Мусульмане Оренбурга из-за турецко-балканской войны не проводят праздничные мероприятия. 1912 г.

Jun 14, 2022 12:37



Кайгы галәмәте. Төркия илә Балкан дәүләтләре арасында сугыш дәвам итү сәбәпле Аренбург яшьләре быел Корбан бәйрәмендә театр уйнамаганлар. Шул ук Аренбургта укучы мөселманларга ярдәм җәмгыяте җәмгыятнең сәрмаясен арттыру өчен Корбан бәйрәмендә гомуми тәбрикләшү мәҗлесе ясарга карар биргән икән. Ләкин хәзер кайгылы көнләр булдыгындан Аринбург мөселманларының күбесе бу бәйрәм һич бер гомүми шатлык вә мәҗлесләргә катнашырга теләмәдекләре аңлашылу сәбәпле, гомүми тәбрикләшү мәҗлесе ясамаска муафыйк күргәнләр.

Йолдыз, 1912 ел №904

Печальные знаки. Из-за продолжения войны между Турцией и балканскими государствами молодежь Оренбурга в этом году на Курбан-байрам не поставило спектакль. В том же Оренбурге Общество помощи учащимся мусульманам с целью увеличения капитала общества собиралось на Курбан-байрам провести общий поздравительный меджлис. Однако из-за печальных событий большинство мусульман Оренбурга не желает посещать всеобщие праздничные медждисы, в итоге решили такой меджлис решили не проводить.

театр, Төркия, 1912, Ырынбур

Previous post Next post
Up