Токиода мәсҗед. Әл-Ислах гәзитесе, 1909 ел.

May 04, 2020 09:34



Токиода мәсҗед
Г. Ибраһим әфәнденең Япониядән язган нәрсәләренең нинди максудка мөнүҗә язылганлыгы беленде. Япониядә үзенә күрсәтелгән тәгзим вә мөселманлыгы өчен кылынган тәкримләрне тәкрар тәкрар языб килүенең нәтиҗәсе бүген килеб чыкды: “Бәянелхак”ның 488-нче нумирасында Рәшид әфәнде озын бер мәкәлә языб японларның үзендән бер мәсҗед салырга үтенгәнлекләрен һәм шул мәсҗедкә лаглы әлингыин ике урын, хәттә берсе император сарае янындагы урын тәгаен ителгән икәнчелеген игълан итде.
Рәшид әфәнденең максуды ачык беленсен өчен мин монда аның мәкәләсенең бәгъзе йирләрен бәгбәртә алам:
“(Әлгабд ядбер валмула бәкдәр)
Бу кирә Токио мөгтибран вәгиянендән берничә әдәмләр: Саек парламент рәисе Кавану, (дай Токио) мөхәрире Накану, рус лисане мөтәрҗиме Накаяма рәтбәибала әсхәбендән Ухарә, Токио җәмгыяте рәисе Инукай, “мәхәфзә тәбигать малия” җәмгыяте рәисе Тояма җәнәбләре вә сәир беренче самими әхбәбләр безә килделәр вә диделәр: Без Япониядә Исламиятнең интишарны калбә арзу идерез, фәкәт безем милләтемез гыҗаебдер, күзләренә күренәҗәк берше булмаса, чук һәвәс итемезләр, Ауропа миссионерлары да әйтде калд калыры кеби көнисә бина итделәр, дин мөбин ислам интшәре өчен без сездән тәкрар рәҗа идәчәкез һиммәт идеңездә бу бөек хезмәте илтизам идеңез, бездә Япон милләте тарафындан мәсҗед вә мәдрәсәгә әсас улмак узрә мәҗәнә ир вирмәҗәкез. Кабул боерыңызда мәсҗед мәдрәсә бина идәрәк шигар ислам әсәсене күрәлем боердылар.”
Менә бу мәкдәмә. Нәтиҗәне Рәшид әфәнде менә болай китереб чыгара:
“Әлһәмдулиллаһ сам әлһамдүлиллаһ хак собханә вә Төгәлә безем кебик бер гаҗиз бәндәсене «Даурегалям”нең беренче хөтвәсендә бу кадәр бөек илтаф әлхиясенә мөзһәрелде, гомүмә әһел инсаф вә хосусан әхел иман безем бу муфкинемезне тәкъдир вә тәкдис идәҗәгендә шөбхәмез юкдыр. Вә бу әмер хирә мөшәркәт итмәгә гәрит идәчәкләре даһи мәкрәрдер. Вз һиммәт идәҗәк әһел һиммәткә мәгълүм улсын... “ акчаны фәлән йирдә тора торган фәлән хаҗи кабул итәдер.
Бу нәрсәләрдән хәзер карәлер аңладылар ки, Токиошәһәрендә кыйммәтле бер мәсҗед салынса японлылар шул тәнигә кызыгыб мөселман булачаклар.
Японларны мөселман итәр өчен тәти салырга Рәшид әфәндегә татарлар миллионлаб акча бирергә бурычлылар.
Рәшид әфәнденең табигатен, тәрҗемәи хәлен белгән кешеләр бу сәяхәтенеңдә ахыры акча төләнү белән булачагын беләләр иде. Рәшид әфәнденең Япониядән торыб яшьләр белән сүгүен, һиз нәфесе мәсәләләрендә кешефиянләрен баук куганда бездә Рәшид әфәнде бушка азабланмасын, бу хезмәте өчен зур корсаклардан берәр нәрсә кубарыр әле диб көтеб тора идек. Рәшид әфәнде үзе әйткәнчә “Әлһәмдүлиллаһ әм әлһәмдүлиллаһ” ул көнне дә күрдек.
