Большеречье районында язып алынган уеннар

Feb 19, 2019 15:34

Хан уены
Кызлар бер кулларын тотынып, берсен иңнәренә куеп, бер түгәрәк ясап йөриләр. Уртада берәү хан булып утыра, берәү көтүче була. Кызлардан берәү ычкынып китеп, кул астына үтеп качып китә. Көтүче аны тотып алып, хан алдына китерә. Хан хөкем итә: баштүбән йөрсен, аягын түшәмгә тидерсен, өйдә дә булмасын, тышта да булмасын һ.б. Баштүбән йөрү булса, яулыгын йә бүреген идәнгә бәрә, аягын түшәмгә тидерү булса, аяк киемен түшәмгә чөя; өйдә дә булмау, тышта да булмау булса, ишек бусагасында тора һ.б. җәзалар.

Кызлар уены
Ике нечкә энәне чынаяк тәлинкәсенә суга салалар. Энәләр бергә кушылса, кушыла имеш яшьләр, кушылмаса - аерылалар, дигәннәр.

Чимцацак
Кызлар бер-берсе артына тезелеп торалар. Алда бер олырак кыз тора. Ул итәген тотып артындагы кызларны яшергәндәй итә.
Каршыда аю тора. Ул иң арттагы кызны тотарга тырыша. Башта рөхсәт сорый.
Чимцацак, чимцацак
Цицинәңнең (апа) күзе кашак (сукыр)
Цицинәк күрмәс,
Бер балаңны ашаен.
Алып баручы кулларын җәеп качыра, кызларны тоттырмый. Аю балаларны берәм-берәм тотып бетерә. Тоткан берсен читкә бастыра йә тагын килеп такмагын әйтә. Беткәнче тота.

Большеречье районы Каракүл авылында Исәнхуҗин Зарифтан (1894 елгы) Ф. Әхмәтова язып алган. 1969 ел

Яшерәм яулык
Кызлар бер түгәрәк ясап утыралар. Артларыннан әйләнеп бер кеше йөри. Сиздермәстән берсе артына яулык ташлап китә.
Яшерәм яулык, яшерәм яулык
Яшел яфрак астына.
Сиздермәстән ташлап китәм
Бер иптәшемнең артына, ди.
Сизеп калган кеше яулыкны алып ташлап китүчегә сугарга тиеш. Ул кача. Сизми калса, ташлап калдыручы үзе аңа яулык белән суга. Артына яулык ташланган кеше уен башлый.

Большеречье районы Олыкүл авылында Тухтаметова Хәмдидән (1871 елгы) Ф. Әхмәтова язып алган. 1969 ел

Уенга катнашучыларның бер ишесе чүлмәкләр була.
Чүлмәкләр чирәмгә чүгәләп утыралар һәм һәрбер чүлмәк артында чүлмәк сакчысы басып тора. Барлык чүлмәкләр круг тирәли утырырга тиешләр. Арадан бер сакчы чүлмәксез була. Ул кулындагы яулыгын күлмәк итәгенә яшереп, круг тирәли җырлап йөри:
Яшерәм яулык, яшерәм яулык
Яшел каен төбенә,
Бер иптәшем янына.
Һәм ул сиздермичә генә яулыкны бер чүлмәк алдына ташлый. Әгәр шул чүлмәкнең сакчысы бу яулыкны сизсә, ул вакыт чүлмәксез белән ул кругны бер тапкыр әйләнеп, чүлмәкнең башына кулларын тидерергә тиеш. Кайсы алданрак кулын тидерсә, шунысы чүлмәк сакчысы була, тидерә алмаганы - чүлмәксез.
Ә инде чүлмәксез яулыкны ташлаганда сакчы аны сизмәсә, ул вакыт яулыкны ташлаучы бер тапкыр кругны әйләнеп килә дә, яулыгы белән сакчыны кыйный. Һәм “йоклаган” сакчы чүлмәксез булып кала. Уен шулай дәвам итә.

Большеречье районы Уба авылында Талимова Гафифәдән (1936 елгы) И. Һадиева язып алган. 1969 ел

Йөзек яшерү
Тезелеп утыралар, бер кеше йөзек яшерә, икенче бер кеше эзли. Уен барышында гармун яки скрипка уйный. Эзләүче рәттән килгәндә гармунчы кайбер вакыт гади генә тавышны күтәреп куя, ә эзләүче шул тавышка карап, тавыш күтәрелгән турыга җиткәч, йөзек шул кешедә икән дип уйлый. Йөзекне тапса, йөзек иясе эзләүче була, тапмаса, яңадан эзли.

