Сибириядән
Һәр төрле халык гәзитә битләрендә үзләренең хәҗәтләрне языб халыкка аңлатдыгларыны беренче елдан бирле гәзитәләрдә укыйдыр идем. Шул арада безнең кыз-хатын гыйлемендән дә безне кайгыртучы ханымлар, яхшы яхшы мәкәләләр языб, гыйлем вә тәрбиягә мохтаҗ улдыкымызны вә иң кирәксенеб тәрбия ителергә, әүвәл кызлар булырга тиешлелекне халыкка бик ачык итеб күрсәтделәр. Мин бу мәкәләләрне бик кәефләнеб, күңелләнеб, хозурлана, хозурлана укысамда, бер нәрсә минем кәефне бозадыр иде. Ул да безнең Сибирия ханымларының һич бер тавышсыз тынсыз ятулары һәм дә Сибириядә бер йирдәдә кызлар мәктәбе таисис иделдеге ишетелмәведер. Мин үзем бик матурлаб яза белмәгәнгә күрә, тукта берәр ханым мәйданга атлыб хәлемездән бераз шикаять итмәзме диб көтсәм дә ахрысы бушка булды. Бу көнгә кадәр кыз-хатын голәмендән, берәү дә язучы булмады.
Абтырагач кулга каләм тотыб үзем бер нәрсә языйм дия, шул мәкәләмне язарга керешдем.
Безнең Сибириянең рәтлерәк гомүмә һәр йирендә диярлек ирләр өчен мәктәбләр бар. Бу мәктәбләрдә яхшы гына Казан, Оренбург кеби йирләрдән чакырылыб мөгәллимләр балаларны күркәм тәрбия иделенәдер.
Һәм гәзитләрдә һәр вакыт мәктәбләрнең әхвәлендән язылыб, халыкны төргыйб иделеб торыйладыр.
Әммә кызлар мәктәбе тугрысында бер сүз улсын язылганы улмаганы кеби бер дәнә улсын билә мәктәб юкдыр.
Сибириянең Омски, Томски, Петропавел, Екатеринбург кеби мәшһүр йирләрендә ни кадәр ирләр мәктәбе улдыгы хәлдә кызлар өчен бер мәктәб юк. Әлбәттә ирләрнең шул ук дыр укытулувына тырышкач, кыз-хатын өчендә бераз гына тырышу кирәк иде. Бу тугрыда Сибириянең, мәктәб мөрбиләренә никадәр үпкәләсәк, Сибириянең мөгәллимләренә дә шул укдыр үпкәлисе киләдер.
Мөгәллимләр укыган кеше улгандан соң, безнең наданлыгымызне белә торганлардыр. Һәм безнең үз үземезне кайгыртырлык дәрәҗәгә килмәгәнемезен дә беләләр. Шулай булгач алар бу тугрыдда бераз ярдәм идешеб, ләакыл мәзкүр бөек шәһәрләрдә берәр кызлар мәктәбе булдырырга тиешле иде.
Сибирия мөселманларының болай кыз-хатынларны укытуга игътибарсыз торулары, һич кем тарафындан гафу иделмәзлек бер эшдер. Эштә мин бөтен Сибирия ханымлары тарафындан үтенәмен, бәлки сорыймын, бу сәнәдә дә безләрне ярты йорты дамашни образуваниә илә калдырмаенча без кызлар өчен дә мәктәбләр салыңыз .. мөгәллимәләр китереңез..
Кызларны укытмаенчә, ирләрне укытыб гына тәраккый итә алмавыңызне хәтерләреңездән чыкармаңыз.
“Сибирияле Өммегөлсем”
“Әл-Ислах” газетасы (Казан), 1908 ел, 36 сан.
На эту же тему письмо в газету "Сибирия" 1912 года:
Об отсутствии школы для девочек-мусульманок в Омске.