Токио мөселман мәктәбендә укытыла торган гыйлемлекләр

Feb 12, 2012 10:33


Мөселман мәктәбендә дин дәресләре иң мөһим дәресләрдән санала һәм беренче урында тора. Дин дәресләре өчен дини дәреслекләр: 1. Гакаид, гыйбадәт вә мөгамәләт; 2. Коръән кәрим: тәҗвид  белән уку, сүрәләр вә фикъралар ятлау; 3. Дин тарихы; 4. Ислам әхлагы; 5. Гыйбадәте исламия вә әхкяме шәригатьнең  хикмәт вә фәлсәфәсе; 6. Гарәпчә сарыф вә нәхү һәм сөйләшү; 7. Ислам диненең таралу тарихы вә хәзерге дөнья йөзендәге мөселманнар турында мәгълүматлар; 8. Тәфсир вә хәдис.

Дини дәресләрдән соң икенче урында ана теле дәресләре тора. Ана теле дәресләреннән түбәндәгеләр укытыла: 1. Уку. 2. Язу, имля вә инша. 3. Татарча сарыф вә нәхү. 4. Татар тарихы. 5. Татарча сөйләшү, Кыскача нотык, вәгазь, табышмаклар һәм гыйбрәтле сүзләр. 6. Шигырь вә көй. 7. Татар әдәбияты. 8. Госманлы шивэ'се вә Төркестан шивәләре белән танышу.

Фәннәрдән: 1. Җәгърәфия. 2. Табигать. 3. Хисап. 4. Хыйфзыс - сыйххәт дәресләре бөтен сыйныфларда татарча укытыла. Моның өстенә, 6 еллык япон башлангыч мәктәбе программасы буенча камил японча уку вә язу; беркадәр укып-язарлык вә сөйләшерлек рус һәм инглиз телләре укытыла. Болардан тыш, япон башлангыч мәктәбе программасы буенча мөкәммәл сурәттә  рәсем дәресләре укытыла. Кул һөнәре дәресләрендә, кызларга машинада вә кулдан тегү, кулдан төрле чигүләр чигү һәм бәйләү; япон мөгаллимәсеннән чәчәк тезү ысуллары өйрәтелә. Ир балалар, япон мәктәбе программасы буенча, төрле әйберләр ясарга һәм дә, мөселман матбагасында китап басар өчен, гарәп хәрефләрен тезәргә өйрәнәләр.
"Гасырлар авазы" журналыннан. Тулысынча монда укып була http://www.protas.ru/magazine/  

Мөселман, мәдрәсә, Ислам дине, Токио

Previous post Next post
Up