Сәхнәдә - Ирек Галиев! Алып баручының шушы игъланыннан соң зал көчле алкышларга күмелде. “Бу җырчының үз тамашачысы бар икән”, - дип уйларга да өлгермәдем, залдагы халыкның күңел кылларын тибрәндереп халкыбыз көе агыла башлады. Күпереп торган чәчле, бераз чегәнгә дә охшаган чибәр ир-егетнең сәхнәдә үз-үзен тотышы тыйнак. Ә менә тавышы моңлы да, көчле дә, үзенчәлекле дә. Әйе, бу мизгелләрдә Ирек чын мәгънәсендә барлык тамашачыларны да үзенә гашыйк итте. Җыр тәмамлагач та көчле алкышлар тынмады. Ә ул тамашачыларның шундый игътибарыннан уңайсызлангандай, кыенсынып кына кабат сәхнәгә чыкты, иҗатын яратучылардан җиңел генә котылып булмаячагын аңлагач, яңа җырлар башкарды. Беренче ноталар ишетелүгә, Ирек, тулысынча үзгәрә, сәхнәнең хуҗасына әверелә, дөньясын онытып моң диңгезенә чума ... Мин үзем өчен Ирек Галиев дигән җырчыны шулай ачтым. Озакламый язмыш безгә очрашып гәпләшү мөмкинлеге бүләк итте.
- Ирек, концерттагы чыгышларыңны карагач, тамашачыда: син - бик тыйнак кеше икән, дигән фикер калды.
- Гаиләдә шундый тәрбия алганмын инде. Тик тыйнак кешегә безнең җәмгыятьтә яшәүләре авыр шул. Шулай да үз-үземне үзгәртергә җыенмыйм. Мин, гомумән, әрсезлекне яратмыйм. Ни кызганыч, бездә сәләтләре булмаганнар да нәкъ менә әрсезлекләре аркасында “йолдыз” булып йөри бит.
- Тумышыгыз белән кайсы яклардан?
- Мин Казанга Чиләбе өлкәсеннән килдем. Дөресрәге, тарихи Ватаныма кайттым. Минем бабам Риза - Арча районы кешесе. 1938 елны аны гаиләсе белән Чиләбе якларына сөргәннәр. Мин шунда туып үстем. Өлкәнең Кунашак районы Борисово авылында яшәдек. 8 бала үстек. Мин - 6 нчы бала. Бу авыл урман эченә урнашкан. Табигате искиткеч матур. Ләкин “Маяк” комбинаты да бездән ерак түгел. Ә анда, белгәнегезчә, берничә дистә ел элек атом һәлакәте булган иде. Шушы тирәдәге татар авыллары көчле радиация тәэсиренә эләгеп, зур зыян күрде. Яман шеш авыруыннан үлүчеләр күп...
- Әйе, татар халкына Алла каргаган бу илнең кайсы почмагында да яшәү җиңел түгел... Ирек, алайса, җыр-моңга сәләт сезгә авылыгыз табигатенең матурлыгы аша бирелгәндер. Шулаймы?
- Юк. Ул миңа геннар аша күчкән. Минем бабам скрипкада көйләр чыгарган, әтием бик матур итеп баянда уйный, әнием җырлый иде. Гомумән, минем бөтен туганнарым җыр-моңга гашыйк кешеләр.
- Туганнарыгыз белән белән аралашып торасызмы? Алар хәзер кайда яшиләр?
-- Аллага шөкер, барыбыз да исән-сау. Очрашып-күрешеп торабыз. Алар һәммәсе дә Чиләбедә яшиләр. Мин Казанда үзем генә. Сеңелем Әлфия Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлады. Аңа югары белем алырга ярдәм иттем.
- Беренче тапкыр сәхнәгә чыккан чагыгызны хәтерлисезме?
- Мәктәптә укыган чакта ук үзешчән сәнгатьтә катнаша башладым. Төрле бәйге-конкурсларда гел беренче урыннарны яулый идем.
- Һәм сез үз гомерегезне сәнгатькә багышларга булдыгызмы?
- Әйе. Урта белемгә ия булгач, музыка училищесына укырга кердем. Аны тәмамлагач, бер ел Чиләбе опера театрында эшләдем, бер үк вакытта шәхси дәресләр алдым. 1993 елда консерваториягә керү максаты белән Казанга килдем. Конкурс бик зур иде. Шуңа карамастан, консерватория студенты булу бәхетенә ирештем. Вокал буенча Әлфия Заһидуллина классында белем алдым. Студент елларының бер сәгатен дә бушка үткәрмәскә тырыштым. Бервакыт телевизордан Гали Ильясовның җырлавын ишеттем. Үземә нәрсәдер җитеп бетмәгәнен сизә идем. “Миңа аны нәкъ менә шушы җырчы бирәчәк”, - дигән фикергә килдем мин. Икенче көнне үк филармониягә барып аны эзләп таптым. Мин Г. Ильясовтан 3 ел дәвамында шәхси дәресләр алдым. Бу киләчәктәге һөнәри үсешемә бик нык ярдәм итте. Укытучым Рөстәм Җәләй төпле опера әзерлеге бирде. Шулай ук укытучым Илгиз Мәҗитовка да бик рәхмәтлемен. Диплом эшем итеп Моцартның “Так поступают все женщины” операсыннан Феррандо партиясен тулысынча башкардым. Соңгы ун елда татар эстрадасында - җырчы Нәфкать Нигъмәтуллин төркемендә эшләдем. Гитарада уйнадым, җырладым.
