Нижни губернасы Сергач өязе мәктәпләре турында. 1908 ел

May 07, 2020 21:01



Нижни губернасы Сергач өязе Шубилы карьясендә Фазылҗан әфәнденең иҗтиһады сәясендә 1903-нче елда бер ибтидаи мәктәб салынган иде. Фазылҗан әфәнде үзе һәр елны карьямезнең балаларын укыта иде. Хосуса бу сәнә мәктәбтә 120 кадәр ир балалар вә 20 кадәр кыз балалары дәрес укыдылар.
Бу сәнәдә Фазылҗан әфәнде балаларны мәхәллә имамлары һәм авыл халкы хозурында имтихан кылды. ....

"Әл-Ислах" гәзите, 1908 ел, №29



Сәгадәтбану ханымның яздыкына күрә Нижни губернасы Сергач өязе "Пожар" карьясендә мөгәлимә Газизә ханымның тәхте идәрәсендә улан кызлар мәктәбендә сиксәндән артык кыз балалар, остазбикә вә башка ханымлар алдында Каләм Шәриф вә язу һәм дә гыйлем диниядән имтихан вирмәк хәзерүнене бик шадландырмышлар.

"Әл-Ислах" гәзите, 1908 ел, №29





Сергач өязендә ахунд сайлау һәм мәктәб эшләре
"Әл-Ислах" гәзите, 1908 ел, №29

Дополнение от 22.10.2020


Нижни губернасы Сергач өязе Шубилы карьясендә 1903 елда ысул сутия илә мәктәб ачылган иде. Һәр сәнә имтихан кыйлыныб хосуса бу сәнәдә имтиханда йөз бала булыб җәмәгать хозурында имтихан булды. Балалар бик яхшы белделәр. Хәзер булганлар бик тәхсин итеб мөгаллимнең иҗтиһадына тәшәккүр итделәр.

"Казан мөхбире" №72, 1906 ел

уку йортлары, 1906, 1908, магариф, Сергач өязе

Previous post Next post
Up