Бабам язган хат. Письмо с фронта

Sep 28, 2015 10:34

Оригинал взят у music_dissector в Бабам язган хат
Бабам фронтка китәр алдыннан өйдәгеләренә җибәргән хаты. 1942нче елгы булса кирәк (димәк, бабама 20 яшь иде). Яңалиф белән язылган иде, кирилл әлифбасына әйләндерергә тырыштым. Кайбер сүзләр әлесегә аңлашылып бетмәде.

[1нче бит]
Хат башы.
Кадерле әти һәм әни шулайук туганнарым Әхтәм, Мәрвәри һәм Фәб??? мин сезнең һәммәгезгәдә үземнең сагнычлы сәләмнәремне җибәреп сезнең исән сау гомер итүегезне теләп калучы хәзерге көндә Военно(?) филдшерләр мәктәбендә укучы Мөҗәһит дип белегез.
Шулайук бар булган агай эне күрше күкерт(?)ләрнең һәммәсенә дә миннән Кызыл Әрмисенчә сәләм әйтерсез.
Үземнең тормыш элекичә. Йәгъни һаман укулар бер көйгә якшыгына бара. Ләкин күп калмады 15/IV Уфадан чыгып китәбез. Шуның өчен 10/IV Госикзамен башлана шушы 5 көн ичендә 10(?) фәннән сынау бирәбез.
Укыганда якшыгына идедә ләкин сынау ничек булыр. Шуның өчен алдан белгерәм каушап калмам якшыгына бирермен дип торам. 31/III Рәхмәтулла абзыйдан хат алдым. Ул Уфада мине чакырып язган иде ләкин вакыт булмау сәбәпле барып булмады. Практикага барганда тора торган йортларын гына күрдем. Берәр чыгарсалар барып күрермен әле юлга чыкканчы.
[2нче бит]
Ашау яклары элекичә но тагын(?) азырак икмәкне киметтеләр, ләкин вакыты шулай 10 көнгә ничектә түзәрбез инде. Мөсәгыйть абыйдан хат алган юк элеке хатында тәмәке сорап язган иде, ләкин монда бик кыйбат югыйсаң, сатып алып бер 10 стакан сала идем, чөнки вайенныйлардан - вайенныйга посылка йөри соннап(соңлап?) булсада, но кыйбат булды стаканы 15-20 сум.
Хәзер бәлки килеп йөри алмассыз инде, чөнки бу хат барып җиткәнче 10/IV җитәр. Без шул 15/IV китәбез. Мин элеке хаттада килегез дип язган идем һәм юлга сохари алып килегез дигән идем. Шулайук ничек килергә, кемнәр белән килергә, килгәч качан килсәр(?)гездә(?) сөйләштерәләр(?) т(?)әзер(?) дип язган идем, ләкин Мәрвәридә килмәде. Шуның өчен җибәргән аяк башы белән пирчатканы Фатима апаларда калдырырмын әгәрдә кимәсәм. Киткәндә хат язармын, исән булсам һәрвакыт хат язып торырмын. Хат килмәй дип, күрә алмайда калдык дип кайгырмагыз. Бер нәрсәдә эшләп булмай Ходай кушса бер әйләнеп кайтырбыз.






Бабам чынлап та әйләнеп кайта алган. Сугышта ул фельдшер булып эшләгән иде. Әлеге хатта язылганча, Уфадагы фельдшерлар мәктәбен бетереп, сугышка киткән. Ул сугыштан язган 20-ләп хат сакланып калган. Аларны туып үскән йортында (Башкортостандагы Яңа Бишенде дигән авылда), түбәне сүткәндә, чормадан тапканнар иде. Мин ул хатларны әкрен генә көндәлегемдә бастырып чыкмакчы булам.

Хатта телгә алынганнар турында. Әхтәм - бабамның бертуган энесе. Мәрвәри - әтисенең беренче хатыныннан кызы. Мөсәгыйть - бабамның бертуган абыйсы. Ул сугышка китеп хәбәрсез югалган. Димәк, Мәсәгыйть энесеннән тәмәке сорап хат язган иде. Бәлки, бу аның соңгы хаты иде.
Әхтәм абый әле дә исән, Яңа Бишендедә яши.

БАССР, хәрби хезмәт, Икенче дөнья сугышы

Previous post Next post
Up