Гомәр ШАКИРОВ, Әтнә районы Иске Җогып авылы
«Буе бер карыш, сакалы биш карыш». Татар халык әкиятләрендә шундый үлчәмнәре булган мифологик зат белән еш очрашабыз. Яки 13 нче йөз Болгар шагыйре, үлемсез “Кыйссаи Йосыф” поэмасының авторы Кол Галинең шундый юллары бар:
Фәрман кылды:
“Төзүчеләр хәзер килсен,
Гаҗәп биек, күркәм сарай бина кылсын,
Ул сарайның буе кырык аршын булсын,
Аркылысы кырык аршын булсын инде”.
Без монда татарларга метрик үлчәү системасы кергәнче кулланылышта йөргән ике үлчәү берәмлеге - карыш һәм аршын сүзләре белән очраштык. Алар озынлыкны белдергәннәр. Яки менә шул кыйссадан тагын ике юл:
Ике уклык урыны бар ул Әхмәткә,
Аңа бик күп сәлам-хөрмәт булсын инде.
Сүз Мөхәммәд пәйгамбәребезнең ике ук атарлык ераклыктан торып Хак Тәгаләне күрүе турында ишарә ителә. Әйдәгез, уйлап карыйк әле, хәзерге үлчәм белән карыш, аршын, атар ук озынлыгы күпме була? Тагын безнең бабаларыбыз башка озынлык үлчәү берәмлекләре дә кулланганнармы? Әйе, безгә метр, километр, сантиметр сүзләре һәм үлчәмнәре килеп кергәнче башка озынлыкны белдерүче атамалар да киң кулланылышта булган. Әйтик, чакырым, көнлек юл, айлык юл, бер кунмак юл, ат йөреше, илле, бармак киңлеге, кул яссуы, тотам, сөям, чабата буе, терсәк, бармак буе кебек үлчәмнәр бабаларыбызның көнкүрешендә һәрвакыт кирәк булганнар.
Аршын сүзеннән башлыйк әле. Еш кына бу үлчәмне русның аршиныннан алынган дип уйлыйлар. Ә чынлыкта киресе икән. Шанскийның “Рус теленең этимологик сүзлеге”ндә ул болай ди: “16 нчы йөздә татар теленнән кергән. Татарча аршын 15 яки 16 вершок , фарсының арс яки терсәк дигән сүзеннән ясалган”. Хәзерге үлчәм белән исәпләсәк 71 см га тигез була. Югарыда телгә алынган поэмада Зөләйха үзенең сөйгәне Йосыф хөрмәтенә нинди зурлыктагы бина төзеткәнен укучылар үзләре исәпләрләр һәм аның хәзерге салынган коттеджлар янында чүп кенә булып калуын күрерләр.
Карыш сүзенә аңлатма табып булмады. Ләкин ул кыска араны яки вакытны белдерә. Мәсәлән, “Кышның көне - бер карыш” дигәндә вакытны белдерсә, ә Шиһабетдин Мәрҗани китабындагы “Манараның кырык өч баскычы бар, баскыч араларының биеклеге бер карыш та бер бармак буе” (51 нче бит) дигәндә ике араны - ераклыкны, озынлыкны белдерә. Махсус әдәбиятта карыш сүзенә: “Киерелгән (бармак җәелеп тора) кулның баш бармак очы белән урта бармак очы арасы, чирек аршынның, дүрттән бер өлешенә тигез озынлык үлчәү берәмлеге, ягъни 17,775 см тигез” дип күрсәтелә. Югарыда язылган теге әкияттәге картның буе 17 см булса, сакалы 85 см булган икән. Булмас димә, дөнья бу! Ә мәкаләнең исемендәге сөям берәмлеген укучыларга исәпләргә кала. Вершок сүзенә килсәк, ул рус теленнән алынган һәм 4,4 см ны күрсәтә.
Безнең авыллар арасы
Ике ярым чакырым,
яки Байтирәкнең Кече буе дигән суында, авылдан өч чирек чакырым җирдә тегермән бар” (Ш.Мәрҗани, 75 нче бит). Чакырым ул хәзерге бер километр озынлыкка туры килә. Бары 6 см га гына артыграк.
Элекке заманнарда безнең бабаларыбыз юлга чыкканда яки базарга барганда үзләре белән нинди дә булса озынлык үлчәве алмаганнар. Ул үлчәү аларның үзләре белән булган. Бу - терсәк, бармак, уч төбе, яки ике кулны ике якка җәеп колач, бер дә булмаса аяк табаны. Әлбәттә, чабата киеп, кеше алдында яланаяк үлчәп булмый бит инде.
“Себер тирәсендәге авылларда хатыннар киндер күлмәкне тар гына итеп тегеп, җөй буйларына бер илле киңлектә комач тоталар иде”. (Ш. Мәрҗани, 12 нче бит). Бер илле сүзе бармак киңлегенә тигез үлчәү берәмлеге, - ә ул тезеп салган алты арпа киңлегендә, ягъни 18 мм га туры килә. “Итнең өстендә бер илле мае бар”. (Ф.Сәйфи-Казанлы).
Кул яссуы - учның кул төбе турысындагы киңлеге, ягъни баш бармак та керә, шуңа тотам белән бутарга ярамый. Ә тотам дүрт бармак киңлегендә - 72 мм га тигез үлчәү берәмлеге. “Күләгә чабата буе гына хәзер”. Бу гыйбарә бер үк вакытта көннең иң озын вакытын белдерсә, икенчедән, ул озынлыкны да белдергән. Чабата буеннан болыннар, җир участоклары бүлешкәндә киң файдаланганнар. Терсәк (40 см га тигез) - терсәктән алып кулга кадәр араны белдергән.
Инде иң ерак араларны белдерүче сүзләргә тукталыйк. Ш. Мәрҗани хезмәтләрендә шундый юллар бар: “Аралары унбиш көнлек юл, Хаҗитарханга егерме көнлек юл” (91 нче бит). X гасырда гарәп илчесе Ибне Фазлан Болгарга килә. Ул үзең юлъязмасында болай ди: “Шәһре Болгарга ике фәрсәх ара калганда, патша үзе чыгып безне каршы алды”. Алмыш патша Ибне Фазланны шәһәргә ике чакырым ара калганда каршы алган. Ә фәрсәхкә килсәк гарәп сүзе күрәсең, татарда киң таралмаган, 2250 метр. Тагын безгә ят үлчәмнәрдән мәнзил һәм мәрхәлә сүзләре очрый. Беренчесе 40 чакырымны белдерсә, икенчесе бер көнлек юл озынлыгын күрсәтә.
Инде хәзер бер уклык, ике уклык арага тукталыйк. Шул ук Ибне Фазлан язмасында, әйткәнебезчә, ул төннең иң кыска вакытында, ягъни июнь аенда Болгарга сәяхәт ясый. Ул яза: “Шәфәкъ кызыллыгы бөтенләй батмый, кич бик якты. Кешене бер ук атымы җирдән танып була, аларны күрдем мин”,-ди. Бер ук атымы илле метрга якын. Күргәнебезчә, безнең бабаларыбыз озынлыкны үлчәүдә хәзергегә караганда күбрәк исемнәр кулланганнар. Белемсез дип кем әйтә алыр аларны.
.