"Беренче Әтрәч укулары" җыентыгы чыкты

Jul 14, 2012 14:11


“Беренче Әтрәч укулары» дип аталган җыентык дөнья күрде. Аңа  Тәтеш районының Әтрәч авылында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе тарафыннан үткәрелгән “Әтрәч укулары" материаллары тупланган. Белгәнебезчә, әлеге күркәм чараны танылган әдип Туфан ага Миңнуллин башлап-оештырып җибәргән иде. Әтрәч, тарихтан мәгълүм булганча күп гасырлар элек Болгар дәүләтенең князьлек үзәге булган. Бүгенге көнгәчә биредә борынгы каберлек сакланып калган.

"Беренче Әтрәч укулары" җыентыгы Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең “Әтрәч укулары”нда ясаган чыгышы белән башлана. Китапта Илдус хәзрәтнең: “Әгәр шушы авылның әйдәп баручы кешеләре, искә төшерүчеләре булмаса, авыл халкы дәррәү хуплап алмаса, инде соңгы ташларны да югалткан булыр идек. Борынгы тарихыбыз белән элемтә өзелер иде. Әйтәсе килгән сүзем дә, дога кылып, Аллаһы Тәгалә Туфан аганың рухларын шат кылса иде диюдән гыйбарәт. Чөнки ул арусыз, бернинди икеләнүсез: “Сезнең туган авылыгыздан ерак түгел Әтрәч җирлегендә борынгы, бөек Шонгыт дигән шәһәрнең калдыклары һәм аның калдыкларыннан менә шушы каберстан, зират торып калган”,- дип әйтте дә, шушында килеп, үз эзен тарихта мәңгеләштереп китеп тә барды. Бу чарага бергә килергә тиеш идек... Аллаһы Тәгалә аның рухларын шат кылса иде. Рәсүлебез Мөхәммәд (сгв) әйтә бит: “Тереләр үлгәннәр өчен дога кыла торган булса, кабердәгеләр тереләр өчен дога кылып ятачак”, -ди. Шуңа күрә бер-беребезгә догаларда булып, Аллаһы сөбхәнәһү вә Тәгалә вәгъдә иткән җәннәтләргә барырга насыйп булсын”, - дигән сүзләре китерелә.

Шулай ук китапта Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, нәзарәтнең гомуми бүлек мөдире, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Илъяс хәзрәт Җиһаншинның, танылган татар галимнәре Марсель Әхмәтҗанов, Хатыйп Миңнегуловның, Наил Таировның һәм башкаларның динебезне, тарихыбызны яктырткан бай эчтәлекле язмалары урын алган.

Тупланма Татарстан мәселманнары Диния нәзарәтенең гомуми бүлек мөдире Илъяс хәзрәт Җиһаншин һәм “Дин вә мәгыйшәт” газетасы редакторы Нияз Сабирҗанов мөхәррирлегендә дөнья күрде.

Җәлил хәзрәт, Тәтеш, Наил Таиров, Мәдрәсә, Татарстан, Илдус хәзрат, Ильяс хәзрат

Previous post Next post
Up