Судебное разбирательство в Оренбурге - дружеское чаепитие или обсуждение выборов в Думу? 1912 г.

Jun 14, 2022 15:47



Мөхкәмәләрдән. Аренбургта Әхмәтҗан Шәрипофның өендә 18-нче сентябрьдә чәй мәҗлесе булган икән. Шул вакытта палитса килеп, сез политсадан рөхсәтсез, низамга хилаф рәвештә җыен ясап, Дәүләт Думасына сайлаулар хакында мөзәкәрә итәсез икән дип миһманларның өстендә протакул куеп хөкемгә биргән.
Хөкемгә бирелгән кешеләр бунлар: өй сахибе Әхмәтҗан Шәрипоф, хәзрәтләрдән: Мөхәммәдвәли Хөсәеноф, Габделгалим Дәүләтшин, Нигъмәтулла Тимошеф; “Вакыт” мөхәрирләрендән: Мөхәммәдфатих Кәримоф, Борһан Шәриф вә Габдулла Кашаеф, “Дин вә мөгыйшәт” мөхәрире Фәезхан Даудоф; гласныйлардан: Әбүбәкер Кабкаеф, Хөсәен Данской, Хәсән Тинишеф; сәүдәгәрләрдән: Мирза Хәероф, Мөхәммәд Әюбоф, Габделхалик Уразаеф, Йосыф Хансафароф, Закир Киникееф, Нәгыйм Киникееф, Баһаветдин Баязитоф, Мөхәммәдсафа Курташеф, Зариф Хәбибуллин, Гыйләҗетдин вә Гайнетдин Тәҗетдинофлар, Шакир Мөлекоф, Мирхәйдар Курпачоф.
Бу кешеләргә 8-нче нуябрьдә Гәед көненә мировой судьяда хөкем булган. Гәед булу сәбәпле бәгъзеләре үзләре бармыйча, эшләрен адвокатка биргәнләр. Һәм мөселманлар арасында һәр вакытта була торган гади чәй мәҗлесенә генә җыелганлыкларын сөйләгәнләр.
Ләкин шәһидләрдән бер городовой мәхкәмәгә килмәү сәбәпле, мировой судья хөкемне кичектергән.

Йолдыз газетасы, 1912, ел №905

Дума, 1912, Ырынбур

Previous post Next post
Up