“Энергетик гаиләсендә тууым белән үземне бик бәхетле саныйм”, - ди бүген “Челтәр компаниясе” ААҖ филиалы Идел буе электр челтәрләренең Шәһәр яны район электр челтәрләре баш инженеры Айрат Җиһаншин. Хәер, горурланмаслык та түгел, аның әтисе Габделхак Габделхәй улы гомер буе энергетика тармагында эшләп, дан-шөһрәт казанган шәхес бит.
Г.Җиһаншин 1977 елда энергетика техникумын тәмамлап, хезмәт юлын Апас район электр челтәрләрендә электромонтер булып башлый. Кыска гына вакыт эчендә хезмәттәшләре арасында үзен максатчан, таләпчән, тырыш белгеч итеп таныта. Район халкын яктылык һәм җылылык белән тоткарлыксыз тәэмин итү өчен беркайчан да көчен кызганмый.Үсеш юлының барлык баскычларын да үтеп, район электр челтәрләре җитәкчесе дәрәҗәсенә ирешә. Ул - энергетик Җиһаншиннар династиясенә нигез салучы.
“Әнием энергетика тармагында эшләмәсә дә, кичләрен безнең өйдә барыбер сүз күбрәк энергетика турында бара иде. Бу аңлашыла да. Чөнки тормышыбыз һәрчак яктылык, җылылык белән бәйле бит. Без - балалар - кечкенәдән үк әтинең эше мактаулы саналса да, энергетик һөнәренең никадәр авыр, җаваплы булуын күреп, аңлап, тоеп үстек. Әти безгә эштә дә, өйдә дә һәрчак үрнәк булды. Шуңа күрә киләчәк юлыбызны билгеләр чак җиткәч тә бернинди икеләнүсез энергетик һөнәрен сайларга карар кылдык”, - ди Айрат Габделхак улы.
Айратның “без” дип сөйләшүе юкка түгел. Аның апасы Альбина Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган. Ул бүген “Энергия сату” (“Энергосбыт”) предприятиесендә эшли. Айрат үзе дә шушы уку йортында югары белем алган. Хезмәт юлын Буа электр челтәрләрендә башлаган. Анда 3 ел җаваплы вазифа башкарган. Инде менә Шәһәр яны район электр челтәрләренә килеп урнашканына да бер ел вакыт узган. Биредәге хезмәте дә бик җаваплы. Район электр челтәрләренә ай саен берничә дистә кулланучы өстәлә. Яңа заводлар ачылып тора. Эш күләме артканнан-арта бара. Кайчак көнне-төнгә ялгап эшләргә туры килә. Шуңа күрә Айрат үз эшен иҗади оештырырга омтыла.
- Соңгы елларда безгә яшь белгечләр күп килә. Әлбәттә, эш серләренә тизрәк төшенү, һөнәри осталыгыңны арттыру өчен һәрдаим махсус әдәбият белән танышып барырга кирәк. Ә алар еш кына катлаулы язылган. Төрле мәгълүматларны гади итеп аңлатып, кирәкле схемалар, аңлаешлы таблицалар куеп китап яздым. Әтием һәм җитәкчеләрем дә бик күп киңәшләр бирде. Бу китап әлегә аз тираж белән басылса да, яшьләр өчен менә дигән кулланма, - ди егет тыйнак кына. Әйе, менә шундый эзләнүчән, тынгысыз җанлы ул Айрат.
- Бүгенге көнгә кадәр энергосистемада безнең гаиләдән өч кеше эшләде. Ял көннәрендә бергә җыелышып утыргач, безнең өебез энергетика оешмасы филиалын хәтерләтә башлый иде, - ди Габделхак Җиһаншинның хатыны Назирә ханым ярымшаяртып.
- Республикабыз энергетикасы һәрчак үсештә. Мин моңа тупланган тәҗрибәнең, матур традицияләрнең буыннан-буынга күчә баруы нәтиҗәсендә дә ирешелә дип уйлыйм. Мөгаен шуңадыр да безнең тармакта гаилә династияләре бик күп, - ди Габделхак Габделхәй улы балаларының да үз юлыннан китүләренә горурланып. Әйе, гаилә тарихлары менә шулай языла. Ә алардан предрпиятиеләрнең данлы тарихы барлыкка килә.
Назирә ханымның “иде” дип сөйләвендә тирән мәгънә яткан икән. Шушы көннәрдә Габделхак Җиһаншиннар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды: аларның уллары Айрат Гөлназ Сафина белән яңа гаилә корды. Әлмәттә туып үскән яшь килен “ИНВЭНТ-Кабель” заводында инженер булып эшли. Шул рәвешчә, Җиһаншиннарның “энергетик” гаиләсенә тагын бер - дүртенче энергетик өстәлде .
- Гөлназ КГТУ (КХТИ) ны тәмамлаган югары белемле белгеч. Без Казанда таныштык. Аның белән очраштырган өчен язмышыма рәхмәтлемен. Гөлназ бик күп сыйфатлары белән әниемне хәтерләтә: сабыр холыклы, акыллы, чибәр, кешене тыңлый белә, - ди Айрат.
Без Гөлназ һәм Айрат Җиһаншиннарга ак бәхетләр, гаилә учакларының якты һәм җылы булуын, авыр тормыш сукмакларыннан гел бергә кулга-кул тотынышып атлауларын, энергетикларның гаилә династиясенә мактаулы яңа сәхифәләр өстәүләрен теләп калабыз!
Рәфкать БИКЧУРОВ.