафат булганын хәбәр итәләр. Мәрхүм управада член булыб аның тырышуы илә мөселман мәктәбенә управадан ике ел акча да бирелгән икән.
Аллаһ Тәгәлә варисларына сабыр җәмил бирсен. Управагыда аның урынына яхшы бер мөселман әгъзә сайларгы насыйб әйләсен.

"Сибирия" № 24, 5 август 1912 ел

1910-1919, Айтыкины

Previous post Next post
Up