Торалы авылы
(Уыш авылы көенә)
Ары тора кибете,
Бире тора кибете.
Кай йернең, дип сорасагыз,
Без Торалы егете.
Омски да безнеке,
Тарски да безнеке.
Ебәрсә ебәрсен Себер,
Себер үзебезнеке.
Әй Омски, Омски,
Уртасында Тарски.
Тарскидан 30 чакрым,
Без бит Торалински.
Исәнме, Тари каласы,
Сәхрә кырларың белән.
Исәнме, туган илкәем,
Сөйгән ярларым белән.
Тара районы Кече Уыш (Малые Туралы) авылында Ураев Әбдерәүфтән (1909 елгы) И. Һадиева язып алган. 1969 ел
Бусьегет
Миһырман моштак авылны
Бер күрмәй күңелем тынмай,
Җаным сөйгән ярымны
Бер күрмәй җаным булмай.
Һай, Бусьегет, Бусьегет,
Каршыңда бар дус егет,
Чын хәкыйкать яр булсаң,
Ишек ачсаң, кәрәк, ди.
40 кәнисәк кыслар боларга каршы “яр-яр” әйтәләр.
Берең энҗү, берең мәрҗән
Тезелепсез яр-яр,
Берең якут, берең гәүһәр,
Кушылыпсыз яр-яр.
Берең еснә (җизни), берең апа
Кушылыпсыз яр-яр,
Ахирәт көн булгынча
Аерылмагыз яр-яр.
“Яр-яр” әйткән дусларым,
Дусымнан күп ишләрем,
Сез дуслардан аерылсам,
Ялгыс башым нишләрем?
Яры юкның чаны (җаны) юк,
Түшәге юк яр-яр.
Бүсьегетем булмаса,
Кысың да булып йөрмәсен
Илдән илгә йөрдермен.
Илдән яхшы табармын;
Илдән яхшы табылса,
Сине шуңа бирермен.
Тара районы Түбән Сәбәләк авылында Таштимерова Фәүзиядән (1908 елгы) Х. Гатина язып алган. 1968 ел
Милли-мәдәни мирасыбыз: Омск өлкәсе татарлары. - Казан, 2015. - 460 б.
http://antat.ru/ru/iyli/publishing/book/