Ризаэддин Фәхреддинев
Бу сүз башын күреп гаҗәпләнүчеләр булачагы мәгълүм. Моны берәр төрле мәзәккә, уен-көлкегә әйләндереп калдырырлар вә хыялый хикәятләрдән бер нәрсәдер дип уйларлар. Һай шулай булса иде!
Бер җәй көнендә Дим буенда Казангол исемендәге башкорт авылына барып, 3-4 кичләр кунып кайткан идек. Авылның бер ягында Дим суы бик күңелле рәвештә ага. Башка яклары ямь-яшел чирәмлек, үләнлек булып, ямьле вә хуш...
Көннәр зарарсыз булды. Күбрәк вакытым шул үләнлекләрдә йөреп үтте. Каберлекләренә бардым, озак вакытлар йөрдем, ташларын да карадым. Әһәмият бирерлек иске язулар күрелмәде. Һичбер баруымда каберлектә Коръән укып утыручы кеше очрамады.
Тәрбиясе булмаса да, мәсҗедләр яхшы. Мәгәр дә ике намаздан башкасында бер генә кеше дә булмады. Фәрештәләр һәм күзгә күренмәгән гамәлдәге затлар белән җәмәгать булып, берүзем укыдым.
Мәсҗедкә кергәндә очраган бер кешедән: «Мелла-мөәззин өйдә түгелләрме әллә, мәсҗедтә күренмиләр»,- дип сораган идем: «Өйдәләр, фәлән кешенең баласына исем куштылар, инде төн буенча исем туе үткәрәләр, эчәләр»,- диде.
Көннәрнең берендә иртә чәйдән соң сахрага чыгып барганда урам тулы хатын-кыз, урамның ике башыннан берәмләп тә, күпләп тә киләләр вә безнең каршыдагы йортка кереп китәләр иде.
Сахрада озак йөрдем. Кайтып капка төбендәге эскәмиягә утырдым, ерак җирдән килгән бер кымызчы килеп сәлам бирде вә яныма утырды. Бу кешене электән күргәнем бар, үзен беләдер идем. Мәгәр дә бу мәртәбәдә бик гасабилашкан вә аптырашка төшкән хәлдә күрелде. Шул арада үзе сүз башлады вә ошбу мәгънәдә сүз сөйләде: «Менә бу каршыбыздагы йортта шушы авыл башкортларының җиткән кызлары иртәдән бирле исерткеч эчтеләр. Инде исерешкәннәр, беркадәресе өйдә, абзардагы саламлыкта вә күбесе ишегалдында аунап ята. Җырлыйлар, такмак әйтәләр, косалар, тычалар. Сыер бугы өстендә аунаулары сәбәпле букка буялып беткәннәр. Кымызчылар килеп күрәләр вә исләре китеп карап торалар. Буфет тотучы марҗалар килеп күрделәр вә ботларын чабып гаҗәпләнделәр. Күрше авылдан килгән бер марҗа: «Мондый эш безнең урыс халкында юк, бу нинди әкәмәт!» - дип, урам буенча сөйләнеп китте. Башкорт халкы үзе исерткеч эчү белән бәхетсезлеккә эләккән булу өстенә, хатыннарын да шушы бозык эшкә өйрәткән. Инде кызларына нәүбәт җиткән. Мәсҗедләре вә имамнары булган, үзләренең ислам динендә икәнлекләрен дәгъва кылган бу башкортларның бөтен халык, хосусан читләрдән җыелган мосафирлар күз уңында кызларының эчеп исерүләренә, үз букларына буялып мәсхәрә булып ятуларына гарьләнмәүләре, бөтенләй илтифатсыз булып торулары инде соңгы дәрәҗәдә җүләрлек икәнлегенә шөбһә юк. Бу халыкта ахрысы инсаф вә вөҗдан, оят вә игътибар дигән нәрсә бөтенләй юк. Аллаһе үзе белә, бу авыл халкына явыз дога төшкән булса кирәк. Җәннәт болыннары рәвешендә кырлары, сулары вә чишмәләре бар. Ерак җирләрдән күчеп килгән хахуллар шул җирләрнең аршыннар белән генә үлчәнгән урыннарында бөтен ихтыяҗ үтәлерлек, кешеләрнең ишекләренә йөрүдән хаҗәтсез булырлык дәрәҗәдә йортлар салганнар, һәртөрле әйберләр җитештереп саталар вә моңсыз хәлдә гомер сөрәләр. Әмма үлчәүсез җирләргә хуҗа булган бу башкортлар тапкан нәрсәләрен исерткечкә түгеп бетерәләр вә җәй буенча хахулларга кара кол булып хезмәт итәләр...»
Бу сүзләргә каршы ни әйтергә дә белмәдем. Сүзләрен расларга мәҗбүр булдым. «Инде Аллаһе тәгалә үзе инсаф вә тәүфыйк бирсен иде»,- дигән сүзем белән канәгать иттем. Хакыйкать хәлдә, ислам динендә булган җамигъ мәчете төзелгән, рәсми имамнар куелган, моның өстенә дә кымыз белән дәвалану, яхшы һава вә күңелле сахраларында, җәннәт бакчасы кебек әрәмәлекләрендә йөреп рәхәтләнү теләге белән Дагыстан, Төркестан, вә зчкәре Русиядәге өлкәләрдән мосафирлар җыелган авылда - әдәпләр тупланмасы булган урында җиткән кызларның җыелышып һичкемнән тартынмый вә оялмый эчүләре, исерешеп диваналанулары бик олуг өмедсезлек сәбәпләреннән. Мондый милләтләрнең юкка чыгу белән хөкем ителүләре сыналган. Бу хөкемнән ялгыз башкорт таифәсе генә аерып алынмас.
Исерткеч эчүгә электән гадәтләнеп килгән, диннәре җәһәтеннән тыелган вә гаепле бер эш булып саналмаган хәлдә, Америка вә Аурупа яшьләре тыйбб җәһәтеннән һәм дә дөньяда гомер сөрүгә тыючы булу җәһәтеннән үз араларында ниятләр корып, рәсми рәвештә җәмгыятьләр ясап, исерткеч эчүдән тыелсыннар да, башкортларның җиткән вә ирләргә китү алдында торган кызлары җыелышып исерткеч эчсеннәр вә тиресләрдә, хайваннар тизәкләре араларында аунап ятсыннар имеш. Бу эшкә һәрбер инсаф вә фикер әһеле нәфрәт итәр. Мондый кызлар бер егеткә иптәш вә балаларга ана булганнарыннан соң ирләрен җүнле эшләргә ничек итеп кыздырып торырлар вә балаларына нинди тәрбия бирерләр... Бәхетсез кавем!..
Юаныч, 16 т.
Ризаэддин Фәхреддинев “Болгар вә Казан төрекләре”. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1993 ел