(VII - XI сыйныфлар өчен класстан тыш чара-бәйге)
Разилә СӘЛАХОВА, Чаллы шәһәрендәге 32 нче урта мәктәпнең югары квалификацияле татар теле укытучысы
Тема. Озын толым.
Максат. Укучыларда татар кызларына хас булган матур сыйфатлар, милли хисләр, зәвык тәрбияләү, халкыбызның тарихына, халык авыз иҗатына кызыксыну уяту, тамашачы алдында үз-үзеңне тотарга, югалып калмаска өйрәтү.
Җиһазлар: сәхнәдә өстәлләр, причёска ясау өчен җыймалар, тараклар, сораулар язылган карточкалар, кәгазьләр, ручкалар.
( Сәхнә түренә озын толымлы кыз рәсеме ясалган, як-якларына “Тау күрке - таш, кыз күрке - чәч”, “ Хатын-кызның йөзе - йөзек кашы, ә чәче - аның кысасы” дигән сүзләр язылган. Экранда “Озын толым” бәйгесе” дигән сүзләр чыга. Бәйгедә VII-XI сыйныф укучылары катнаша ала. Кайбер биремнәргә алар алдан әзерләнергә тиешләр: чәч турында фразеологизмнар, мәкальләр, хатын-кызларның борынгы бизәнү әйберләре. Биремнәрне үтәгән вакытта паузалар килеп чыкмасын өчен, берничә концерт номеры әзерләнә. Бәйге Салават Фәтхетдинов башкаруында “Озын толымлы кызга” җыры белән башланып китә, һәм экранда музыка астында озын чәчле кызларның рәсемнәре күрсәтелә).
1 нче алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле дуслар. Без сезне бүген зур бәйрәмгә - “Озын толым” бәйгесен карарга чакырдык.
Толым-толым үргән чәчкәйләре
Чылбыр-чылбыр артка салынган,
Җиргә җитсен өчен, очларына
Талир тәңкәләре тагылган.
Аңлыйбыз, ул толымнар сөйли
Яхшылыгын татар кызының,
Татар кызына алиһәлек бирә
Шушы сихри чәчләр толымы.
2 нче алып баручы.
Чәчләреңә гашыйк булдым,
Тез тиңентен булганга,
Йөрәгемдә утлар яна,
Син янымда булганда.
Гашыйклар шулай дип җырлый. Фирзәр, ишеткәнең бармы?
1 нче алып баручы. Бар, Азат. “Тау күрке таш булса, кыз күрке - чәч “, - ди бит халык.
2 нче алып баручы. Әйе шул, татар әкиятләрендәге кызларны күз алдына китерик әле: Зөһрә, Гөлчәчәк, Таңсылу... Буйлары зифа, йөзләре тулган айдай, тешләре энҗе-мәрҗәндәй, иреннәре балдай, ә чәчләре... (туктап кала). Ә чәчләре ниндирәк икән соң аларның, Фирзәр?
1 нче алып баручы. Нинди дип... кыска итеп киселгән, “карэ” яки бөдрәләткән чәчтер инде.
2 нче алып баручы. Юк ла. Аларның чәче озы-ы-ы-н, толым-толым булган.
1 нче алып баручы. Элек чәчтарашлар булмаган, шуңа күрә чәчләрен нишләтергә белмәгәнгә үстергәннәр инде алар.
2 нче алып баручы. Ни сөйлисең син, Фирзәр?! “Кызларның матурлыгы толымына карап беленә”, - ди халык. Шуңа күрә татар кызлары гомер-гомергә чәчләрен тез тиңентен үстергәннәр. Хатын-кызның чәчен кисү аны мыскыл итү кебек саналган.
1 нче алып баручы. Элек саналгандыр да ул, ә хәзерге кызларның чәчләрен кара. Кайсысыныкы ала-кола, кайсысыныкы тузгыган, әле бөтенләй кырдырып йөргәннәре дә бар. Озын толымлы кызлар бик сирәк инде ул хәзер.
