Мухаммад Сафин из Аланки Лаишевского уезда стал имамом во второй мечети деревни Олуг Салтан

Mar 27, 2020 19:34



Лаеш өязе Олугъ Салтан карьясенең кристиянлары тарафындан пригувар илә шул өяз Аланкы карьясенең кристиян шириздан Мөхәммәд Сафин 1896-нче ел нәширнең 11-нче том, беренче җөз эстатияләренә бинәи юкаруда мәзкүр Олуг Салтан карьясенең икенче мәсҗеденә хатыйб улыб тәсдикъ кыйлынды.
Бу хакта өязный палитсәйский управлиния аркылы тиешле шәһәдәтнамә вирелмәкдә тәгыин иделде.
31 май 1908 сәнә, 2669 нумир.

"Мәгълүмәт" #12, 1908 ел.

1908, Лаеш өязе, имамнар

Previous post Next post
Up