1906 елда Сафаҗай авылында мәдрәсә бинасын ике катлы итеп турында хәбәр

Mar 30, 2020 09:54



Сембер губернасы Курмыш өязе Сафаҗай карьясендә мөдәрис мөхи-әлсинә ибн мулла Хәбибулла риястендә улан мәдрәсәне тәҗдид вә тәгмир һәм заманга муафик ислах хосусында 18-нче майда шул карьянең иганәсе илә мөшәвәрә мәҗлесләре улган. Мәдрәсәне ике катлы итеб салырга, юкарысы дәресхәнә вә бер бүлмәсе китабханә улыб, түбәнге катын шәкердләргә торырга тәхсис идәргә карар биргәнләр. Вә шул мәҗлесдә мәдрәсәнең бинасы өчен 552 сум иганә җыелган.

"Азад халык" №1, 1906 ел

1906, Курмыш өязе

Previous post Next post
Up