Россия халкын хокукларын яклый белми дип гаепләргә яраталар. Ә менә Казанның Ирек мәйданында күптән түгел 3-4 мең балыкчы, йодрыкларын күккә чөеп, хакимияткә протест белдереп митингка чыкты.
Иң элек - балык!
“Нигә балыкчылар?”, - дигән сорау туа башта иң әүвәл. Әйе, законга балык тотуны түләүле итү турында үзгәрешләр кертелде. Тик балык тоту - халыкның көндәлек тормышындагы иң әһәмиятле мәсьәләме?! Митингта катнашучылар бензинга һәм торак-коммуналь хезмәтләренең бәяләре артуга яки тарихи биналарны җимереп, алар урынына коммерция объектлары төзүгә ризазыслык белдергән булсалар, аңлар идек инде. Массакүләм ришвәтчелек һәм бюджет акчаларын үзләштерү очраклары сәбәпче булса, анысын да аклап булыр иде. Юк, меңләгән халык, плакатлар тотып, нәкъ менә балык тоту “хокукын” якларга чыккан.
Бу инде халыкның нинди проблемалар белән кызыксынуының чын, объектив күрсәткече, сораштыруларың бер читтә торсын. Халыкны беренче чиратта иҗтимагый әһәмияткә ия булган мәсьәләр борчыймы, яки инде күңел ачумы - җавап күз алдыбызда. Аларга синең тарихи биналарың да, ришвәтче түрәләрең дә кирәкми.
Тик мәсьәләгә төптәнрәк карарга, балыкчының хәленә дә керергә кирәктер. “Балык тоту” күп кенә абзыйларга хатыннан һәм өйдәге ыгы-зыгылардан, тормыштагы проблемалардан качып, дуслар белән күл буена төшеп анда аракы эчү, ә айныгач, өйгә сатып алынган балык алып кайту булса да, шактый күп кеше өчен бу шөгыль бердәнбер сыгыну урыны, җанга дәва бирүче юаныч кебек. Шул “шәхси почмакны” да тартып алсыннар инде? Бу яктан карасак, митингны аклый алабыз. Хәлбуки, әлеге ир-атларның башка мәсьәләләрдә үз фикерен белдермәве, ә менә балык тотуны түләүле итүгә каршы чыгуы хокук саклау түгел, күбрәк үз мәнфәгатьләрен кайгырту гына.
Бүген - балык, ә иртәгә?
Тик шулай да мондый массакүләм митингның көтмәгәндә пәйда булуы халыкның әле ризасызлыкны тышка чыгару, канәгатьсезлекне белдерү потенциалы бар икәнлегенә яхшы дәлил. Казан дәүләт технология университетының иҗтимагый һәм сәяси конфликтология кафедрасы җитәкчесе профессор Александр Салагаев сүзләренчә, хәзер илдә ситуация үзгәрә - халык әкреннәп эчүне ташлый һәм сәяси, иҗтимагый мәсьәләләр белән кызыксына. Мисыр һәм Тунистагы вакыйгалар да чагылыш табадыр, ди ул. “Россия хакимияте халык фикерен исәпкә алмый. Халык мәнфәгатьләренә каршы адымнар күп булды. Балыкчылар белән булган очрак - шуларның берсе генә”, - ди профессор. Әйе, галим белән килешми булмый, бүген урамга чыгуның сәбәбе - балык, ә иртәгә?!.
Балык театры
Сүз уңаеннан әйтеп китәргә кирәк, әлеге “балык мәсьәләсе” инде берничә ай буе күпертелә. Россиядә 2012дә узачак сайлау алды кампаниясенең бер өлеше булмагае бу тагын. Беренчедән, мондый чорда бит халыкның игътибарын җитди проблемалардан вак-төяк мәсьәләләргә күчерү бик отышлы. Икенчедән, алдыбызда инде таныш ысул: янәсе, башта “кычытмаган җирне кашып” ниндидер проблемалар уйлап чыгарыла, ә соңыннан халык турында кайгырткан хакимият аның сүзенә колак сала һәм ул проблемаларны хәл итәргә тотына. Бөтен Россия буйлап үткән митингларны оештырырга хакимият үзе дә ярдәм иткән, ди усал телләр. Чыннан да, тәртипле итеп башка шәһәрләрдән автобусларга утырып килүне, сәләтле карикатурачыларны да уздырып китеп төсле-буяулы плакатлар ясауны балыкчылардан берәү дә көтмәде. Иң кызыгы - ахыр чиктә түрәләр кинәт кенә халык ягына чыктылар, аларның теләкләрен үтәргә вәгъдә бирделәр.
Болар барысы оештырылган тамаша гына булса, сәхнә урыны һәм актерлар дөрес сайланмагандыр. Югарыда әйтеп киткәнебезчә, халыкның бердәнбер үз иткән шөгыленә-юанычына да кул сузу - олы хата һәм бу көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Күзәтүчеләр фаразлавынча, мондый хәлләр тагын да кабатланса, мәйдандагы кешеләр бер-ике түгел, ә бәлки дистәләгән мең белән исәпләнергә мөмкин.
Разин варислары?
Тарихтан да сабак алырга кирәктер. Йомгак буларак, кыска гына экскурс: 1670-71 елларда Степан Разин һәм Дон казаклары оештырган кораллы баш күтәрүнең төп сәбәпләреннән берсе - казакларга балык кәсепчелеге белән шөгыльләнүне тыю. Шуннан соң халык патшага каршы күтәрелә.
Тарих кабатлана диләр, дөрес микән?..