20 июльдә Татарстан һәм Россия мөселманнары ТР мөселманнары диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире, "Иман" нәшрияты җитәкчесе, танылган дин әһеле һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов белән хушлашты. Мәрхүм белән хушлашырга теләүчеләр сәгать 9.30 да Вәлиулла хәзрәт имам-хатыйб булган Апанай мәчете янына җыелды. Җеназа намазын Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт алып барды.
Апанай" мәчете ишегалдына 500-дән артык кеше җыелды. Алар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде. Вәлиулла хәзрәткә карата хөрмәтләрен белдереп, аны соңгы юлга озатырга республика мөхтәсибләре, Россиянең төрле төбәкләре дин әһелләре, дини уку йортлары җитәкчеләре җыелды. ТР Президентының Дини оешмалар белән багланышлар идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, Иран Республикасының Казандагы Генераль консулы Рәсүл Шаян, ТР Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, ТР Мәдәният министры Айрат Сибгатуллин һәм башка рәсми затлар җеназа намазында катнаштылар.
"Апанай" мәчете янында узган мәрәсәмдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, гомуми бүлек җитәкчесе Илъяс хәзрәт Җиһаншин, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Яруллин, “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт, Мәскәү һәм Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов һәм башкалар Вәлиулла хәзрәтнең дини, иҗтимагый эшчәнлеген бик югары бәяләделәр.
Соңыннан барча халык җыелып дога кылды. Ир-атлар җеназа намаза укыды. Аннары халык алдан әзерләп куелган автобусларга һәм шәхси машиналарга утырып зиратка юл тотты.
Вәлиулла хәзрәт Якупов “Әл-Мәрҗани” мәчете каршындагы Мөселман зиратына күмелде.