245. ЯЛКАУ КИҢӘШЕ
Бер ялкау:
- Җәмәгать, түбәгездә үскән үләнне йолкып азапланмагыз, сыерыгызны менгереп ашатыгыз, ә сөт әчемәсен өчен, сыерыгызны кар базына төшерсәгез яхшы булыр,- дип, халыкка бик «акыллы» киңәш биргән, ди.
1969, Омск өлк. Большеречье р-ны Олыкүл авылында Г. Ибраһимовадан X. Гатина язып алган.
(
Read more... )