Укытучылар арасында үз хезмәтләрен иҗат эше белән бәйләп алып баручылар һәрвакыт күп булды. Бу уңайдан хатын-кызларыбызга тиңнәр юк. Сарман районының Җәлил поселогында яшәүче Рухия Ахунҗанова да - шундый талантлы һәм үзенчәлекле шәхесләребезнең берсе. Балаларга төпле белем бирүдән тыш, ул шигырь-хикәяләр язарга да вакыт тапкан, аның иҗат җимешләре республика газета-журналларында даими басылып чыга. Рухия ханым төрле конкурс-викториналарда да актив катнаша, һәм аның исеме һәрчак җиңүчеләр арасында була. Р.Ахунҗанованың һәрнәрсәгә үз карашы бар. Мин моңа әңгәмә барышында тулысынча ышандым.
- Рухия ханым, Сез чирек гасырга якын вакытыгызны мәктәп балаларына белем биреп үткәргәнсез. Шулай ук әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт тапкансыз...
- Әйе, шулай. Ләкин мин беренче урынга укытучылыкны куйдым. 24 ел бөтен көчемне биреп, нәтиҗәле итеп эшләргә тырыштым. Рәхмәт, Биектау районының Казаклар урта мәктәбе җитәкчесе Илдар абый Хәйбуллин ихлас хезмәтемне күрде һәм бәяләде. Җәлилгә мин “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”, “Әйдәп баручы укытучы” дәрәҗәләренә ия булып килдем. Монда исә әлеге югарылыгымны саклап калу өчен тырышлык куйдым. Балаларга булган мәхәббәтем мине университетның журналистика бүлегеннән КДПИга “күчерсә” дә, иҗат эше янәшәмдә барды, һәм ул шигырь, мәкалә, хикәя, интервью, рецензия, дәрес эшкәртмәләре булып тормышка ашты.
- Әйтегез әле, күңелегездәге иҗат утын очкын итеп шәкертләрегезгә күчерә алдыгызмы?
- Татар теле укытучысы әдәбиятка сәләтле баланы әңгәмә, аралашу вакытында да билгели ала. Дәрес кысалары белән генә чикләнергә ярамый, әлбәттә. Кайбер укучының сөйләмендә үк шигърият ярылып ята. Кем әйтмешли, аңардан шагыйрь ясап була. Вакытында игътибар һәм дөрес юнәлеш кенә бирергә кирәк.
Мөгаллимнең үз сөйләме үк әдәби әсәр үрнәге булсын һәм мәктәптә, бигрәк тә дәрестә, урам теле хакимлек итмәсен иде.
Казаклар авылы балалары белән республика телевидениесенең “Җилкәнкәй” тапшыруында егерме минутлык чыгыш ясаган булсак, яшь җәлиллеләрнең табышлары, “Иҗат канатларында” исемле җыентык булып, Казанда дөнья күрде. Җитеш табигатьле авыл хозурында да, шагыйрь исемен йөрткән бистәдә дә яшь иҗатчылар байтак. Шуңа күңел сөенә.
- Педагог һөнәрен сайлап, Сезнең юлны дәвам итүчеләр бармы? Булса, аларга нинди киңәшләр бирдегез?
- Мин эшләгән ике мәктәптә дә татар теле һәм әдәбияты белгечлеген сайлаучылар шактый булды. Яшьлек хыялларына тугрылык саклап, алар әле дә балалар дөньясында “кайныйлар”. Югары белем алуга киткән вакытларының әрәм булмавы бик яхшы, дип саныйм. Белем-гыйлем бирүнең саваплы эш булуын исләренә төшергәләп торам. Хәдистә дә бит: “Фәрештәләр - күктә, кырмыскалар - ояларында, балыклар суда мәрхәмәтле укытучыга рәхмәт укып торыр”, - дип әйтелгән. Республика күләмендә призлы урыннар яулаган, тирән белемле укучыларыма киләчәктә үзләрен фәнгә багышларга киңәш итәм. Аларның студентлык тормышлары белән дә кызыксынып торам.
- Белем эстәгән елларыгыз турында хәтерегездә нинди хатирәләр саклана?