Кулъяулык уены
Бер рәткә тезелеп утыралар. Бер башта берәү яулык тотып тора. Ә икенче башта икәү рәттән торалар. Шуларның кайсы йөгереп барып яулыкны алдан ала, шул кеше кулъяулыгын тотып торучы була.

Большеречье районы Койгалы авылында Шугудова Мәрьямнән (1919 елгы) Х. Гатина язып алган. 1969 ел

Ай
Балалар ай шикелле дугаланып басалар. Айга каршы бер бала чүгәләп тора, арты белән. Бер кырыйдарак бер бала немой (телсез) була. Немой тезелеп торган балаларның берсенә барып төртә. Чүгәләп арты белән торган бала кемгә төрткәнне белергә тиеш. Белсә, уенга керә, белмәсә, яңадан көтә.

Көлдергеч
Кулларына берәр нәрсә-фант тотып, бер рәткә тезелеп торалар. Каршыда көлдергеч басып тора. Көлдергеч тезелеп торучыларның берәрсенең каршына барып, ничек булса да көлдерергә тырыша. Бөтенесен дә берәм-берәм көлдереп, әйберләрен җыеп ала. Аннан арты белән әйләнеп күрсәтми генә бер әйберне тота да: “Бу әйбергә кая барырга?” дип сорый. Кырыйда торган судья әйтә: “Йә мәктәп янына барып килергә, йә бер аяклап йөрергә”, - ди, җәзаны үтәп, фантларын алгач, барысы да бергә йөгереп китәләр. Алдан килүчене судья карап тора. Беренче килгән бала көлдергеч була. Көлмичә калганы судья була.

Большеречье районы Каракүл авылында Кучукова Риммадан (1957 елгы) Х. Гатина язып алган. 1969 ел

Без бәрәңге чәчәбез
Уенга катнашучылар, бер-берсенә карашып, 2 рәт булып басалар. 1 нче рәтләр 2 нче рәтләргә җырлый-җырлый киләләр: “Без бәрәңге чәчәбез, чәчәбез!” Аннары кире үз урыннарына чигенәләр.
2 нче рәт уенчылары аларга каршы җыр белән киләләр: “Ниләр белән чәчәсез, чәчәсез?” - диләр дә, үз урыннарына кире чигенәләр.
1 нче рәтләр: “Атлар белән чәчәбез”. 2 нче рәтләр: “Атны каян аласыз, аласыз?”
1 нче рәтләр: “100 сум биреп алабыз, алабыз”.
2 нче рәтләр: “Матур кызның исемен әйтегез, әйтегез”.
1 нче рәтләр: “Матур кызның исеме (Фәридә, Фәридә)”.
Җырлар хәрәкәт белән башкарылалар (алга килү, чигенү). 2 нче рәтләр исеме аталган кызны, кулларыннан тотып, үзләренә алып китәләр. Хәзер инде җырны 2 нче рәтләр башлыйлар: “Без бәрәңге чәчәбез, чәчәбез”.

Большеречье районы Күзәтү (Кызатау) авылында Хәсәнова Асия һәм Курманова Вәлидәдән И. Һадиева язып алган. 1969 ел

Флягалар
Уенга катнашучылар, флягалар булып, тезелешеп утыралар. Арада берсе әби була. Ул флягаларга “каймак” салып чыга. Яңадан бер эт белән бер мәче дә була. Әби каядыр бер җиргә “йомыш” белән киткәндә, эт белән мәче, каймакларны ашыйлар да, флягаларны түгеп - аударып китәләр, ә үзләре каядыр яшеренәләр.
Әби кайткач, аптырап: “Минем каймакларымны кем ашап киткән, минем флягаларымны кем аударган?” - дип сорый. Флягалар: “Эт белән мәче безне аударып киттеләр, каймакларны алар ашап бетерделәр”, - дип җавап бирәләр. Шуннан соң әби белән флягалар эт белән мәчене эзләп китәләр һәм аларны табалар.
Уен яңадан дәвам итә. Әбине, эт һәм мәчене яңадан сайлап куялар. (Эт белән мәчене сайлаганда, күбесенчә җитезрәк, тырыш балаларны сайлыйлар.)

