Сагыну, яки Авылны өч үлемнән коткарган колхоз рәисе турында

Oct 31, 2012 13:02



Табыш

...Чит-ят күзләрдән качып, тын гына челтерәп аккан табигый чишмәнең тавышы бү­тән төрле. Анда күпме яшерен сер, күпме моң, күпме сагыш бар. Җаның белән тың­ласаң, ул пышылдап кына си­ңа әллә ниләр сөйләр кебек... Кешеләр дә чишмәгә охшаган: кайсы берсе улагында ук шаулый-шаулый аска коя. Ә кайсы берсе... Мин юлыккан “чишмә” исә авыл халкының күңел төпкелендә челтери иде.



Бу гаҗәеп зат турында ишеткәч, чын мәгънәсендә тетрәнү кичердем. Бу минем өчен зур табыш иде. Узган гасырның 30 нчы елларында, сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы чорларда колхоз рәисе булып эшләгән ир-ат­ларны яхшы яктан искә алучылар юк дип кистереп әйт­сәм, мөгаен, ялгышмамдыр. Ул рә­исләр язучыларның әсәрләрендә дә кешелек сыйфатларын җуйган кансыз, мәрхәмәтсез адәмнәр итеп сурәтләнде. Бу образлар уйлап табылмады, алар чынбарлыктан алынды. Ник аларга шулай нык игътибар ителде икән дисәк, рәис элек бердәнбер авыл хуҗасы, җирле патша, аның кулында печәне, ипие, саламы, терлек-туары, урманы, хезмәт көннәре һәм законы иде. Адәм баласы кол төсле аларның күзенә генә карап, буйсынып яшәргә тиеш иде. “Алар бит ачлы-туклы яшәгән бик авыр заманнарда хуҗалык торгызган, илебезне икмәк белән тәэмин итәр өчен тырышкан”, - дип, бу бәндә­ләрне акларга маташучылар табылыр, әлбәттә. Анысы ак­ларга мөмкин, тик менә өй тулы бала-чагасы ачлыктан ше­шенгәндә ярты уч бодай белән тотып төрмәләргә яптырган аналар рәнҗешен, чыбыркы белән кыйналып имгәтелгән сабыйлар күз яшен, тиргәлгән-сүгелгән карт-коры бәддогасын, ни­һаять, сугышта ирен югалткан толларның әрнү­ләрен кая куя­сың?! Боларның язмышын шушы надан һәм явыз рәис­ләр ваткан-сындырган түгелмени!

Шул чор авыл җитәкчеләренең барысын да бер чыбыктан сөреп ялгышканмын мин. Ходайның хикмәте, арада әүлияләргә тиңләрлекләре дә булган икән, булган! Шуларның берсе - Актаныш районы, Әнәк авылында 25 ел буе рәис вазифасын башкарган Шәрип абзый Шәймиев. Ул беркайчан да өлкән каләмдәшләремнең язмаларына эләкмәгән, чөнки әлеге дә баягы серле чишмә кебек авыл халкының күңел төпкелен­дә яткан... Моннан 7 ел элек Актаныш төбәгендә очрашуларда йөргәндә аның турында ишетеп шаккаттым. Исемен легендаларга, риваятьләргә әйләндергәннәр. Куркыныч дип тамга сугылган еллардагы рәис Мәрхәмәтлелек, Игелеклелек, Юмартлык, Гаделлек символы дә­рәҗәсенә кү­тәрелгән! Шәрип абзый белән бергә колхоз йөген тарткан 12 - 14 яшьлек үсмерләр, ә бүген инде олыгайган әби-бабайлар: “Без аны һич онытмыйбыз, әле дә сагынабыз”, - дип елый-елый искә төшерделәр. Мин кызыксынып китеп ул истәлекләрне диктофонга яздырып бардым. Аның турында балаларында, кияү-киленнәрендә, оныкларында да матур хатирәләр ­саклана иде. Нәтиҗәдә, язмалар бергә тупланып, “Сагыну” исемле җылы гына китап дөнья күрде. Шәрип абзыйның атасы Шаһимөхәммәт 1870 елларда туган дип фаразлана. Ул өч хатынга өйләнә. Икенче хатыны белән бөтенләй яшәми диярлек. Күрәсең, аны үзе өйдә юк чакта ки­те­рәләр.10 көн буе сәүдә эше белән йөргән ир: ”Моны каян алсагыз, шунда илтеп куегыз”, - дип әйтә. Шаһимө­хәммәт аб­зыйның беренче хатыныннан туган балаларның күбесе үлеп бетә, безгә бары тик берсе - Вәҗидә исем­лесе генә мәгълүм. Ул Мөслим районы (элеккеге Калинин районы) Уразмәт авылы кеше­сенә кияүгә чыга. Өченче хатыннан Якутелҗиһан, Шаһишәрип, Дөрлеҗиһан һ.б. туа.

