Фестивале бар, кинасы юк.

Sep 06, 2007 13:23

 Казанда 3 ел буе   "Алтын минбәр" мөселман киносы фестивален уздыралар. 
Нәрсә дип әйтим инде, начар түгел, начар түгел. Узган ел  бер фильмны карарга барган идем, кереп булмады, билетлар сатылмый икән.
Бу фестиваль уздырудан, горур мактанырлык исеменнән башка, тагын нинди мәгънәсе бар икән?
Татарлар күп итеп фильм тешерә башладылармы? Әйдәгез санап карыйк - "Зөләйха", "Күктау", ... тагын? Ниндидер кыскаметражлы Тукай турында бер фильм чыкканын ишеткәнем бар, күргәнем юк. Шуңа кәдәр Илдар Ягъфәров ниндидер кыскаметражлы фильм төшергән иде - аны да күргәнем юк. Кайдан күрим соң? Телевизордан барыбер берсендә күрсәтмәделәр, DVD-да чыкканнары юк ("Зөләйха"дан башка). Ниндидер ябык сеанста 20-30 кеше карый да, алары да журналистлар гына дыр әле, шуның белән вәссәләм.
Бәлкем бу фестивальнең файдасы бардыр барын, инкәр итмим, тик шәхсән үзем берни дә күрмим дә, сизмим дә.
татар кинасы әле тумаган күрәсең.

Алтын минбәр, мөселман кинасы

Previous post Next post
Up