May 05, 2011 14:43
Дааа... Бу язлары-җәйләре ямьле булса да, миңа бик яхшы тәэсир итми әле. Көч юк, энергия җитми, кайчандыр тәүлегенә 20 сәгать йөгереп йөрерлек идем югыйсә, бүген кичке 10-11дән соң ук күз йомыла башлый. Әллә витамин җитми, әллә нәрсә шунда, продуктивность төшә. Эше да бармый. Короче, кулга алырга кирәк бугай бу егетне. Җигергә.
Авылга кайтып килдем әле бу көннәрдә. Рәхәт инде. сүз дә юк. Шәһәрдән соң авылдагы тынычлык - алтын бәясендә. Балачактагы кебек урам буйлап сәпәйдә йөрүгә ни җитә... Махсус йөреп кердем, теге Сабантуй үткәрелә торган җирнең өстеннән шундый шәп манзара ачыла.
Бу шимбә Таиландка китәм әле бер атнага. Ниндидер media familiarization trip ди бугай журналист кисәкләре өчен. Бот кыздырып кайтыйм әзрәк, анда хәзер нык эссе дие. Премьер-министр белән очрашуга галстук киегез диелгән. Ярар, әтинең теге "Красная стрела" 70 елгы галстуклары бар бугай әле. Иренмәсәм берәр нәрсә язып ташлармын әле монда да. Өзлегеп көтегез.