Сугыштан хат - 2

Oct 03, 2015 19:46

Янә бер хат. Башта моны да бабам язган дип белгән идем (кул язуы охшаш), әмма аны бабамның Әхтәм исемле энесенең дусты, Шакир исемле авылдаш егет язган икән булып чыкты.
Кызык хәл: Яңалиф белән язылган булса да, хатның бер-ике җирендә кирилл хәрефләре кысылган. Андый урыннарны өндәү (!) белән билгеләдем.
Махсус byltyr абый өчен өстәп куйыйм, "вакыт" сүзе "бакыт" дип язылган:)

(1нче бит)
Кадерле әти, әни һәм туганнарым! Сезгә үземнең сагну(!?) сәләмнәрем юлла(!?)тып(?) сезнең озын еллар буенча сау сәләмәт яшәвегезне теләп калам. Һәмдә җизни белән апага һәм туганнарга, Харис абыйга һәм барлык агай эне, күршеләргә миннән күп сәләм. Хәмдиягә, Магинур(!)га, Мөнирәгә, Әхтәмгә һәм барча авыл яшьләренә миннән күп сәләм.Сәләм тәмәм. Үзем исән саугына. Барлык иптәшләр белән хезмәт итеп ятам, сезнедә исән саулар дыр дип беләм. Әти, Әни, туганнар буда мәгълүм булсын, апаның,(?) Хәмдия язган хатларны алып укыдым. Һәм менә бүген 26.12 көнне иртән аштан соң Әхтәмнән хат алып укыдым. Хат укыгач ичләр бушап китте. Өйдән чыгып киткәнгә байтак бакыт булды. Өйдән 3 хат(?) алдым. Менә бүген ял көне сезгә хат һәм Әхтәмгә дә яздым. Безнең тормышлар бер көе бара. Көек(?) Хисамай(?) малае Инсаф та безнең лагерда иде, хәзер менә бүген фронтка киттеләр. Безнең ашау яклары яхшы. Акчаны тотып бетердем, бияләй аяк башларыда туздылар. Ямаштырып киеп җөрим әле. Монда көннәр
(2нче бит)
салкын, анда көннәр ничек? салкынмы? әле җылымы? Абыйдан хат аласызмы? Акча аласызмы? Мал туарлар барыда исәнме? Кәҗә(кәзә?) бәрәнләмәдеме? Сыер һәм сарык җилени(?) башладымы? барын да айрып хатка языгыз. Сезне сагнып хат язучы(!), улыгыз сәләм белән Шакир (имза) 26.12.43.
(Адрес астында)
Апаның(?) тормышы мул(?) ??? гына барамы? Җизни шайтанла(?)мадымы? апа утын әзерли алдымы?
Колхоз икмәк бирәме? Хатка барсында айрып(?) языгыз. Хушыгыз. Сезне сагнучы хат язучы сәләм белән улыгыз Шакир. 26.12.43 язылды.






Башка хатлар, Ходай боерса, монда булачак.

БАССР, Икенче дөнья сугышы

Previous post Next post
Up