Большеречье районы Күзәтү (Кызатау) авылында Хәсәнова Асиядән (1954 елгы) И. Һадиева язып алган. 1969 ел

Тимербайның биш баласы
Балалар, җитәкләшеп, кругка басалар. Уртада уенны алып баручы була. Балалар җыр җырлап әйләнәләр:
Тимербайның биш баласы.
Бар да бердәй күз карашы.
Ашамыйлар-эчмиләр;
Бер-берсенә карамыйлар.
Менә шулай эшлиләр.
Шул вакыт уйнатучы төрле хәрәкәтләр ясата, ул йә күзен акайта, йә чүгәли, йә кулларын болгый, йә сикерә. Кругтагы балалар аның хәрәкәтен кабатлыйлар. Әгәр дә берәрсе ялгыш хәрәкәт ясаса, йә бөтенләй эшләми торса, аңа җәза бирелә. Ул кеше, уртага чыгып, йә җырлый, йә бии, шигырь сөйли.

Большеречье районы Кушкүл авылында Сәитова Зәкия Кәрим кызыннан (1921 елгы) И. Һадиева язып алган. 1969 ел

Каравыл
Уенга катнашучылар, җитәкләшеп һәм пар-пар булып, алга карап басалар. Колоннаның иң алдында - парсыз. Команда бирелү белән колоннаның арткы рәтендәге бер пар йөгерешеп китә. Ә бу вакытны парсыз кеше аларның берсен тотарга тиеш.
Әгәр ул берәрсен тотса, ул вакыт элекке парсыз белән тотылган кеше колоннаның алдына килеп басалар, тотылмаганы парсыз кеше булып кала. Әгәр инде парсыз йөгерешүчеләрнең берәрсен тота алмаса, ул вакыт яңадан парсыз булып кала, ә теге йөгермәүчеләр калоннаның алдына килеп басалар.

Ястык багу
Арада берсе, ястык булып, җиргә иелеп тора. 2 нче берсе ана була. Ул кырыйда кызын эзләп йөри. Ә кызлар бу вакытны ястык багалар (куллары белән ястык булган кызның аркасын тукылдаталар, ә шул ястыклы кызның башына яулык каплыйлар). Шул вакыт ана килә дә: “Минем кызны күрмәдегезме?” - ди. Кызлар: “Ул үзенә ешым (оек) алгалы китте”, - диләр.
Арадан бер кыз: “Ул сиңа чәй алырга китте. Әйдә, әби, ястык багыш әле”, - ди. Ана килә дә ястык багыша. Шул вакыт ястык булган кыз (аның кызы) сикереп тора да, ана аны танып ала. Алар, икәүләп, кулга-кул тотышып, калган кызларны куа башлыйлар.
Тотылган кыз ястык була, ә аннан алда ястык булган кыз ана була.

Большеречье районы Каракүл авылында Мөхәммәдиева Люциядән (1961 елгы) И. Һадиева язып алган. 1969 ел.

Көзге карау
Яңа ел алдыннан сәгать 12 тулгач (яки 1 нче киткәч), коега бер үзең генә барасың, су аласың. Су алгач, аны өйгә алып кайтасың да, 2 стаканга тутырып саласың. Бу 2 стакандагы су 2 көзге арасына куела. Бер стаканга (әлеге сулы) берәр кеше бүләк иткән котмышны (йөзек) саласың. Аннары шул йөзекне стакан янындагы көзгегә карап утырасың (бик озак). Шул вакыт көзгедә киләчәктәге кешенең йөзе күренә, имеш. Шул йөз күренү белән көзгене әйләндереп куярга яисә берәр нәрсә белән каплап куярга кирәк.

Шырпы
41 шырпы бөртеге санап аласың. Монда да ялгызың гына булырга кирәк. Бу вакытны ишекләрне (яисә форточкаларны), юшкәләрне (морҗаларны) ачып куярга кирәк. Аннан калган кырык шырпыны өскә таба өяргә кирәк (кое бурасын хәтерләтә).
Ә 41 нче шырпыны күкертле башы белән кое эченә төшереп җибәрергә кирәк. Бу шырпыларны чемодан эченә тыгып куялар, чемоданның авызы ачык кала. Шул төнне йоклаганда, янәсе, егетең яисә якын берәр кешең төшеңә керә.

Большеречье районы Каракүл авылында Шихова Рәмиядән (1953 елгы) И. Һадиева язып алган. 1969 ел.

Милли-мәдәни мирасыбыз: Омск өлкәсе татарлары. - Казан, 2015. - 460 б. http://antat.ru/ru/iyli/publishing/book/

Казатово, Кошкуль, Исянхузин, Каракуль, Курмановы, Мухамадиевы, Куйгалы, Туктаметов, фольклор, Шугуровы, Шиховы, Мурлы, Сеитовы, Кучуковы, Берняжка, 1960-1969, Хасановы

Previous post Next post
Up