Мәсәлә татарлардан дин исеменә акча җыю мәсәләсе булганлыкдан, без дә үз муллаһөзәмезне язсак вазыйфамыздан харҗ эш эшләгән булмамыз: без гәҗәбләнәмез, мәсҗед салынуын теләүчеләр арасында: әүвәлдә парламент рәисе булыб торган кешеләр, әллә нинди җәмгыятьләр рәисләре, әллә нинди гәзитә мөхәрирләре булгач, бу әфәнделәр ник Япониядә генә акча табыб мәсҗед салмыйлар, бәлки татарлар шикелле фәкыйрь бер милләт арасында Рәшид әфәнде шикелле бик күб мөртәләр акча теләгән кешеләрне яңадан акча теләнергә вәкил итәләр? Сания: ислам теләүчеләрнең бөтен эшне мәсҗедкә теләүләрендән бигрәктә тигәҗеб инәмез. Пөйгәмбәремез Исламны мәсҗедләр салыб нәшер итмәде. Тәгълим белән нәшер итде.
Әгәрдә японлар арасында Исламга мөхәббәт итүчеләр табыла икән, иң сәдә бер формада, бик аз бер акча беләнбөтен зиннәтләрдән гари, бер хакики Ислам мөгбед хәнәсе бина итеб шуның белән нигезләшүдән нәрсә аларны мөниг итә икән? Моның өчен читдән акча теләнеб йөрү хәкартинә артык инү тиеш булмас иде.
Без Рәшид әфәнденең татарлардан акча өмид итүенә каршыда, бер капик булсын акча бирмичә рәд җәмил итүне тиеш күрәмез. Рәшид әфәнде болай акча бирмәүгә артык кызыб ачулана башласа, без аңар: “Рәшид әфәнде, Япониядә ислам нәшир итәргә тырышың өчен бик рәхмәт, әгәр сала алсаң Токиога миллион сумлык бер мәсҗед дә сал, без һәммәсенә хәер догада, ләкин, рәхим итеб бездән акча сорый күрмә, чөнки акча безнең үз милләтемез өчен бик зарур: һәр бер авылларга мәктәбләр ачарга тиеш, аларның мөгәллимләренә вазыйфа бирергә тиеш, җәмгыять хәйрияләремезне тәрбия итәргә тиеш, рус мәктәбләрендә укучы яшьләремезгә ярдәм итеб киләчәк өчен зыялы татарлар хәзерләргә тиеш. Әлхасил өстемездә бик күб милли фирзаларымыз бар. Токиога мәсҗед кирәк булгандан артык үземезнең кеше сорасында яше алумыз өчен кирәк вә зарур булган акча кирәк урынларымыз бар” диярмез. Әгәр бу сүзләрдән генә мөтәисир булмаса, “Алай булса Япониядә йөрмә, безгә синең шикелле акча сорый торган сәях кирәкми” диеб катгый җаваб язармыз.
Япониягә мәсҗеднең никадәр кирәклеген яхшы мөхакемә ителер өчен без “Вакыт”гәзитәсендә дәрҗ ителгән бер хәбәрне язамыз: “Әүвәлдә Госманлы забытларындан булыб соңра вакытларда Япониядә тора башлаган Әхмәдфазлы бу көнләрдә Истамбулда булган һәм “Сабаһ” гәзитәсенең мөхбиренең сөәленә каршы ошбу җавабларны биргән: “ .. вә японларда дин алмашдыр, дин Исламга керү мәсәләсе милләтчә гомуми уларак кузгалганы юк, японлар үз динләренә бик ихласлыдырлар. Үзенә шөһрәт алыб галәм Исламның күзен буяра өчен бу хәбәрне ялгыз Габделхәмид чыгартмышдыр.”
Бу җөмләләрне ачыграк әйтсәк: Токио мәсҗеде өчен Рәшид әфәндегә миллионлар акча бирсәңдә тизгенә японларны мөселман ясый алмасның.
Әлхасил бу тугрыда бик сак булыб Рәшид әфәнде күрсәткән кешегә акча йибәрми торганд, миллият ноктасындан мөслихатрәк булчакдыр.

"Әл-Ислах" гәзитесе, 1909 ел, №68

В прочитанном мною тексте думаю будет много ошибок, некоторые слова мне не понятны, прошу не судить строго. За замечания буду благодарен.

На эту тему смотрите также:
Рәшид казый 1910 елда Истанбулга килеп японнарның ислам динен кабул итүе турында сөйләгән.

Ибраһимов Габдрәшит, Япония, 1909

Previous post Next post
Up