Бишенче Кулаткы укулары Шәһри Болгарда узды

Jun 10, 2012 12:33


9 июнь көнне Шәһри Болгарда, милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклау йөзеннән уздырыла торган "Кулаткы укулары" узды. Бу чараның традицион иганәчесе  атаклы меценат Эдуард хаҗи Ганеев

Бишенче мәртәбә узучы бу чараның быелгы темасы " Нәсел агачы"  иде. Укулар барышында  бик эчтәлекле чыгышлар белән академик, филология фәннәре докторы  Марсель Әхмәтҗанов, тарих фәннәре докторы Наиль Таиров,  безнең мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, безнең мәдрәсә мөгаллимнәре Тимур хәзрзт Ибрагимов, Зөлфәт Мингалиев чыгыш ясадылар. Мәртәбәле чараны Дәүләт советы депутаты Фәрит Мифтахов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башкалар үтемле сүзләре белән тәбрикләделәр.

Мәдрәсә мөгаллиме Хәйдәр хәзрәт Куйруков чараны техник яктан (презентацияләрне экранга чыгарып) тәэмин итеп торды.

Фототасвирлама





















Шәһри Болгар, Мәдрәсә, Эдуард хаҗи Ганеев, Кулаткы укулары, Җәлил хәзрәт, Тимур хәзрәт, Ильяс хәзрат, Фәрит Мифтахов

Previous post Next post
Up