Уыш Тамак авылында язып алынган уеннар һәм балалар фольклоры

Feb 19, 2019 15:08

    Бала сикертү
    Шалкан ашаган,
    Кабыгын җиргә ташлаган,
    Үзен сөйгән егетләргә
    Йомарлап кар ташлаган.
    Тилегәткән куу
    Тилегәткән таз, таз,
    Атаң үлгән былтыр яз.
    Инәң имчәктә,
    Балаң балчыкта,
    Бер күзеңә яфрак,
    Бер күзеңә туфрак,
    Тилегәткән сукыр, гоош!
Знаменск районы Уыш Тамак авылында Шәрәфетдинова Рәхилә Мөхәммәтша кызыннан (1910 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1968 ел



    Бала йоклату
    Йокла, балам, йом күзең,
    Әллү-бәллү көләрем,
    Хикәяләр сүләрем,
    Сиңа теләк теләрем,
    Бул бәхетле, диярмен.
    Сүз уйнату
    Бер дигәндә - бермәк,
    Ике дигәндә - икмәк,
    Өч дигәндә - өшәләк,
    Дүрт дигәндә - түмәк,
    Биш дигәндә - бишек,
    Алты дигәндә- ашык (сөяк).
    Җиде дигәндә - җилбегән (су анасы),
    Сигез дигәндә - чиргәй (кара чебен),
    Тугыз дигәндә - тургай,
    Ун дигәндә - уймак,
    Кәзәнкәдә (чоланда) коймак,
    Аны ашап туймак.

    Балалар уены
    I. -Песием, песием, кая бардың?
    - Әбиләргә.
    - Әби сиңа ни бирде?
    - Табак, табак май бирде.
    - Ни ашадың?
    - Май ашадым.
    - Нинди кашык?
    - Сырлы кашык.
    - Нинди табак?
    - Сырлы табак.
    II. - Әби, әби, ни казыйсың?
    - Энә менән ер казыйм.
    - Энә менән ни кыласың?
    - Капчык тегәм.
    - Капчык менән ни кыласың?
    - Таш тутырам.
    - Таш менән ни кыласың?
    - Синең балаларың бакчама төшкән, аякларын сугып сындырам.
    Шул сүздән соң әби урыныннан сикереп тора да башка балаларны куып китә, тотса кыйный да үз урынына әби итә.

Знаменский районы Уш Тамак авылында Хәмзинә Гыйльмиҗамал Сәпәрмөхәммәт кызыннан (1913 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1968 ел.

Заргынай (сарыгынай)
Түгәрәк уртасында бер так, әйләнеп җырлыйлар, кул чабып такмагын әйтәләр. Уртадагы так, берәүне алып, әле бер якка, әле икенче якка әйләнә, такмак беткәч, түгәрәк кушыла.
    Алма дисәм, алсу түгел,
    Кыяр дисәм, түгәрәк
    Ай, заргынаем да, вай, заргынаем.
    Комсомоллар күкрәгендә уйный
    Сары күбәләк.
    Ай, заргынаем да, вай, заргынаем.
    Ал итә, итә, итә,
    Гөл итә, итә, итә
    Ай, заргынаем да, вай заргынаем,
    Яннарыңа барыр идем
    Ял итә, итә, итә.
    Ай, заргынаем да, вай, заргынаем.
    Ситса новый күкрәгенә
    Ленин ордены таккан,
    Ай, заргынаем да, вай, заргынаем.
    Бер ел чәчеп, өч ел ура
    Торган бодайлар тапкан.
    Ай, заргынаем да, вай заргынаем.


Знаменск районы Уыш Тамак авылында Гобәйдуллина Фатыйма Сабир кызыннан (1923 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1968 ел

Милли-мәдәни мирасыбыз: Омск өлкәсе татарлары. - Казан, 2015. - 460 б. http://antat.ru/ru/iyli/publishing/book/

Хамзины, Усть-Тамак, 1960-1969, фольклор, Габайдулин, Шарафутдиновы

Previous post Next post
Up