- Сәхнәләрдә сез язган җырлар да яңгырый башлады.
- Әйе, җырларга көйләр дә язам. Алар бик тиз арада популярлашып та китә. Минем җырларны берничә җырчы үз репертуарына кертте. Хәзер аларны күбрәк үзем башкарам. Сүзләрен заказ белән яздырам. Яхшы шигырь табу - ярты бәхет. Югыйсә бүген иренмәгән һәр кеше шигырь яза. Һәм эчтәлекләре ташкаүлчим булганнары да җитәрлек. Мин җыр эчтәлекләренә бик таләпчән карыйм.
- Аудиоязмагызны чыгарырга исәбегез юкмы?
- “Ядкарь” студиясендә “Ак томан” исемле беренче альбомым чыгып, сатылып бетте инде. Хәзер икенчесен әзерләү юнәлешендә эш алып барам. Ул төрле планда булачак.
- Танылган артистларга охшатып сөйләвегез һәм җырлавыгыз да тамашачылар күңеленә хуш килә.
- Минемчә, чын артистның сәләтләре күп булырга тиеш.
- Ун ел сәхнәдә җырлыйсың. Үзегез белән булган берәр кызыклы хәл турында сөйләгез әле.
- Күптән түгел бер кичәдә булды бу хәл. Тамашачылар арасында бәхәс чыкты. Янәсе Казаннан килгән артист акчаны җиңел суга. Имеш, ул алдан ук җырларын компьютерга яздырган да, хәзер микрофонга авызын ачып кына җырлаган кыяфәт ясап йөри. Мин бит әзерлекле профессиональ җырчы, тавышым көчле. Аптырап калмадым, компьютерны сүндердем дә, татар халык көен сузып җибәрдем. Халык сихерләнгәндәй тын калды. Шуннан соң нәрсә булды дисезме? Һәр җырны дүртәр тапкыр җырлаттылар.
- Бүгенге татар эстрадасы турында фикерләрегез нинди?
- Элек профессиональ сәхнә бар иде, үзешчән сәнгать бар иде. Хәзер алар арасындагы аерма бетте. Нәтиҗәдә сәхнәне тавышсыз, музыкаль әзерлексез җырчылар басып алды. Аларга мактаулы исемнәр бирелә. Һөнәри осталык түгел, әлеге дә баягы әрсезлек, әшнәлек өстен чыга. Безнең татар халкы тиз ышанучан бит. Әнә нинди мактаулы артист килгән дип концертларга йөри. Сәхнәне эчтәлексез җырлар басып алды. Кайвакыт аларны тыңлагач ачу чыга. Әлбәттә, болар мине нык борчый.
- Гаиләгез белән таныштырыгыз әле.
- Хатыным Надия - Буа районының Кишер Аксуы авылы кызы. Ул ышанычлы уң канатым, азык-төлек тармагында технолог булып эшли. Ике бала үстерәбез. Кызыбыз Гайшә, консерватория каршындагы мәктәпнең фортепьяно бүлегендә укый. Улыбыз Илһамга ун яшь, башлангыч класс укучысы. Моннан тыш, ул А.Алиш исемендәге Укучылар йортында шөгыльләнә.
- Ирек, сез - җырчы, гитарист-музыкант, алып баручы-шоумен. Кыскасы, эстрадада зур тәҗрибә туплаган кеше. Миндә: нигә сез һаман да күләгәдәрәк каласыз дигән канәгатьсезлек тойгысы бар. Кайчан сезнең шәхси концертларыгызны күрербез икән?
- Хатыным Надия әйтмешли, мин артык тыйнак шул. Ә шәхси концертлар оештыру тәкъдиме миңа охшый. Моны эшләргә хәзер минем көчем җитә инде.
- Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?
- Һәр кешенең күңел түрендә йөргән уй-хыяллары була. Мин дә продюсерлык белән шөгыльләнү, яшь җырчыларга булышлык итү өчен үз студиямне ачарга, педагогик эшчәнлек алып барырга исәплим. Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулыктан аермасын. Теләк булганда барлык максатларга да ирешермен дип уйлыйм.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә!
Әңгәмәдәш- Рәфкать Бикчуров.