(Сәламәтлек театры)
Катнашалар: малай - Ильвир, кыз - Гүзәл, Сөембикә-ханбикә, ике вәзир, Йөрәк, Үпкә, Ашказаны, Баш мие.
Сәхнә бизәлеше.
Сәхнә ике өлешкә бүленеп бизәлә: бер ягында борынгылык - сиртмә кое макеты, яисә чишмә, купшы агачлар, кошлар, бар җирдә чисталык; икенче ягында - зәгыйфь, сындырылган агачлар, идәндә пластик савытлар, чүп-чар.
Сәхнә ачылганда өстәл артында малай компьютер артында уйнап утыра.
Ильвир. Компьютер да, компьютер дип
Гел мине орышалар.
Компьютерда таңга кадәр
Уйнарга да бирмиләр.
Күзең сукырая диләр,
Аркаң да бөкерәя.
Күптән күзем күрмәгәнне
Аркам да бөкерәйгәнне
Алар әле белмиләр.
Бар да миңа өйрәтә:
“Укы, яисә эшлә!”
- (үз-үзенә сөйләнә) Менә мин эшкә тотынырга булдым әле. Республикабызда игълан ителгән “Сәламәтлек һәм спорт елы”ның төп призын алмакчы булам. Сәламәтлеккә багышланган зур проект әзерлим. Хәзер, хәзер! Компьютерны әзерлим дә...
Тавыш. Игътибар, игътибар! Компьютер мәгълүмат бирми. Вакыт машинасы үткәнгә китте. 5, 4, 3, 2, 1...
(Малай әйләнә-әйләнә сәхнәдән чыгып китә. Салмак кына кошлар һәм чишмә тавышы ишетелә, сәхнәнең матур ягыннан вәзирләр белән Сөембикә-ханбикә чыга)
Сөембикә. Әй, изге Болгар җире.
1 нче вәзир. Гүзәл табигать иле,
Җанга шифа, тәнгә сихәт
Биреп ага Иделе.
2 нче вәзир. Урман, болыннары белән
Сокландыра һәркемне!
(Даң-доң тавышлар ишетелә, сәхнәгә әйләнә-әйләнә Ильвир килеп чыга. Вәзирләр малайны уратып алалар).
Ильвир. Син кем? Кит моннан!
Сөембикә. Әй, газиз, угълан! Минем белән алай дорфа сөйләшергә кушмас идем мин.
Ильвир. Син нәрсә сөйлисең! Әллә нәрсәләр кигән, мин театрга килмәдем. Кая тартырга бир әле!
1 нче вәзир. Әдәпсез угълан! Әдәп-әхлакка өйрәтмәделәрме әллә сине? Синең алда олуг ханбикәбез - Сөембикә! Башыңны и. Гаскәр, гаскәр, сарайда ятлар!
Ильвир. Мин, мин, вакыт машинасы уйлап тапканмын. Гафу итегез! Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас, ай-яй! Мин гений! (кулын өскә күтәреп шатлана, ур-ра кычкыра). Нинди гүзәл табигать, саф һава!
Сөембикә. Әйе, кара әйләнә-тирәңә. Нинди гүзәл табигать, искиткеч саф һава!
2 нче вәзир: Безнең саф һавабыз йөрәгеңә сихәт бирер, үпкәләреңә, тын юлларыңа дәва булыр!
1 нче вәзир. Сула, сула саф һаваны! Син каныңның кислородка баеганын, җаның һәм акылың чистарганын сизәрсең!
Ильвир. Ай, Сезнең һавагыздан башым әйләнә, башым! Су бирегез, су! (Вәзирләр су алып килеп бирә.)
Ильвир. Охо! Мондый тәмле “Спрайт” минем эчкәнем дә юк иде әле! Бигрәк шәп!
Сөембикә. Изге Болгар җиренең суы бик тәмле шул!
Ильвир. Менә шулай, минекен дә эчеп карагыз әле (сумкасыннан “Кола” алып бирә).
Тавыш. Игътибар, игътибар! Компьютер мәгълүмат бирми. Сигнал юк. Виртуаль хәтер җитми.
(Тавышлар ишетелә: барабаннар, машина тавышлары. Сөембикә белән малай ХХI гасырга кайталар.)
Ильвир. Рәхим итегез, ханбикәбез, ХХI гасырга! ХХI гасыр - фән һәм техника, компьютер, чит телләр, интернет гасырына!
Сөембикә. Я, Ходай! Кайда килдек без? Сугыш, орыш җиреме әллә бу? Әйләнә-тирәдә чүп-чар, табигать зәгыйфь!
Ильвир. Юк, юк, без тыныч тормышта яшибез! Бу - Изге Болгар җире! Олуг ханбикәбез! Сез бары тик вакыт машинасы белән киләчәккә - минем заманга аяк бастыгыз!
Сөембикә. Улларым, кызларым! Ничек Сез Изге Болгар җирләрен шушындый хәлгә төшердегез! Кая саф һавабыз, энҗедәй чишмәләребез, уңдырышлы туфрагыбыз? Я, Алла, фаҗига!
(Сөембикә һуштан яза. Малай җилләтә, су бирә. Ханбикә күзләрен ача, рәтләнә.)