- Мин көндезге бүлектә төпле белем алырга кызыктым һәм максатыма ирештем дә. Ни кызганыч, уку еллары хезмәт стажына кертелмиләр. Югыйсә җил куып йөрмәдек. “Уку - энә белән кое казу”, - дип борынгылар белеп әйткәннәр.
Казан - башкалабыз, мәдәният үзәге. Без укыган чорда классик язучылар исән вакыт. Туфаннар, С.Хәкимнәр... Ә.Еники һәм А.Гыйләҗев... М.Мәһдиев үзе генә дә ни тора! “Әдәби җомга” кичәләрендә Сара Садыйкованың үз көйләрен башкаруы... Кыскасы, студент елларым уку заллары, китапханәләр белән генә түгел, ә матур очрашулар белән дә истә калган.
- “Укытучы гомер буе укый” дигән гыйбарә яши. Сез моның белән килешәсезме?
- Әйе, чыннан да, “гомер буе укый”. Лаеклы ялга чыккач та, инерция буенча, укуын дәвам итә. Чөнки заман сулышы белән яшәү, һәрьяклап мәгълүматлы булу аның канына сеңгән. Язучы-укытучы икеләтә-өчләтә артык белергә тиеш, дип саныйм.
- Укучыларыгызга үрнәк булу өчен Сез нәрсәләр эшләдегез?
- Соңгы елларда республика күләмендә конкурс, викторина кебек бәйгеләр оештырыла башлады. Татар театры, Ф.Кәрим һәм Р.Фәхретдин юбилейларына кагылышлы ярышларда катнашып, призлы урыннар алдым. 2009 елда “Татар халкы һәм Татарстан тарихы” конкурсының II турында мөгаллимнәр арасында I урынны яуладым. I тур фәкать укучылар өчен генә булган иде. 2010 елда III турда исә Гран-прига күтәрелдем. М.Җәлилгә багышланган викторинада 2006 елда минем укучым III урынны алган иде. 2001 елда нефтьчеләр төбәгендә үткәрелгән “Матбугат тавышы” балалар фестивалендә укучым Гран-при яулады. ТР укытучыларының һәм укучыларының “Илһамлы чишмә” дип исемләнгән шигырь бәйгесендә (Г.Тукайга багышланган) 2011 һәм 2012 елларда 1 дәрәҗә Дипломга ия булдым.
“Ватаным Татарстан”, “Мәгърифәт”, “Мәгариф”, “Сөембикә”, “Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре”, “Сабантуй”, “Мәйдан”, “Көмеш кыңгырау”, “Мәдәни җомга”, “Ачык дәрес” газета-журналларында иҗатым, язмаларым белән чыгыш ясап, укучыларыма: “Фикер салынган, әйбәт язылган әйберне Казанда да бастыралар”, - дип әйтә килгән сүзләремне эшем белән дәлилләдем.
- Яшь барган саен, дөньяга караш та үзгәрә.
- Нәкъ шулай. Яшьлектә шатлыктан күккә сикергән, кайгыдан җиргә сеңгән кешеләр акыл-тәҗрибә туплый-туплый басынкыланалар. Мин бу халәтне гомер йомгагының кимүгә баруы, Аллаһы Тәгаләгә таба юл озынлыгының кыскаруы белән дә аңлатыр идем. Шуңа күрә үзе генә түгел, хәтта сүзе дә өннәрне ала торган чир, борчу алдында да аксакалларга тиң сабырлык күрсәтергә туры килә. Ярты гасыр гомер кичергәч, дөньяга фәлсәфәчеләрчә карый башлыйсың икән... Минем дә, нинди генә ситуациядә булсам да, көчле рухлы булып каласым килә.
- Сезнең белән туган якларыгыз турында сөйләшмәдек...
- Мин - тумышым белән Зәй районы Имәнлебаш авылыннан. Шунда 1959 елның 20 июнендә туганмын.
Авылыбыз зиратына галим Таҗетдин Ялчыгол җирләнгән. Әдәбият дөньясы безнең авылны аның исеме аша белә.
Рәфкать Бикчуров.
Казан-Сарман.