Япониядәге фаҗигаләрнең эзлекле баруы игътибарны җәлеп итә: башта җир тетрәве тулы бер шәһәрләр һәм авылларны җир белән тигезләде, соңыннан шуның аркасында чыккан цунами заводларны, аэропортларны ун метрлы дулкыннар белән каплап китте. Ә хәзер инде чиратта иң куркынычы - атом электростанциясенә дә зыян килеп, әйләнә-тирәгә радиация таралуы.
Табигать кануннары
Кем әйткәндәй, тырышсаң да туры китерә алмассың мондый һәлакәтләрнең бер вакытта барлыкка килүен. Ләкин, билгеле булганча, каза көтмәгәндә килә. Ә бит Япония төрле табигать бәла-казаларына каршы торырлык барлык шартлар тудырган ил буларак танылган иде. Андагы шәһәрләрдә җир астында сыеныр урыннар әзерләнгән, халыкка балачактан ук җир тетрәү очракларында үзеңне ничек тотарга кирәк икәнлеге тукып куелган. Гаять биек биналар иң көчле магнитудалы җир тетрәүләрдә җимерелми торган итеп төзелә. Җитмәсә, Япония икътисад буенча дөньяда икенче урында тора. Шактый фәнни һәм техник ачышлар япон халкы тарафыннан ясала. Менә боларның барысына да карамастан, без бүген аяныч хәлдәге Японияне күрәбез. Димәк, кеше күпме генә алга омтылмасын, яңа ачышларга ашкынмасын, табигать кануннарын урап узып булмаячак. Һәм менә Япониягә килгән бу коточкыч зур афәтне очраклылык дип әйтеп булмый. Моны рухи өлкәгә - дингә игътибар җитенкерәмәү нәтиҗәсе дип тә карарга кирәктер. Профессор Роберт Кисала әйтүенчә, ил халкының нибары 30 проценты гына үзен дингә ышанучы дип саный.
«Тыныч» атом нигә уянды?
Әйткәнемчә, казалар ишек шакып тормый. Тик фаҗиганең өченче өлешен - атом электростанциясен кеше үз кулы белән төзегән бит. Әлбәттә, бүгенге шартларда атом энергетикасы кебек альтернатив энергия чыганагы булмаса, беркая да китеп булмый, табигый ресурслар «кар базларының» төбендә генә калды. Тик ул шартларны үзебез үк тудырдык түгелме соң? Фәнни прогресска ирешик, һәрбер өйдә интернетлы компьютер булсын дип һәм шулай ук күрше илләрнең кораллану буенча безне узып китмәвен иң беренче максат итеп тотып, Җир шарының байлыгы күләмен исәпләүче, жәлләүче булмады. Нефть, газ, ташкүмер, уран күбрәк энергия чыганагы түгел, ә бизнес объектлары ролен уйный башлады. Бер карасаң, табигать байлыклары планетаның һәр кешесенә бер күләмдә бүленергә тиеш кебек тоела. Ә бүген исә аларга гигант корпорацияләр хуҗа, нәтиҗәдә аларның акция пакетлары белән дә саналган гына куллар идарә итә.
Япониядәге фаҗигаләр юкка гына «тыныч» атом энергиясен уятмагандыр, хәзер инде ул тыныч түгел. «Фукусима-1» АЭСына зыян килү нәтиҗәсе әле үзен озак еллар дәвамында да сиздерер. Мондый фаҗигаләр адәм баласын туктап уйланырга чакырырга тиештер инде. Тукай: «Без әле кая барабыз?» - дип әйткән кебек. Рухи дөньяга тиешле игътибар биреләме яки инде без матди байлык турында гына уйлыйбызмы? Киләчәк буынга заманча айфоннар, планшетлар бүләк итәргә телибезме яки инде интеллектуаль һәм иҗади мирас калдырасыбыз киләме?
Утрау кемнеке?
Россия һәм Япония әле кичә генә төбәктәге территорияләр өчен идеологик һәм мәгълүмати көрәш алып баралар иде. Гади халыкны бу мәсьәлә артык кызыксындырмаса да, Мәскәү һәм Токиодагы геосәясәт «бүре»ләре, Курил утрауларының үзенеке икәнен исбатлар өчен, ни генә эшләмәделәр. Хәзер исә ул территорияләрнең чыннан да кемнеке икәнлеге билгеле булды - Җирнеке, Ходайныкы, табигатьнеке (кемгә ничек уңайлырак). Ә кеше исә ул җирләрнең вакытлыча кулланучысы гына. Ничек куллануына карап - гаделлек беләнме яки комсызланыпмы, нәфесне тыя алмыйчамы - кеше шуның буенча аның нәтиҗәсен дә татый. Кичә җир бүлә алмыйча, аның өчен сугыш башларга әзер торган дәүләтләр бүген бергәләп коточкыч һәлакәт каршында басып торалар - «Фукусима-1» АЭСыннан чыккан радиация таралганнан-тарала бара һәм аның Камчатка белән Сахалинга ук барып җитүе ихтимал.