1901 ел, август ае... Алтын диңгезен хәтерләткән басуларда иген өлгерә... Кабарып тулган бодай башаклары үз авырлыгына түзмичә аска бө­гелгән... Җирдә муллык-байлык ае хакимлек итә... Ә Шаһимөхәммәт йортында шушы көннәрдә мин яшәргә килдем, дигәндәй бер сабый дөньяга аваз сала... Аңа Шаһишәрип дип исем кушалар. Соңыннан ул Шәрип дип ­кыскартыла. Гаилә башлыгы бу ир баласына аеруча зур өметләр баглый.

Истәлекләр туплаганда гасыр яшь­тәше (1909 елгы) Дөрлеҗиһан әби дә исән иде әле. Аны туганнары яратып Дөркәттәй диләр иде. Хәтере әйбәт иде карчыкның, ул сү­зен болай дип башлады: ”Әткәйнең хуҗалык зур иде. Ул басу-кырларында киндер, борчак чәчте, карабодай, тары, бодай икте. Дүртәр баш ат, бишәр баш сыер, дистә­ләгән сарык асрады. Яшәү иркен иде безнең, әткәй Әнәктә бер бай иде. Ул тирә-як базарларда олау-олау икмәк сатты, шуңа алмашка бихисап тауар: табак-савыт, йорт кирәк-яраклары ташый иде. Пар атта йөрде, “парвоз” диләр иде аны. Кара-каршы салынган калай түбәле ике өебез бар иде: яңа һәм иске өйләр. Капкабыз, мунчабыз әйбәт иде. Зәңгәр төстәге ашлык җил­гәргеч машинабыз ишегалдында тора иде. Бик тырыш һәм уңган иде әткәебез, аның көндез кырын ятып хәл җый­ганын күрмәдек. Байлык ул - тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Ялкаулар бездә уҗымын сатып ашады. Сәвит килгәч шул хә­ерчеләр Коръәнне утта яндырды. Әткәй Шәрип абзыйны Качкын мәдрәсәсендә укытты...”

“Син камунислар юлына бастың...”

... Шаһимөхәммәт базарда күрше Усы авылы агае Сафиулланы очрата. Сүз арасы сүз китеп: ”Cиндә кыз, ә миндә җегет бар, әйдә,туганлашабыз”, - диләр болар.Шулай итеп, 17 яшьлек Шаһишәрипне үзеннән 3 яшькә олырак Нәгыймә исемле кызга өйләндерәләр. Ата малын ишәйтеп, бала-чагалар санын арттырып тыныч кына яшәгәндә ил-көндә үзгә­решләр башлана: инкыйлаб давылы Әнәк авылын да тузгытып ташлый. Шаһимөхәммәт картның гаилә­сен - улын, киленен, оныкларын кулаклар дип мыскыллап өйләреннән куып чыгаралар. Мал-мөлкәтен талыйлар. Бу хакта Шәрип абзыйның 1920 елда туган олы кызы Дөргалия апа Шәрипова болай ди: ”Чәч толымына кушып үргән тасмаларыма хәтле йолкыдылар. Кешеләрдә тордык без. Әткәй эш эзләп Ижауга китте. Уразмәттәге түтәйгә хат яза иде ул. “Балаларны ничек тә саклагыз, сепарат сөтен кызганмагыз”, - дип. Безгә - кулак дип тамгаланган гаиләгә Әнәктә эшләргә дә рөхсәт бирмә­де­ләр. Әнкәй безне ачтан үтермәс өчен Мөслимгә җәяү барып уникешәр өй юып кайта иде. Бүрәнәләрне ком бе­лән ышкып. Кулы ничек түзгәндер, мескенкәемнең. Минем бианай (каенана) Сәет авылыннан иде. Бервакыт аның сеңлесе безгә кунакка килгәч, әнкәйне танып: ”Әй кодагый, син бит миңа да өй юган идең”, - диде.

3 айдан Шәрип абзый кире авылына кайта. Әнәктә беренче күмәк хуҗалык оештырыла. Аны “8 Март” дип атыйлар һәм рәис итеп 31 яшь­ләрдәге Шә­рип Шәймиевне сайлыйлар. Кичә генә советлар тарафыннан кыерсытылган ир, әлбәттә, аларга ачу сакламый. Ләкин Шаһимөхәммәт карт кына киресен сукалый. “Бабакай аның бу гамә­ленә теше-тырнагы бе­лән каршы килде, - ди Дөргалия апа, - рәнҗеп-рәнҗеп: ”Каберемә туфрак салма, син камунислар юлына бастың”, - диде һәм Уразмәттәге кызы Вәҗидә апага күченде. Әткәй кая барып бәрелсен, гаиләсе ач-ялангач, ничә тамакны туйдырырга кирәк. Безнең чорда хатыннар итәк тутырып бала таба иде. Әнкәй дә 10 бала тапты. Дөргалиясе - мин иң олысы идем, аннары Шаһикәм, Мәрзия, Наилә, Хан­тимер, Мияссәр, Минтимер, Мәдәнияләр китә... Сабыйларның күбесе кызамыктан үлгән”.

