Мурлы елгасы
Кызыл Каш белән Кыргап авылларының арасында Мурлы дигән елга ага. Бу елганы шайтанлы диләр. Элек тә, хәзер дә аның яныннан үткәндә дога укып үтәргә торышалар. Андагы шайтаннар кешене адаштыра, куркыта, атлы булса, я атын туара, я арбасын тарата, я җибәрми. Машиналарны туктата һ.б.
Хәтта бу елга авылның коммунисты Әкмәлне дә куркыткан. Ул велосипед белән кайтып бара икән. Шул елгага гына килеп җиткәч, велосипеды эшләми башлаган. Аны 4 км. чамасы өстерәп кайтарырга туры килгән. Бик нык курыккан һәм соңыннан авырган.
Мама Зиря
Каслы урманының бу ягында (Кыргаптан ерак түгел) Карнай дигән урын бар. Анда Черняй байның малы көтелгән. Бу бай базарда йөргән вакытта, бер капчык тотып, хәер сорап йөрүче Кыргап хатынын күргән. Бай моңа: “Син нишләп соранып йөрисең? Кер миңа хезмәткә, киемнең дә, азыгың да булыр”, - ди. Хатынның исеме Зөһрә була. Хатын бай янына китә. Бай аңа көтү көтәргә куша. Рус иптәшләре аны Зиря дип йөртәләр. Бервакыт ул бер урысны яратып куя, аңа кияүгә дә чыга. Айлар үтә, малайлары туа. Малайга исем куштырырга кирәк. Моның өчен аны попка илтәсе була. Поп малайга исем кушканның соңында фамилия сорый башлый. Ә малайның әти-әниләре венчаться ителмәгәннәр бит. Шуның өчен поп әнисенең фамилиясен сорый. Аңа Мамазиря диләр. Шуннан Үерняйдә Мамзиревлар фамилияләре таралган.
Тара районы Кыргап авылында Ибраһимов Гафур Абдрахим улыннан (1902 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1969 ел
Кара тал
Атачка авылыннан ерак түгел “Кара тал” дигән урын бар. Анда шайтаннар яши икән. Караңгы кичләрдә ут ягып күңел ачалар, кайбер узгынчыларның атларына утырып баралар икән. Хәтта Кызыл Каш авылының машина кузовына да тиялгәннәр, ди. Машина көчкә генә тартып барган. Җәйге эш вакытларында, кешеләр эштән кайткач (печән чабудан, урактан), болар эшкә тотыналар икән: печән өстендә печән кибәнлиләр, ашлык җыю вакытында ашлык сугалар, икән. Ә икенче көнне карасалар, бернәрсә дә эшләмәгән булып чыгалар икән. “Кара тал” яныннан вакытсыз үтәргә халык әле дә курка.
Тара районы Кызыл Каш (Айткүл) авылында Шәймурзина Хәят Имаметдин кызыннан (1913 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1969 ел
Бер мулланың күргәннәре
Бу инде бик күптән булган эш. Бер мулла ямщикка утырып, каяндыр Кыргапка таба юл тоткан. Көн кичкә якынлашып бара. Көз көне икән, аз гына яңгыр сибәли икән. Менә алар Атачка авылын үтеп “Кара тал”га ялкынлашканнар. Мулла юл буенда гына бер ялгыз, берничә этажлы яп-якты итеп яктыртылган йорт күргән. Тәрәздән күренә икән: өй эче тулы ирләр, күңел ачып утыралар. Бу ни хәл диеп уйлаган мулла. Атны туктаткан да, төшеп, өйгә таба бара башлый, кинәт өй юкка чыга. Мулла куркып догасын укый да, атка менеп утыра. Бераз баргач, арба бөтенләй әкеренәйгән кебек булып китә. Нәрсә бар икән дип, як-якларына карансалар, бер бозау боларның арба артына башын салып бара. Мулла куып карый, бозау селкенми дә. Шунда ямщик чыбыркысы белән сугып җибәрә, бозау югала, ә ямщик телсез кала. Арба җиңеләеп китә. Болар Кызыл кашын үтеп, Мурлы елгасына килеп җитәләр. Елганы чыгалар, карасалар, җирдә бер дүрт читле нәрсә ятканы күренә. Нәрсә икән бу дип, мулла бисмилласын укып җиргә төшә дә, якын килә, карый: түшәк. Кемнән төшеп калган икән бу, дип мулла түшәкне арба артына сала. Баралар. Мулла бервакыт күзен ачып җибәрсә, янында гына бер хатын-кыз муллага күзләрен чокрайтып карап утыра. Мулла пәридер дип, догалар укый башлый. Ә теге шул догаларны кире ягыннан укый. Кыргапка якынлашалар, теге хатын-кыз юк була. Таныш муллаларның капка төбенә килеп җиткәч, ат туктый, мулла да, ямщик та аттан төшәләр, икесе дә телсез калганнар. Мулла (Кыргап) өйгә алып кереп, өшкергәч кенә исләренә киләләр.
Тара районы Кызыл Каш авылында Кучукова Фатахат Сәгыйть кызыннан (1936 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1969 ел
Олы Уыш белән кече Уыш арасында
Бервакыт бер кеше Кече Уыштан Олы Уышка кайтып килә икән. Көз көне, төнге сәгать уннар, баткак, караңгы. Анда юлның башта икегә, аннан соң бер-берсенә кушыла торган җире бар икән. Бер ягында су бик күп булганга, икенчесе әйбәтрәк тоелганга, бу яхшырагыннан киткән. Бара икән, бара икән, бер заман аягы чокырга төшеп киткән бит моның. Чокыр төбендә
күзенә бер каромчык чагылган. Ул нәрсә: “Монда кил, монда кил, монда коры”, - дип моны чакыра икән. Бу кешенең куркуыннан йөрәге кузгалып киткән. Ачуыннан сүгенеп торып җибәргән. “Курыкмыйм мин синнән, әнә телеграф баганасы,
адаштыра алмассың”, - дигән тегеңә. Сүгенә-сүгенә юл буйлап киткән бу. Тегесе дә нидер сөйләнә-сөйләнә моның артыннан килә икән. Юл аермасы беткән, алда утлары янып торган Олы Уыш күренгән. Бу артына борылып караган, теге нәрсә юкка
чыккан булган. Бу манма су булып өенә кайтып кергән.
Тара районы Кече Уыш авылында Абазов Мөхәммәтгали Исмәгыйль улыннан (1889 елгы) Н. Ибраһимов язып алган 1969 ел
Иртыш
Бик борынгы заманда елга ярында юан-юан, куе таллар үсеп утырган. Ә кешеләр елга агымына сал белән йөри торган булганнар. Ә үсеп утырган тал ботаклары кешеләрнең киемнәрен, битләрен ерта торган булган. Шуңа күрә елганы Иртыш дип атаганнар.
Тара районы Бүксем (Нерпинка) авылында Шәрипов Әсфәндияр Сәфәр улыннан (1920 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1968 ел
Милли-мәдәни мирасыбыз: Омск өлкәсе татарлары. - Казан, 2015. - 460 б.
http://antat.ru/ru/iyli/publishing/book/