Ильвир: Ай, булды. Хәзер тартып җибәрсәң дә була!
(Тәмәке чыгарып, тартмакчы була. Йөрәк, Үпкә чыга. Йөрәк белән Үпкә бер-берсе белән сөйләшә.)
Йөрәк. Эх, ничек авыр миңа?
Үпкә. Сулап та булмый, кара!
(Ильвирга карап.)
Йөрәк. Көн-төн гел эшләп тордым,
Каныңны әйләндердем.
Ильвир сәламәт булсын дип
Укысын, йөрсен диеп.
ә ул гел ялкауланды
көн-төн майлы ашады.
Зарядка ясамады,
Саф һава суламады,
Тәмәкене дә тартты
Безне һич кызганмады.
Нәтиҗәдә: карагыз
Ильвирбыз үсмәде,
Көннән-көн зәгыйфьләнде.
Үпкә. Сезгә сер итеп әйтәм-
Рак минем янда йөрде,
Үзенә азык эзләде.
(Ильвир курка. Йөгерә-йөгерә Ашказаны керә)
Ашказаны. Ай! Коткарыгыз! Ярдәм, ярдәм!
Ильвир. Монысы кем инде тагын?
Ашказаны. Танымыйсың да мени,
Кызганмыйсың да мени?
Мин синең - Ашказаның.
Яшьли тарта башладың,
Баш миен тыңламадың!
Мин хәзер бик авырыйм,
Язвадан качып йөрим.
(Баш мие чыга.)
Баш мие. Ә мин - Ильвирның бәхетсез баш мие.
Безне син тыңламадың,
Нәтиҗә - наданландың.
Көн саен “2”ле аласың,
Безгә авыру җыясың.
Күпме генә кисәтсәм дә
Һаман, һаман тартасың! (Елый.)
Йөрәк. Әйдәгез болай итик -
Ильвирдан тизрәк китик!
(Китә башлыйлар, Ильвир юлларына аркылы төшә.)
Ильвир. Ярый, аңладым Сезне,
Ташлыймын тәмәкене!
Ясыймын зарядканы!
Гафу итсәгез мине
Тыңлармын фәкать Сезне!
Тавыш. 2002 нче елның 14 январендә Россия Федерациясе “Тартуны чикләү турында” Закон кабул итте. Хәзер яшүсмерләргә тәмәке тарту катгый тыела!
- РФ законы нигезендә яшүсмерләргә алкогольле эчемлекләр эчү тыела!
- 2009 ел - Россия Федерациясендә һәм Татарстан республикасында “Спорт һәм Сәламәт яшәү рәвеше елы” дип игълан ителде.
Йөрәк. Ничек шулай тартырга?
Үпкә. Үзеңне агуларга?
Ашказаны. Кирәк чара табарга!
Баш мие. Тәмәкене ташларга!
Сөембикә. Ташлагыз, ташлагыз
Начар гадәтләрне!
Ильвир. Сәламәтлек һәм исәнлек
Ташламасын безне!
(Сәхнәгә Гүзәл чыга.)
Гүзәл. Әй, ахмак! Кая югалдың син!
Ильвир. Ничек хәлләр, Гүзәл! Әйдә, рәхим ит! Матур, әдәпле генә сөйләш.
Гүзәл: Тилердеңме әллә син? Әдәпле сөйләш имеш... гел шулай сөйләшәбез... Әй, ярар. Әйдә чипсы ашыйбыз! Сумкада тәм-томнар: кириешка, Кока-кола һ.б. бик күп!
Ашказаны: Чипсы, кола, чупа-чупс
Ашказанын зарарлый.
Дөрес туклана белмәсәң
Кеше, әлбәттә, авырый.
Сөембикә: Әйе, майлы, химик ризыклар сәламәтлеккә зыян сала. Азыкны артык һәм майлы ашау файдага түгел, зарарга!
Гүзәл: Кем син кызый?
Ильвир: Синең алда олуг ханбикәбез - Сөембикә!
Гүзәл: Кит моннан!
Ильвир: Минем проект уңышлы булып чыкты. Сөембикә безгә виртуаль дөньядан килде. Теләсәң, ул матурлык, сәламәтлек серләре белән сине дә таныштыра ала.
Гүзәл: Бик шәп!
Сөембикә:
Сәламәт булуның, дуслар,
Сере, әлбәттә, гади:
Кирәк дөрес тукланырга,
Күнегүләр ясарга,
Начар гадәтләрне бер дә
Үзеңә ияртмәскә!
Ильвир:
Сәламәт яшәр өчен
Табигатьне дә саклыйк.
Гүзәл Җир шарыбызны
Чүп-чардан арындырыйк!
Гүзәл:
Әйләнә-тирәдәгеләргә
Ихтирамлы без булыйк.
Елмаеп кешеләргә
Шатлык, бәхет өләшик!
Бергә: Сәламәт яшик!
Сәламәт булыйк!
Бәхетле булыйк!
Күмәк җыр: “Бәхетле булыгыз”
Айгөл Хәбибуллина,
Лениногорск шәһәрендәге 12 лицейның
татар теле укытучысы.