Шаһимөхәммәт картны да аңларга була. Власть алмашынды дип кенә ул холкын үзгәртмәгән, иманын сатмаган, үз фикерендә калган. Хә­ләл көчең белән туплаган ма­лыңны урлаган, динеңне хурлаган (ул бик диндар була, хәтта кы­зы Дөрлеҗиһанны, синнән марҗа ясый алмыйм әле дип, ликбездә укыттырмый), нигезеңне туздырган кеше­ләргә рәхмәт димәс шул. Аның җәсәде Уразмәт зиратына кү­мелә. Шәрип абзый соңыннан болай ди: ”Мин әткәйдән ки­черүен сорадым, ул кичерде, бәхиллеген бирде”.

“Күзегезне ачып йөрегез!..”

1941 елда Шәрип Шәймиев үз теләге белән фронтка китә дә аннан яраланып кайта. Берникадәр вакыт авыл советы рәисе булып эшләгәч, аңа тагын колхоз йөклиләр. Сугыштан соңгы авыр еллар... Эшкә яраклы ир-атларның байтагы Ватанны яклап башын салган, авылда карт-ко­ры да бала-чага гына. Шулар белән җимерек хуҗалыкны тергезәсе: сөрәсе, чәчәсе, урасы. Югарыдан төшерелгән йөкләмәләрне дә үтисе. Тирә-якларда халык ачлыктан кырыла. Шөкер, Шәрип абзый җитәкләгән колхозда гына үлем-китем күренми. Чөнки рәиснең төп максаты план үтәп мактану, алдынгылардан исәпләнеп масаю булмый, ул ничек тә авылдашларын, бигрәк тә ятим балаларны газраил тырнагыннан йолып калу өчен төрле әмәлләр эзли. Шешенгән халыкка амбардан чәчүлек орлыгы өләшү - ул чор законнары буенча баш китәрлек хәл! Ни батыр йө­рәкле җитәкче дә мондый адымга бармас, җаны өчен калтырар иде, ә Шәймиев өлә­шә һәм шуның өчен аны чүт хөкемгә тартмыйлар. Авыл дәррәү аны яклап чыга. Район вәкилләренең басудан яисә амбардан кайткан хатыннарны тентүе ул елларда иң куркыныч нәрсә булган. Бөртек-фәлән тапсалар - төрмә. ”Бабай мәрхәмәтле кеше иде ул, колхозчының кесәсен тентемәде. “Күзегезне ачып йөрегез”, - дия иде. Кисәтүе, тотыла күрмәгез, диюе иде бу аның. Авылның үз вәкиле дә бар иде. Бабай аны яратмады инде. Берәрсен тикшергәнен күрсә: ”Ник аны капшыйсың, хатын-кызда ни булмас”, - дип ачулана иде.” - Әлеге юллар Шәрип аб­зыйның кияве Шәех ага Фәрдиев истә­лекләреннән. Өлкән килене Фә­вия Шә­рипова (инде мәрхүмә) каенатасы турында: ”Әткәйнең мәрхәмәтлелеге ул бит иманлы булудан килә, - дигән иде. - Халыкны ачлыктан коткарыр өчен җанын да фида кылырга әзер иде инде. Балаларыгызны да үзегез белән кырга ияртеп барыгыз, ичмасам башак уып ашатырсыз. Тик сак эш итегез. Әгәр дә мин сезнең янга ялгызым гына килсәм, атны терк-терк кенә атлатырмын. Әгәр тарантаста вәкил утырса - юри кычкырып-кычкырып сөйләшермен”.