2 нче алып баручы. Сирәк булса да бар һәм әллә кайда түгел, безнең мәктәптә. Менә алар, каршы алыгыз. Бүген бәйгедә көч сынашалар: ... (Катнашучыларның исем, фамилияләре, сыйныфлары атала һәм кызлар бер-бер артлы сәхнәгә чыгалар, түшләренә номерлар тагылган.)
Үстерегез матур толымнарны,
Чулпы белән чәчләр үрегез,
“Озын толым” бәйрәмен башлыйбыз,
Гүзәлләрне күреп калыгыз.
1 нче алып баручы. Бүгенге бәйгене бәяләүче жюри әгъзалары белән таныштырабыз.
(Жюри белән таныштырыла, анда укытучылардан кала чәчтараш буенча белгеч, югары сыйныфтан берәр укучы да булырга тиеш.)
2 нче алып баручы. Безнең мәктәп кызларымы соң болар? Нинди сылулар! Кызлар, үзегез белән таныштырып китегез әле. Беренче конкурс “Визит карточкасы” дип атала һәм ул 5 балл белән бәяләнә (Кызлар исемнәре, аның мәгънәсе, нинди йолдызлык астында туганлыклары, яраткан шөгыльләре, хыяллары турында сөйли алалар.)
1 нче алып баручы. Борынгылар чәчкә бик зур игьтибар биргәннәр, чәч хәтта йолаларга кереп калган. Бу турыда кызлар беләләрме икән?
2 нче алып баручы. Хәзер без аларны сынап карыйбыз. Кызлар, сезнең өчен өстәлдә сораулар ята, сайлап алыгыз һәм җавап бирегез. Һәр җавап 5 балл белән бәяләнә.
Тәкъдим ителгән сораулар:
1. Борынгылар ни өчен хатын-кызга чәчләрен күрсәтеп йөрмәскә кушканнар? (Чөнки хатын-кызның чәче матур, энергетикасы чит кешенең игътибарын үзенә тарта, күз тияргә мөмкин.)
2. Хатын-кызлар ни өчен чәчләренә тәңкәләр такканнар?(Ир-ат хатын-кыз килгәнен ерактан ук тәңкә тавышыннан сизәргә һәм, ул үтеп киткәнче, арты белән борылып басарга тиеш булган.)
3. Борынгылар чәчне нәрсәләр белән юганнар? (Көл салынган су - селте, йомырка сарысы, катык, әйран суы һ.б.)
4. Элек кызлар чәчләрен нәрсәләр белән бизәгәннәр? (Тәңкәләр, кәкре тарак, калфак...)
5. Ни өчен киселгән чәчне теләсә кая ташларга ярамый, аны яндырырга кушалар? (Чәч ризыкка эләкмәсен өчен, чисталык саклау максатыннан.)
6. Чәчкә карап кешенең холкын белеп буламы? (Әйе, була. Гадәттә, кара чәчле кешеләр кызу канлы, сары чәчлеләр тынычрак холыклы була.)
7. Чәч кисү татар хатын-кызлары арасында кайчан килеп чыккан? (Революциядән соң, хатын-кызлар белән ир-атлар арасында “тигезлек” игълан ителгәч, кайбер хатын-кызлар чәч кистерә, тәмәке тарта, чалбар кия башлый.)
8. Татар кызлары ни өчен чәчләрен икегә бүлеп үргәннәр? (Хатын-кыз парлы булып яшәргә тиеш.)
9. Башка халыкларда чәч үрү төрләрен беләсезме? (Руслар бер чат итеп, үзбәкләр 40 ка җиткереп үрәләр, африкалылыар чәчне күп чатлы итеп төбеннән үк үрә башлыйлар, украинкалар үрелгән чәчләрен баш өстенә өяләр, чегәннәр таратып йөриләр, казачкалар үрелгән чәчне баш чүмече өлешенә өя.)
10. Татар ирләре ни өчен чәчләрен кырдырып йөргәннәр? (Бу чисталык билгесе булган.)