Арада мәзәккә тартым хәлләр дә булгалый. Кызы Мәдә­ния Ильясова шуларның берсе турында болай дип бә­ян иткән иде. ”...Ә бер төнне безне Нәҗип абый белән Мөршидә апа уятты. Шәрип абзый, без амбарны бастык, диләр. Үзлә­ре дер-дер калтырыйлар. Әткәй шаккатты. Ничек бастыгыз, ди. Бүре сарык абзарының тү­бәсен тишкән кебек иттереп кенә тиштек, диләр. Урлагач кы­на башларына суккан бо­ларның: эзлә­ренә төшсәләр, төрмәдә че­ретәчәкләр ләбаса. Капчыкны кире амбарга бушатырлар иде, кеше-мазар күрер дип куркалар. Шуннан, уйла­ганнар-уйлаганнар да, колхоз рәисенә чапканнар. Әткәй алар­ны әрләмәде, амбар тү­бәсендәге тишекне кешеләргә сиздер­мичә генә каплаттырды, төнге маҗара­ларны бездән башка беркем дә белмәде. Тикшерүчеләрдән халыкны аз сакламады инде ул. Беркөнне атын чаптырып кайтты да әткәй, капкадан гына миңа кычкырды:

- Мәдәния, басудагы халыкка әйт, авылда кунаклар бар!

“Кунаклар” дигәнең вә­килләр икән, тентергә килгәннәр”.

Әминә апа Хәмбәлова да шуңа тартым бер вакыйга сөйләде: ”1946 еллар иде. Кырстаннан кайтам. Җәяү. Ике кесәмә шыплап бодай тутырган. Айгырын җиккән Шә­рип абзый артымнан куып җитте. Әйдә, кызым, утырып кайт, ди. Безнең кием алам-салам гына бит инде, менә кесәләремнең ертыгы киңә­еп, бодай коела башлады. Шә­рип абзый минем якка бер генә күз салды да: кызым, урлаган әйберне ныгытып яше­рергә кирәк аны, диде. Нинди мәрхәмәтле бәндә иде ул!” Сабый чагында ук ятимлек ачысын татыгын Миңне­фарси Әхмәдиев истә­лекләре дә рәхмәт хисе белән сугарылган: ”Чапаев кебек ыспай мыек үстергән, киң галәфи чалбар кигән әлеге мәрхәмәт иясе бер чите кырыйга авышкан тарантасына басып, дилбегәсен кага-кага ат белән урамнан үткәндә күңел сөенеч белән тула, яшәү өмете уяна иде. Кеше-гигант дип аталырлык бу кеше - безнең коткаручыбыз Шәрип абзый Шәймиев иде. Һәм безгә - әтисез үскән ятимнәргә җир йөзендә аңардан да якынрак кем бар иде икән!”

Язмаларның кайсына гына тукталсаң да, бу шәхескә карата олы ихтирам, чиксез ярату сизелә. Лаеклы ялга чыккач та Шәрип абзый кулыннан эшен куймый: йортлар төзи. Әгәр чир аяктан екмаса, ул, мөгаен, картайган көннәрендә дә кеше арасында кайнаган булыр иде. “Халык” дип яшәгән, үз сәламәтлеге турында тамчы да кайгыртмаган җитәкченең 1967 елда - 66 яшендә йөрәге ти­бүдән туктый... Мәрхүмне соң­гы юлга озатырга яше-карты җыела. Аннан бирле буыннар алмашынган. Әмма бу исем онытылмый: әнәклеләр күңелендә ул олуг хәтер булып сакланып кала. “Сагыну” китабындагы истәлекләр моңа дәлил. Икенче бер дә­лил - авылдашларының үте­нече белән Шәрип абзыйның туган нигезе (ул 1956 елда салына) төзекләндерелеп, аны музей-йорт итү. Биредә һәммә нәрсә аны хәтерләтә. Ишегалдында үз куллары бе­лән утыртылган алмагачы, сәрби куаклары... Өйгә керсәң, ху­җа түр яктагы диванында юбилеена бүләк ителгән радиоалгычтан Илфак Смаковның җырлавын тыңлыйдыр кебек. ул бит эш белән генә чикләнми, бөтен мәсьәләләрдә дә авыл­дашларының кү­ңелен күрергә тырыша: гөрләтеп сабантуйлар уздыра, бал бәйрәмнәре оештыра (хуҗалык­ның балын аерткач, ипи пешертеп, телемнәргә бал ягып, бала-чагасы белән бергә колхозчыларны сыйлый), клубта концертлар куйдырта. Кәефе күтәрелгәндә үзе дә:

Җаныкайны бер күргәндә,

Күлмәге чуар иде.

Чуар күлмәкләрен киеп

Каршыма чыгар иде, -

дип җырларга ярата...

Быел 10 августта Шәрип абзый Шәймиевнең тууына 110 ел була. Исемеңне тутыкмас каләм белән халык күңеленә язып калдырыр өчен әллә нинди батырлыклар да кылырга кирәкми, гап-гади колхоз рәисе үрнәгендә яшәү дә җитә икән... 
                                                                                                                                    Нәбирә Гыйматдинова.

язучы Нәбирә Гыйматдинова, Шәрип Шәймиев, Актаныш районы

Previous post Next post
Up